3 июль 2013 яңалыклары
-
Киләчәккә зур ышаныч белән
Шушы көннәрдә Спас тармак технологияләре техникумында беренче чыгарылыш кичәсе булды. Аны истә калырлык итеп Болгар музей-заповеднигының фестиваль-чаралар комплексында үткәрделәр.
-
Күңелле җәйге мизгелләр...
Ел саен җәйге ялны балалар түземсезлек белән көтеп ала. Уку елы тәмамлану белән мәктәп яны көндезге ял лагере үз эшен җәелдереп җибәрде. Безнең Тукай төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә «Кояшкай» җәйге лагеры 20 балага күңелле һәм файдалы минутлар бүләк итте.
-
Сак булыгыз: саранча!
Республиканың кайбер районнарында аеруча куркыныч корткычлар күренә башлау белән катлаулы фитосанитария хәл туды. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыш территорияләрдә көтүле саранчаларның артуы күзәтелә. Басуларда үскән уңышны саклап калу өчен ашыгыч чаралар күрергә кирәк.
-
Остазларыбызга рәхмәт
Кадет мәктәп-интернатының унбиш укучысы, шул исәптән мин дә, Батыр җәйге лагерында ял иттек. Көндәлек программа төрле булганлыктан, без вакытның ничек үткәнен дә сизмәдек. Мәсәлән, ике тапкыр музей-заповедникта, район архивында һәм эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булдык. Беренче тапкыр Приволжск авылындагы страусларны карарга бардык, ат асрау белән шөгыльләнгән клубта атка атланып йөрү...
-
Һәркайсы аерым мактауга лаек
Күптән түгел генә үзләренең юбилейларын билгеләп үткән районның өлкән яшьтәге берничә кешесенә район җитәкчелеге вәкилләре Россия Президентының котлавын һәм бүләкләр тапшырдылар.
-
Файдалы һәм күңелле эш
«Болгарлес» оешмасында берничә районның экологик берләшмә җитәкчеләре ярты гектарга якын нарат үсентеләре утыртылган җирне эшкәртеп чыктылар. Бу очрашуны Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре һәм "Яшел планета" балалар экологик хәрәкәт хезмәткәрләре оештырды. Хезмәт десантында катнашучылар биредә шулай ук бик мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр һәм эштән соң саф һавада ял иттеләр.
-
Рәсеме – Германиядә күргәзмәдә
Никольск мәктәбенең өченче класс укучысы Татьяна Авдонина "Дети рисуют свой русский мир" дигән халыкара конкурсның финалына чыкты. Бу конкурс бишенче тапкыр үткәрелә. Быел ул "О, спорт - ты мир!" эгидасы астында үтте. Татьяна үз эшен нәфис гимнастика белән шөгыльләнүчеләргә багышлады, чөнки бу тема аңа бик якын, ул үзе дә спортның...
-
Туган авыл турында
"Туган ягым - туган йортым" дигән республика конкурсында беренче урынны алган Антоновкадан Марина Чегодаева белән Дмитрий Спиридоновка диплом һәм санлы фотоаппарат бүләк иттеләр. Мәктәп укучысы һәм студент конкурска үзләренең туган авыллары турында видеоэш җибәргәннәр һәм жюри аларны лаеклы бәяли. Исегезгә төшерәбез, конкурсны ТР Аграр яшьләр берләшмәсе үсеп килүче буында туган...
-
Республика конкурсы бара
Безнең районның да гомуми белем бирү мәктәпләре катнашкан «IT-Чемпион» республика конкурсы дәвам итә һәм ул тагын да популярлаша бара. Хәзер һәрбер укучы өлкәннәрне «Иң актив укучы» номинациясендә электрон хезмәт күрсәтү порталын өйрәтеп кенә калмый, ә иҗади этап өчен эшен дә хәзерли ала. «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын үстерү»...
-
Хуҗалыкларда шактый печән хәзерләделәр
Район хуҗалыклары печән чабу эшләрен тәмамлап киләләр, бер үк вакытта чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртәләр һәм бөртекле культураларны урып-җыюга хәзерләнәләр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәренә караганда, күпьеллык үләннәр 10972 гектардан җыелган, 1524 гектарда табигый мәйданнардагы печән чабып алынган. Барлыгы район буенча 11900 тонна хуш исле печән хәзерләнгән, шуның...
-
Универсиада уты Спас җирендә
Үткән дүшәмбе көнне безнең районда тарихи вакыйга булды: төштән соң Спас җиренә Бөтендөнья студентлар уенының төп символы - XXVII җәйге Универсиада Уты килде.