25 июнь 2013 яңалыклары
-
Кулыннан килмәгән эш юк
Болгар махсус (коррекция) мәктәп-интернатындагы биология һәм йорт эшләре кабинеты матур гөлләре белән генә түгел, кулдан ясалган төрле әйберләр - вазалар, паннолар, рәсемнәре белән игътибарны үзенә тартып тора. Боларның барысы да Марина Гусева тырышлыгы белән булдырылган.
-
Машина йөртүчегә уенчык кирәкме?
Ай дәвамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре уздырган "Игътибар - балалар!" операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган.
-
Каравылчы кая караган?
Караклар «Регина» кунакханәсе территориясендәге җәйге шатерны талаганнар. Алар төнлә эчкә кереп, азык-төлек һәм суыткычтагы алкогольле эчемлекләрне урлап чыкканнар. Күбесенчә кунакханә бинасында торган каравылчы шикле берни дә күрмәгән, ә күзәтү камералары эшләмәгән була.
-
Суд хәл итәчәк
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Өчкүл авылында исерек машина йөртүчене тоталар. Бу турыда авыл кешеләре хәбәр итә һәм патруль шунда ук килеп җитә. Машина йөртүчене туктатып тикшергәч, аның исерек булуын беләләр. Шуның өстенә аның бервакытта да машина белән идарә итү таныклыгы булмаган. Нәтиҗәдә техниканы штрафтукталышка куялар, ә йөртүчегә тиешле протокол төзелә. Аның...
-
Ашыгу юньлегә китерми
Тукай авылы янындагы машина юлында килеп чыккан авариядә олы яшьтәге ханымның гомере өзелә. Хәзерге вакытта бу фаҗигане тикшерү эшләре бара. Машина йөртүченең берсе борылганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза һәм ике машина килеп бәрелә. Калган пассажирлар һәм машина йөртүчеләрнең икесе дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар.
-
Күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр
Красная Слобода төп мәктәп каршындагы лагерьга егермедән артык бала йөри. Лагерь җитәкчесе Анджела Шеронова сүзләренә караганда, биредә укучылар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр, музыка, спорт һәм сәнгатьтә үз көчләрен сынап карарга тырышалар. Мәсәлән, иҗат көнендә рәсемнәр конкурсы үткәрелде.
-
«Имин каникуллар»
«Болгар» сәламәтләндерү-белем бирү лагерында ял итүче балаларга Чистай электр челтәрләре вәкилләре әнә шундый чара әзерләгән. Чараның максаты - балаларны электр тогы белән сак эш итәргә өйрәтү. Алар әлеге темага багышланган видеоролик һәм мультфильмнар карадылар, конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җаваплар әйттеләр. Чараны алып баручы Карлсон һәм аның ярдәмчеләре балаларның күңелен күрергә тырышты....
-
Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе карары 2013 ел 17 июнь №9
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль Законның 18 маддәсе, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 26нчы маддәсе нигезендә, "Спас муниципаль районы Иж-Борискино һәм Урта Йорткүл авыл җирлекләрен үзгәртеп төзү һәм "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлек территорияләре чикләрен һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләү турында"гы...
-
Рәсми хәбәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары 17 июнь 2013 ел № 14/123
Яңа төзелгән "Урта Йорткүл авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең сайлау комиссиясе вәкаләтен Татарстан Республикасы Спас районы территориаль сайлау комиссиясенә йөкләү турында "Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокукы гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында"гы Федераль Законның 4нче пункты 24нче маддәсе, "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль Законның 7абзацы 5нче...
-
Хәтер һәм искә алу көне
22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, шәһәрнең үзәк мәйданында митинг булды. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны искә алу өчен район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, шәһәр халкы һәм кунаклар җыелды. Ветераннар исеменнән Юлия Мулинова чыгыш ясады. Унөч яшьлек кызга дошман авиациясенең бомбага тотуын, һавада самолетлар сугышын, фронт...
-
Кадетлар янгын сүндерергә өйрәнде
«Батыр» мәктәп яны лагерына йөрүче кадетлар өчен янгын сүндерү идарәсе хезмәткәрләре өйрәнү дәресләре үткәрде. Мәктәп территориясендә алар янгын сүндерергә өйрәтте: укучылар билгеле бер ераклыкка куелган мишеньгә янгын шлангасыннан су сиптереп тидерергә тиеш иде. Кадетларның күбесе әлеге бурычны оста үтәде. Янгын сүндерүчеләр шулай ук янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, нинди ашыгыч...
-
Тырышып укыган өчен – премия
Тырышып укыганы өчен быел Никольск мәктәбен тәмамлаучы Анастасия Аблязовага чыгарылыш кичәсендә ун мең сум акча тапшырдылар. Авылның беренче укытучысы Александр Иванович Панчугин исемендәге премияне Валерий Панчугин тапшырды. Ул Александр Ивановичның оныгы, Казандагы заводларның берсендә генераль директор урынбасары булып эшли. Премияне дә үзе булдырган һәм ун елдан артык иң яхшы укучыларга...
-
Коллегия утырышы
Узган җомгада безнең шәһәрдә Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышта ТРның баш дәүләт теркәүчесе Азат Җаббаров катнашты, утырышка җыелучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев сәламләде. Утырыш барышында беренче ярты елда әлеге хезмәтнең эшчәнлегенә йомгак ясалды. Билгеләп үтелгәнчә, соңгы араларда...
-
Азык запаслары тулыландырыла
Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү әйбәт темплар белән дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күпьеллык үләннәр 10 400 гектардан чабып алынган. Бу барлык мәйданның 94 процентын тәшкил итә. Кышлату чорына 8200 тонна печән хәзерләнгән, шуның 2300 тоннасы - халыкныкы. Шәхси секторда 14 500 баш мөгезле эре...
-
Көтмәгәндә килгән бәла…
Узган якшәмбе Өчкүл авылы фермерлары Лариса белән Фәрит Ваһаповларга бәла алып килде: күптән түгел генә ябылган ферманың түбәсен көчле җил агымы күтәреп, берничә метрга читкә алып ташлый.