10 июль 2013 яңалыклары
-
Аферистлар кармагына эләкмәгез
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре телефоннан ике тапкыр кешеләрне алдаган аферистларны тикшерәләр. Бу юлы алар кармагына шәһәрдә яшәүче ике өлкән яшьтәге кешеләр эләгә. Караклар аларның телефонына чылтыратып, пластик карточкаларының ябылуы турында хәбәр итәләр һәм аны яңадан ачу өчен алар әйткән номерга акча салырга кирәклеген өйрәтәләр. Алар нәкъ шулай эшли дә. Аннары...
-
Терлекчелек – табышлы тармак
Быел басуларда үскән ашлыкны сатып табыш алуга өметләнәсе юк. Шуңа күрә, кайбер хуҗалыкларда терлекчелек тармагын үстерүгә игътибарны көчәйтәләр.
-
Иңне-иңгә куеп яшиләр
Болгарда яшәүче Нина Ивановна белән Виктор Павлович Борюшкиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Аларның гаилә корып яши башлауларына илле елдан артык вакыт үткән!
-
Тарихи һәйкәлләр – игътибар үзәгендә
РФ Административ хокук бозулар кодексының федераль әһәмияткә ия булган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау һәм куллануга кагылган 7.13 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Редакциягә Спас районы прокурор ярдәмчесе Айрат Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, яңалыклар агымдагы елның 7 августыннан үз көченә керә. Безнең район һәм шәһәр территориясендә дә мәдәни-тарихи ядкарьләр байтак, аерым алганда -...
-
Чәчәкләре бөтен урамга ямь бирә
Бакчада чәчәкләр үстерү - ирле-хатынлы Татьяна Александровна белән Евгений Михайлович Балхановларның яраткан шөгыле.
-
ЮНЕСКО Бөек Болгарның тарихи кыйммәтен таныды
Инде хәбәр ителгәнчә, июнь ахырында Камбоджада ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас комитетының 37нче сессиясе эшләде. Аннары Болгар һәм Свияжскины Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертү турында каршылыклы хәбәрләр ишетелде. Газета хәбәрчесе бу турыда Россия делегациясе составына кергән һәм сессия эшендә катнашкан Спас районы башлыгы Камил Нугаевтан аңлатып китүен сорады.
-
Рамазан ае мөбәрәк булсын
Бөтен мөселман дөньясы изге Рамазан аена керде. Нәкъ менә шушы айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһү галәйһи вә сәлләмгә изге Коръән иңдерел. Бу айда күбрәк Коръән укырга, изге гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә киңәш ителә. Рамазан ае Ураза бәйрәме белән тәмамлана. Бу бәйрәм быел 8 августка туры килә.
-
Юбилее белән котладылар
Болгарда яшәүче Валентина Чекалинага шушы көннәрдә туксан яшь тулды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, ветераннар оешмасы рәисе Юрий Зуйков һәм социаль хезмәт вәкилләре килде. Валентина Игнатьевага намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр, саулык теләделәр. Россия Президенты Владимир Путин исеменнән юбилярга котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәкләр...
-
Кандидатларны теркәү башланды
Агымдагы елның кичәге көненнән Урта Йорткүл авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул ителә башлады. Иж-Борискино һәм Урта Йорткүл авыл җирлекләрен берләштерү сәбәпле, депутатлар агымдагы елның 8 сентябрендә сайланачак. Документлар кабул итү 29 июльдә кичке сәгать 6да тәмамлана. Документларны территориаль сайлау комиссиясенә түбәндәге адрес буенча китереп тапшырырга: Пионер урамы, 44нче йорт....
-
Уракка төшәр алдыннан
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 8 июльгә күпьеллык үләннәр барлык мәйданнардан җыеп алынган. Кайбер хуҗалыклар һәм үзләренең ярдәмче хуҗалыкларында мал асраучылар табигый болынлыклардан печән хәзерләүне дәвам итә. Район буенча 13400 тонна печән (шуның 7200 тоннасы хуҗалыклар өлешенә туры килә) хәзерләнгән. Быел күпьеллык үлән уңышы узган елга караганда азрак,...
-
Күңелле дә соң лагерь тормышы…
"Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә икенче смена ачылды.