28 июнь 2013 яңалыклары
-
Олы юл башында...
Район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре бара: 105 егет һәм кыз быел урта белем турында аттестат алды.
-
Пенсияләр яңача исәпләнәчәк
Хәзерге вакытта җәмгыятебездә Россиядә пенсия системасының яңа стратегиясен актив тикшерелә. Хәбәрчебезнең, яңалык нидән тора, дигән соравына Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева җавап бирә. -Пенсия яңача ничек исәпләнәчәк? - Булачак пенсиянең нигезен, хәзерге кебек, Пенсия фондына күчерелгән мәҗбүри иминият взнослары тәшкил итә (2013 елда закон буенча ул эшләгән кешенең еллык...
-
Безнең үтенечебезне ишетерләрме?
Без Мало-Садовой урамында яшәүчеләр, газета аша коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә мөрәҗәгать итәбез, бәлки шул вакытта безнең үтенечне ишетерләр. Аларга турыдан-туры да әйтеп караган идек, ләкин безне тыңлаган кеше булмады. Эш менә нәрсәдә: моннан утыз еллар элек кешеләр үзләре салган су торбалары еллар үткәч, черегәннәр һәм бөтенләй яраксыз хәлгә килгәннәр. Шуңа күрә...
-
Безгә шатлык өләште
Үзенең җылы, рәхәт көннәре белән күңелләрне сөендереп, җәй дә җитте. Без аны бигрәк тә сагынып көтәбез, чөнки җәй җитү белән безнең мәктәп яны «Кояшкай» лагеры үз эшен башлап җибәрә һәм ул егерме бер көн буена безгә, балаларга, шатлык өләшә. Лагерь эше, 3 июньдә Сабантуй бәйрәме белән башланып китте. Тантаналы линейкада...
-
Тәрбиячеләргә зур рәхмәт
Күптән түгел шәһәрнең «Колосок» балалар бакчасында хәзерлек группасына йөргән балаларны мәктәпкә озату бәйрәме булды. Берничә ел шушы балалар бакчасына йөргән сабыйлар үзләренең тәрбиячеләре һәм бакча белән саубуллаштылар. Быел көз алар укырга керәләр. Безне иң шатландырганы - балалар яңа тормышка аяк басарга әзер. Бу бары тик оста, эшкә чын күңелен биреп...
-
Инвалидлар хокукы бозыла
Район прокуратурасы кайбер оешмаларда һәм хуҗалыкларда халыкны эш белән тәэмин итү һәм инвалидлар хокукын яклау буенча законнар үтәлешен тикшерде. Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин сүзләренә караганда, "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Федераль законның 24 маддәсе 1нче өлеше нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр билгеләнгән квота буенча аларга эш урыннары булдырырга...
-
Безнең команда сезонны ачып җибәрде
Татарстан Республикасы беренчелегендә «Б» дивизионындагы беренче лигада безнең «Волна» футбол командасы беренче турның өч уенында катнашты. Балык Бистәсендә үткәрелгән зона ярышларында аларга көндәшләре көчле туры килде: хуҗалар - дивизионда үткән ел җиңүчеләр, аның бронза призерлары - Кукмара һәм күптән түгел авыл республика уеннарында Бөгелмә районы Карабашта җиңгән Чирмешән командасы. Финалга...
-
Нинди алар, бүгенге яшьләр?
Яшьләр көне алдыннан безнең хәбәрчебез әнә шундый сорау белән кайбер газета укучыларга мөрәҗәгать итте.
-
Истә калырлык булды
Никольск урта мәктәбе укучылары «Свияжск утрау-шәһәрчеге»нә экскурсиягә бардылар. Дирекция тырышып укулары һәм мәктәп яны участогында әйбәт эшләүләре өчен укучыларны әнә шулай бүләкләде. Свияжскиның тарихи урыннары балаларда онытылмас тәэсир калдырды. Ә башлангыч класс укучылары Алексеевскига бардылар, биредә туган якны өйрәнү музеен һәм башка истәлекле урыннарны карадылар.
-
Балалар югалып калмадылар
«Болгар» сәламәтләндерү лагерында янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр килеп туганда балаларны тиз һәм куркынычсыз урынга эвакуацияләү буенча практик күнегүләр үткәрелде. Бу чарада 90га якын кеше, нигездә балалар, катнашты. Алар зур оешканлык күрсәтеп, бер минут эчендә үзләре яшәгән йортлардан эвакуацияләнделәр. Күзәтү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре лагерьда эшләүчеләр белән инструктаж һәм янгын...
-
Сәламәт яши беләбезме?
1нче шәһәр урта мәктәбе каршындагы җәйге лагерьга йөрүче балалар «Наркотиклар-юк!» темасына чара үткәрделәр. Ул Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланды һәм профилактик чара булды. Үткәрелгән тестларга караганда, укучылар бу теманы шактый әйбәт белүләрен күрсәттеләр. «Әле соң түгел» дигән ролик балаларга нык тәэсир итте һәм аны караганнан соң, кызыксынып фикер алыштылар....
-
Тавыш бирү дәвам итә
«Россия 10» мультимедиа конкурсының беренче этабы тәмамланып килә, конкурс нигезендә Татарстан Республикасы 10 объектны, шул исәптән Шәһри Болгарны, бөтенхалык тавыш бирүенә куйды. Әле хәзер дә республикадагы теге яки бу тарихи һәйкәл өчен тавыш бирергә мөмкин, һәйкәлләр арасында Кол Шәриф мәчете алда бара. Моның өчен www.10 russia. ru проектының рәсми сайтында...
-
Яшьлек һәм спорт –аерылгысыз
Быел Бөтенроссия яшьләр көнен бәйрәм итү безнең районга XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Утын алып килү вакытына туры килә. Инде хәбәр ителгәнчә, беренче июльдә 17 сәгать 30 минутта Ут Болгар музей-заповеднигына килеп җитә, биредә Истәлек билгесе янында аны тантаналы каршы алачаклар. Ә 18 сәгатьтә «Истәлек билгесе - Икмәк музее - Ак...
-
Эссе дип торып булмый…
Отрада авылындагы Любовь Спиридонова крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары әнә шундый принциптан чыгып, малларга кышлык печән хәзерли.