16 май 2014 яңалыклары
-
Бәхетегез гомерлек булсын!
Александр һәм Марина Галәветдиновларның тормыш коруларына күптән булмаса да, алар ишле гаилә булып санала. Зур уллары Максим быел беренче класска укырга керергә җыена. Ә менә Аленага әле өч яшь тә тулмаган. Күптән түгел алар игезәкләр Тимофей белән Егорны уллыкка алганнар.
-
Халык мәнфәгатьләрен яклап
Халыкка үзара салым турында агымдагы ел башыннан үткәрелгән җирле референдумнар бүген халыкны, бигрәк тә авыл кешеләрен, борчыган мәсьәләләрнең берсе.
-
Бу эш яңа булмаса да, кирәк дип уйлыйм
Үзара салым - килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүдә, җирле бюджетны тулыландыруда өстәмә һәм кирәкле чыганак булып тора.
-
Икенче урынны алдылар
Аксубайда кечкенә шәһәрләр һәм районнар арасында республика беренчелегенә үткәрелгән 2000-2001 елда туган яшь футболчылар ярышында безнең спортчылар икенче урынны алдылар. Беренче уенны алар 1:1 исәбе белән тәмамладылар. Безнекеләрдән тупны Кирилл Королев кертте. Аннары бер дә ял итмичә (оештыручылар безнекеләргә графикны ике уенны рәттән уйнарлык итеп төзегәннәр) уйнап, Норлат командасына җиңелделәр...
-
Иң көчлеләр ачыкланды
Җиңү бәйрәме алдыннан җиңел атлетика эстафеталары булып үтте: берсе - шәһәр спартакиадасы кысаларында, икенчесе укучылар өчен. Шәһәр предприятиеләре, оешмалары, учреждение хезмәткәрләре эстафетасы шәһәр спартакиадасы программасын төгәлләде. Наталья Бердникова, Ирина Алексеева, Ольга Васянина, Жанна Гурская, Андрей Иванов, Юрий Селиванов, Александр Ермилин һәм Максим Кузовкин составындагы мәгариф бүлеге командасы йөгерешне беренчеләрдән булып...
-
Ышанычны югалтмасыннар
7 майда җинаятьләрне үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу бәйрәм җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең боерыгы нигезендә 2006 елдан бирле билгеләп үтелә.
-
Бурычларны түләргә кирәк
Пенсия фондының Спас районы идарәсе суд приставлары хезмәте белән бергә эшмәкәрләрнең бурычларын түләтү буенча айлык уздыра. Шәхси учет бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева сүзләренә караганда, 221 эшмәкәрнең страховой взнос буенча бурычы бар. Бурычларның гомуми суммасы 8,5 миллион сум тәшкил итә. Айлык барышында эшмәкәрләрнең яшәү һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару урыннарына рейдлар...
-
Диплом тапшырылды
Спас тармак технологияләре техникумы укучылары Татарстан Республикасының һөнәри белем системасының үзешчән иҗат фестивалендә катнаштылар. Талия Карипова, Зилә Галиева һәм Алмаз Әхмәтов туган ягыбызның матурлыгы, биредә яшәүче кешеләргә багышланган "Болгар иле" җырын башкардылар. Жюри аларның осталыгын югары бәяләп диплом тапшырды.
-
“Хатын-кыз батырлыгы”
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан балалар китапханәсе хезмәткәрләре әнә шундый темага багышлап чара уздырды. Бу чарага сугышта катнашкан Александра Прохорова, Екатерина Иванова, хезмәт ветераны Мәмдүдә Бикбулатова чакырылды. Алар мәктәп укучыларына сугыш елларында кичергән авырлыклар турында сөйләделәр, шул еллардагы фоторәсемнәрне күрсәттеләр. Китапханә каршында эшләүче "Китап театры" клубы әгъзалары Борис Васильевның "А зори...
-
Традицияләрне дәвам итеп
Шәһәрдә "Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли ашлар көне" традицион конкурс шәрекъ ашлары белән таныштырудан башланды. Эшмәкәр Сиринә Ваһапованың "Сако" кафесы хезмәткәрләре жюри хөкеменә Көнчыгыш халыклары - казах, уйгыр, татар һәм башка милләтләрнең төрле ашларын тәкъдим иттеләр. Белгечләр бу ашларны әзерләү сере, аларның тарихы, кайбер үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Кафедагы залның...
-
Өйрәнүләрнең файдасы булмый калмас
"Болгар" лагеры базасында яшүсмерләрне армия хезмәтенә өйрәтү максаты белән биш көнлек җыен үткәрелде. Җыенның тантаналы өлеше шәһәрнең үзәк мәйданында булды. Яшүсмерләргә район башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Спас район бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов, җәмәгатьчелек вәкилләре үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә...
-
Дүшәмбедә – Совет утырышы
19 майда район Советының чираттагы утырышы була. Депутатлар милләтләр һәм төрле конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы актуаль мәсьәләне тикшерәчәк. Утырыш район башкарма комитетының утырышлар залында 14 сәгатьтә башлана.
-
“Эшләргә теләгән кешегә дәүләт ярдәм итә...”
Бүген районның барлык хуҗалыкларында да язгы-кыр эшләре тәмамланып килә һәм шуның белән агымдагы елда безнең тормыш-яшәешебезгә ныклы нигез салына. Ул игенчеләр өчен генә түгел, барыбыз өчен дә бик әһәмиятле, чөнки үсемлекчелек тармагының уңышлы үсүе агропромышленность комплексының башка тармакларында эшнең торышына бәйле. Безнең хәбәрчебез район башлыгы Камил Нугаев белән әңгәмә барышында...
-
Торак йортлар яңара
Шәһәрдә күп фатирлы ике торак йортны ремонтлау белән "РегионСтрой" җәмгыяте коллективы шөгыльләнә. Гордеев урамындагы 9 нчы йортның, мәсәлән, тулысынча түбәсе алыштырылган, җылыту системасын монтажлаганнар.