9 июль 2014 яңалыклары
-
Кулланучы хокуклары сагында
Узган яртыеллыкта кулланучылар базарындгы закон бозуларга каршы көрәш бүлегенә алтмыш тугыз кеше мөрәҗәгать итте.
-
Алдан кайгыртырга кирәк
Районның 900 ләп кешесенә 2002 елга кадәрле хезмәт стажы турындагы мәгълүматлар әле һаман да Пенсия фондына тапшырылмаган.
-
Янгыннан берни калмый…
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре шәхси секторда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең ничек үтәлү тикшерделәр. Рейдта безнең хәбәрчебез дә катнашты.
-
Борынгы башкала турында телефильм
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-заповеднигында презентация өчен телевизион ролик төшерделәр.
-
Гаиләгез өчен иң кадерлесе нәрсә?
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан безнең хәбәрчебез газета укучылардан шул хакта сорашты.
-
Үз проектларыбызны тәкъдим итәбез
Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылган муниципаль районнарның халык социаль проектлары республика конкурсында Урта Йорткүл авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина белән Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова катнаша.
-
Беренче класска керүчеләргә ярдәм итик
Июнь аенда старт бирелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" традицион хәйрия акциясе 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Теләге булган һәр кеше махсус исәп-хисап счетына тиешле сумманы күчерә ала. Җыелган акчаларга районның социаль хезмәт белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләрдән быел беренче класска укырга керергә җыенучы 195 балага уку кирәк-яраклары, канцелярия әйберләре, спорт...
-
Район басуларында
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә 13 мең тоннадан артык печән, 7 мең тоннадан артыграк сенаж, 12 тонна яфрак азык әзерләнгән.
-
Һәйкәлне үзгәртергә кирәкме?
Дүшәмбе көнне җәмәгать советы һәм район ветераннар советы президиумының берләштерелгән утырышы булды. Анда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының истәлеген мәңгеләштерү турындагы мәсьәлә каралды.
-
Өчкүлдә – фольклор бәйрәме
Узган якшәмбедә Өчкүлдә төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштергән фольклор фестивале булды. Бу чара районда әле беренче тапкыр гына үткәрелде.