31 июль 2013 яңалыклары
-
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Тормышта нинди генә кешеләр булмый. Кайберәүләр олы яшьтә дә һәрвакыт хәрәкәттә, тынгысыз тормыш белән яшәүләрен күреп, үзләренә карата хөрмәт уяталар. Күршеләрем Лев Михайлович һәм Нина Михайловна Шульга әнә шундыйлардан.
-
Заманча техника ярдәм итә
"Болгар Арыш" җәмгыяте тагын бер югары җитештерүчән "Джон Дир" ашлык җыю комбайны сатып алды. Аны Ямбакты авылыннан агрофирманың иң тәҗрибәле механизаторы Радик Мисалетдиновка бирделәр.
-
Үзеңне тыя белмәсәң...
Шәһәрдә яшәүче берәү һәм шулай ук Иске Рәҗәп кешесе танышлары белән кычкырышулары өчен административ җавапка тартылачаклар. Алар икесе дә күршеләре белән низагка кергәннәр, күршеләре аларның бу гамәлләренә түзеп тора алмыйча участок инспекторына язып биргән. Шаһитләр алар сүзен раслаган. Тавыш чыгаручыларга штраф салыначак.
-
Тикшерүчеләр бурларны эзли
Әҗмәр авылында Исаков крестьян (фермер) хуҗалыгының терлекчелек фермасыннан биш дуңгыз баласы урлаганнар. Караклар ишекнең йозагын ватып кергәннәр. Каравылчы юклыктан файдаланып, дуңгыз балаларын алып чыгып киткәннәр. Хәзер тикшерүчеләр эзләү эшләре алып баралар.
-
Шунда ук тоталар
Танкеевка кешесенең урланган кыйммәтле көймә моторын шунда ук табып бирәләр. Ул моторны көймәсендә Идел буенда калдыра. Кеше юклыгыннан файдаланып, шәһәрдә яшәүче берәү төнлә белән моторын салдырып алып китә. Ләкин икенче көнне үк полиция хезмәткәрләре урланган моторны табалар. Ул үзеннән соң шикле әйберләр калдыра һәм шаһитләр дә моны күргән була.
-
Яшен суккан
Иж-Борискино авылындагы бер кешенең яшен сугудан сарае янып беткән. Ут ялкыны санаулы гына секундлар эчендә сарайны чолгап ала. Алар печәннәрен дә, сыерларын да коткара алмаганнар. Антоновкадан, Кузнечихадан һәм шәһәрдән килгән янгын сүндерүчеләр йортны һәм күршеләрнең каралты-кураларын саклап калалар.
-
Кандидатларны теркәү тәмамланды
ТР Сайлау кодексының 43, 46, 47 маддәләре нигезендә, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе бер мандатлы сайлау округлары буенча яңадан төзелгән беренче чакырылыш Урта Йорткүл авыл җирлеге муниципаль берәмлегенең вәкаләтле органына депутатлыкка түбәндәге кандидатларны теркәде: Гришин Александр Павлович, вакытлыча эшсез, либераль-демократик партиянең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде - 6нчы округ; Захаров Николай...
-
Булачак пенсиянең күләмен ничек санарга?
"Пенсия калькуляторы" ("Пенсионный калькулятор") - бу программа гамәлдәге һәм яңа формула буенча 2013 ел бәяләре белән булачак картлык буенча хезмәт пенсиясенең күләмен исәпләп чыгарырга мөмкинлек бирә. Гражданнарның яңа пенсия хокукларын формалаштыруның һәм картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләүнең яңа тәртибен 2015 елның 1 гыйнварыннан кертү күздә тотыла. "Пенсия калькуляторы" программасына тиешле...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Мулинова Юлия Ивановна, шәһәр ветераннар хоры җитәкчесе - ветераннар хәрәкәте һәм районның мәдәни тормышында актив катнашуы өчен; Баскакова Вера Павловна, "Спас оптторг" берләшмәсе бухгалтеры - потребкооперация системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен; Әхмәдышева Луса Шәрифулла кызы, "Техник инвентарьлаштыру бюросы" республика дәүләт унитар предприятиесенең...
-
Активларга – лагерьга юллама
Мәктәп укучылары һәм студентлар арасыннан иң активларга Биектау районында урнашкан "Доброград" лагерена юлламалар тапшырылды. Анда ял итү мөмкинлеге беренче урта мәктәптән Энҗе Әхмәтҗанова белән Кристина Бакашевага, Никольск мәктәбеннән Дарья Егоровага, Спас тармак технологияләре техникумыннан Семен белән Роман Столяровларга бирелде. Яшьләр анда бер атна ял иттеләр. Бу вакыт эчендә алар ял...
-
“Болгар”да яңа смена башланды
Бу көннәрдә генә "Болгар" сәламәтләндерү үзәгендә өченче, профильле смена башланып китте. Аны инде берничә ел рәттән Изге Авраам чиркәве оештыра, смена өчен кирәк булган чыгымнарны үз өстенә ала. Безнең районнан һәм Казан шәһәреннән җитмешкә якын бала ике атна буе православие нигезләре белән танышып, төрле чараларда катнаша һәм шулай ук рәхәтләнеп...
-
Патриотлык тәрбиясе бирүдәге уңышлары өчен
Ким урта мәктәбенең "Болгар" эзтабарлар клубы җитәкчесе Борис Андреянов патриотлык эшен оештыру буенча республика конкурсында икенче урынга лаек булды. Конкурсны яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы спорт-патриотлык эше һәм яшьләрне армиягә хәзерләү буенча республика «Патриот» үзәге белән бергә үткәргәннәр. Борис Алексеевич "Патриотлык тәрбиясе бирүне оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы...
-
Диңгезчеләрнең дуслыгы ныгый
Узган якшәмбедә Россия Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә төрле елларда флотта хезмәт иткән Спас районы диңгезчеләре җыелды. Күптән килгән традиция буенча, алар шәһәр урамнарыннан флаглар белән үттеләр һәм ветераннарны котладылар. Алар арасында - отставкадагы 2 ранг капитаны Вениамин Федорец, отставкадагы капитан-лейтенант Гамир Кадыйровлар бар. Гамир Кадыйр улының быел...
-
Ун көн эчендә – яңа ФАП
Узган шимбә көнне Урта Йорткүл авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Безнең районда «Татарстан Республикасы халкына беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән бу өченче объект.