4 июнь 2014 яңалыклары
-
Сезне Сабан туена чакырабыз
7 июнь көнне Рабига күле буенда традицион Сабантуй булачак. Бәйрәм программасында: 10 сәгать - бәйрәмне ачу тантанасы, язгы кыр эшләре батырларын котлау (концерт мәйданчыгы); 10 сәгать 50 минут - атлар чабышы (ипподром); -- район Мәдәният йорты үзешчән артистларының һәм Казан шәһәреннән килгән кунакларның чыгышы (концерт мәйданчыгы), - балалар Сабантуе (балалар...
-
Игелекле остазыбызга зур рәхмәт!
22 май көнне безнен Чәчәкле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкалабыз Казан шәһәренә Галиәсгар Камал исемендәге театрга экскурсиягә бардык. Гаяз Исхакыйның «Курчак туе» дигән драмасы безнең күңелдә әйтеп бетергесез тәэсир калдырды. Безнең балаларны башкалага чакырып, тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлаучы, Казан буйлап сәяхәт оештыручы, театрның күренекле артистлары белән...
-
Нинди матур балачак!
Халыкара Балаларны яклау көнендә Балалар иҗат йорты, "Регата" техник иҗат станциясе, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге коллективлары нәниләр өчен зур бәйрәм әзерләделәр. Чараны оештыруга яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф бүлеге, районның юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе иганәчелек ярдәме күрсәтте. Шәһәрнең үзәк мәйданы төрле төстәге шарлар, флаглар, аллы-гөлле бизәкләргә күмелгән иде....
-
Бездә кунакта – Евгений Медведев!
Күренекле хоккейчы, күптән түгел генә Россия җыелма командасы составында ике тапкыр дөнья чемпионы булган һәм Казанның "Ак барс" командасындагы иптәшләре белән профессиональ Россия хоккееның иң дәрәҗәле призы - Гагарин кубогын откан Евгений Медведев, безнең шәһәрдә булып, "Олимп" спорт комплексында үзенең җанатарлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук район башлыгы Камил Нугаев...
-
Табигать – балалар күзлегеннән
Районның 21 мәктәп укучысы "Парклар маршы" халыкара акциясендә катнашып, жюри игътибарына үз эшләрен - иншаларын, шигырьләрен һәм әкиятләрен ("Лукоморье" конкурсы), рәсемнәрен ("Тыюлык зонасы табигате"), фоторәсемнәрен ("Кыргый табигать утраучыклары") тәкъдим итте.
-
Картинг буенча җыелма командага керделәр
Районның картинг буенча җыелма командасы сайлап алу ярышлары барышында шәһәр урта һәм кадет мәктәбе укучыларыннан тупланды. Ярышларда сигез яшьтән алып уналты яшькәчә илледән артык укучы катнашты. Алар "Регата" балалар иҗаты станциясе каршындагы "Картинг" спорт берләшмәсенә йөриләр. Ярышлар барышында аларга туры трек, төрле борылышлар аша үтәргә туры килде. Өлкән төркемдә иң...
-
Аксубайда – икенче
Безнең 2003-2004 елда туган футболчылар Аксубайда "Күн туп" Бөтенроссия клубы призларына зона турнирында икенче урынга чыктылар. Беренче матчта бердәнбер тупны Кирилл Королев кертеп, алар хуҗалардан җиңелделәр. Калган ике уенда исә команда ышанычлы җиңү яулады. Башта 2:1 исәбе белән Чистайдан яшьтәшләрен җиңделәр, монда да ике тупны Кирилл кертте. Аннары шул ук...
-
Сез электрон терминаллардан файдалансызмы?
Валентина Репьева, почта бүлеге җитәкчесе (Ким поселогы): - Безнең авылда түләү терминаллары юк, шуңа күрә авыл халкы барлык квитанцияләр буенча почтада түли. Минемчә, булган очракта да, болай түләү җайлы булуга карамастан, һәр кеше дә бу җайланмалардан файдаланмас иде. Чөнки халык, аеруча авыл кешеләре, электрон җайланмаларга әле ышанып бетми. Бәлки, вакыт...
-
Борынгы Болгарның популярлыгы арта
Агымдагы ел башыннан безнең тарих-архитектура музей-тыюлыгында 24 меңгә якын турист булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк.
-
Тизлекне арттыру – куркыныч
Өчкүл авылы янында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше җәрәхәтләнгән. Руль артына утыргач, тизлекне чамадан тыш арттырган һәм хәрәкәт итүне югалтып, юл читенә төшеп киткән. Шоферга медицина ярдәме күрсәтелгән. Транспорт чарасына да җитди ремонт кирәк булачак.
-
Хәзер барысын да урлыйлар
Узган атнада районда берничә урлау очрагы теркәлгән. Полянка авылы кешесе бер танышының банк картасыннан биш мең сум акчасын урлаган. Дустының кулына картасын тоттырган һәм пин-кодын да әйткән бу кеше төп башына утырып калырмын, дип уйламагандыр әле. Акчаның кем урлавын полиция хезмәткәрләре тиз ачыклый. Гаеплегә карата җинаять эше ачылган. Автомобильдән магнитола...
-
Морҗа төзек булмаган
Янгын чыгу нәтиҗәсендә Дала Йорткүлендәге бер гаилә йортсыз калган. Бәла көтмәгәндә килеп чыккан: төзек булмаган мунча морҗасыннан төшкән нәни генә очкыннан түбә тактасына ут капкан. Җил көчле булу сәбәпле, янгын тиз арада йортка һәм ишегалды корылмаларына күчә. Янгын сүндерүчеләр никадәрле генә тырышсалар да, йортны саклап кала алмыйлар.
-
Ау кагыйдәләрен бозарга ярамый
Ау кагыйдәләрен бозучыларны хәзер хулиганнарга һәм наркоманнарга тиңләгәннәр. Хәзер ел әйләнәсендә кагыйдәләрне яңадан бозган өчен коралга лицензиядән мәхрүм итәчәкләр. Район прокуроры урынбасары Айнур Вәлиев аңлатып үтүенчә, "Корал турында" законына бу төзәтүләр апрель аенда кабул ителеп, хәзер үз көченә кергән. Аның нигезендә бер ел эчендә ике тапкыр административ хокук бозган аучылар...
-
Төнлә тынычлык булырга тиеш
Билгеле булганча, 2010 елның 12 гыйнварыннан республика территориясендә "Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында" ТР Законы үз көченә кергән иде. Ул ниләрне күздә тота соң? Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин билгеләп үтүенчә, закон тавыш чыгара торган җайланмалар кабызу, пиротехника файдалану, музыкаль инструментларда уйнау, кычкыру, сызгыру, җырлау, ремонт, төзелеш, төяү-бушату...
-
Яңа җитәкче
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары итеп Наталья Казакова билгеләнгән. Моңа кадәр Наталья Андреевна район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегендә баш белгеч булып эшләгән.