4 июль 2013 яңалыклары
-
Авылда яңа клуб булачак
Полянка авылында хәзерге вакытта тулы көч белән яңа Мәдәният йорты төзү эшләре бара. Китапханә дә шушында урын алачак.
-
Гаиләдән кадерле нәрсә юк
Красная Слобода авылында гомер кичерүче Закировлар гаиләсе җәй ахырында үзләренең ахак туен - гаилә корып бергә яши башлауларына кырык ел тулуны билгеләп үтәчәк.
-
Эшендә һәркемгә үрнәк
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Спас участогы кадрлар бүлеге инспекторы Татьяна Егорова шушы араларда үзенең юбилеен билгеләп үтте. Август аенда аның шушы оешмага (элегрәк Куйбышев ДРСУы, икенче төрле әйткәндә, "дорожный", дип аталды) килеп эшли башлавына егерме тугыз ел тула.
-
Оля Балыкина йолдызы
Инде күп еллардан бирле Урал пионеры Павлик Морозов турында бәхәсләр тынып тормый. Ул вакытта аның күрсәтүе буенча 1931 елда әтисен 10 елга төрмәгә утырталар. Бу батырлыкмы әллә якын кешене сатумы? Нәкъ шушы ук вакытта (бәлки хәзер бу турыда белүчеләр бик аздыр) ТАССРның Спас районында да шундый хәл кабатлана. Ул вакытта...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Болгар шәһәре дәүләт статистика бүлегенең төп белгеч-эксперты Валентина Владимировна Сейчасова Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның югары һөнәри осталыгы, үз эшенә җаваплы мөнәсәбәте, озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Известьләүгә игътибар бирелми
Районда ачы туфракны известьлау өчен бюджеттан бирелгән 4,8 миллион сум акча быел тиешле максатлар өчен файдаланылмый калырга мөмкин. Җәй урталары якынлашып килсә дә, әлегә бер генә хуҗалык та "Агрохим" җәмгыяте белән туфрак известьләүгә килешү төземәгән. Әлеге эшне башкару өчен хуҗалыклар быел тиешле сумманың 20-25 процентын алдан түләргә тиеш, калганын исә...
-
Юлларны төзекләндерәләр
"Мостовик" җәмгыяте эшчеләре Ржавецтагы эшмәкәр Сергей Юрков фермасы юлларын төзекләндерүгә кереште. Алар озынлыгы - 700, ә киңлеге 3 метр тәшкил иткән юлга бетон түшиләр. Эшләр тәмамлангач, язгы һәм көзге чорда фермага транспорт белән керү бермә-бер җиңеләячәк. Моңарчы әлеге предприятие эшчеләре Екатериновка эшмәкәрләре Линар Гыйниятуллин белән Рафис Хәйруллин фермаларына 780 метр...
-
Терлекчелеккә ярдәм итү өчен
Вожида яшәүче Барашиннар гаиләсе кече фермаларга ярдәм итү өчен каралган субсидияне алуга документлар әзерләү белән мәшгуль. Узган ел алар "Начинающий фермер" федераль программасында катнашкан иде. Бу көннәрдә яңа терлекчелек бинасы төзиләр, югары продуктлы терлек сатып алалар. Иж-Борискино авылы эшмәкәре Александр Березкин да өч йөз мең сум күләмендә бирелгән субсидиядән файдаланды....
-
6 июльдә Универсиада башлана
Район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендәге делегация ХХVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уены ачылу тантанасында катнашачак. Казан - Универсиада башкалалары арасында төньякта урнашкан шәһәрләрнең берсе. Россиядә Бөтендөнья җәйге Универсиада моңарчы бер тапкыр - 1973 елда Мәскәүдә үткәрелгән иде. 170тән артык илдән килгән вәкилләр спортның 27 төре буенча 350дән артык комплект медаль өчен...
-
Туберкулезга ничек каршы торырга?
Узган шимбә көнне үткәрелгән район җәмәгать Советының киңәйтелгән утырышында халык арасында туберкулез белән авыру очракларын киметү чаралары турында сүз барды.
-
Уңыш язмышы – алар кулында
Равил Бакиров крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторы Яков Семенов бу көннәрдә урып-җыюга соңгы әзерлек эшләрен башкара.