11 июль 2014 яңалыклары
-
Авылларда зур үзгәрешләр чоры
Район газетасы 1930-1960 елларда "Колхозный путь» исеме астында чыга башлый. Илдә башланган күмәкләшү, сәяси репрессияләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр газета битләрендә яктыртылып бара. Әлеге язмамны әзерләр алдыннан мин район архив бүлегендә сакланучы газеталар белән якыннан танышып чыктым.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Район ветераннар советы президиумы әгъзасы, юл төзү идарәсенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Некрасов Анатолий Александрович Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Депутатлыкка кандидат теркәлде
Татарстан Республикасы Сайлау Кодексының 43, 46, 47 нче маддәләре нигезендә, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе 3 нче бер мандатлы сайлау округы буенча Куралово авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органына депутатлыкка кандидат теркәде.
-
Коррупциягә һәм террорлыкка каршы
Кичә районның коррупциягә һәм террорлыкка каршы комиссия утырышы булды.
-
Башкаларга үрнәк күрсәтәләр
Район почта элемтәсенең Антоновка бүлегендә үз хезмәтен яхшы белгән һәм аны җиренә җиткереп башкаручылар эшли.
-
Автоузыш Болгарда тәмамланды
Чәршәмбе көнне Болгар традицион республика автоузышында катнашучы спортчы- инвалидларны кабул итте. Бу кешеләрнең оптимизмына һәм ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел.
-
Зыян күрүчеләргә ярдәм
Халыкка социаль ярдәм күрсәтүче "Рассвет" үзәгендә Украинадагы хәрби вакыйгалар барышында зыян күргән кешеләргә әйберләр җыю пункты ачылды.
-
Бергә – 55 ел
Узган сишәмбедә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, район башлыгы Камил Нугаев Иске Рәҗәптә яшәүче Фәйзиевлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды.
-
Аралаштылар, сөйләштеләр…
Өчкүл авылы Мәдәният йортында тормыш хәле авыр булган гаиләләр өчен бәйрәм очрашуы үткәрелде. Аны ведомоствоара профилактика программасын тормышка ашыру кысаларында оештырдылар.
-
Мондый очрашулар киләчәктә дә үткәреләчәк
Кичә Спас муниципаль район Советы бинасында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская кешеләрне кабул итте.
-
“Азыкка кытлык булмас…”
Иске Рәҗәптәге Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары ике атна дигәндә кыш буена җитәрлек печән запасы тупларга һәм үз эшчеләрен дә терлек азыгы белән тәэмин итәргә өлгергән.