11 июнь 2013 яңалыклары
-
Янгын сүндерүчеләр ярышты
Узган җомга көнне безнең районда Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре арасында республика ярышының финал өлеше булды. Көч һәм осталыкны күрсәтү бәйгесендә республиканың 13 районы вәкиле - барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Аларны район башлыгы Камил Нугаев, Россия МЧСы ТР буенча Баш идарәсенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен...
-
Дулкыннарда – җилкәннәр
"Регата" балалар техник иҗаты станциясе каршында ачылган көндезге лагерьга бүгенге көндә егермедән артык бала йөри.
-
Роскомнадзор кисәтә!
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү...
-
Берсе ташлаган, икенчесе тапкан
Музей-тыюлыктан өр-яңа газон чапкыч юкка чыккан. Хезмәткәрләрнең берсе эшне бетергәч, эчкә кертергә иренеп, инструментны склад буенда ташлап калдырган. Караклар бу мөмкинлектән шунда ук файдаланган. Хәзер аларны полиция эзли.
-
Файдасыз “сәяхәт”
Өчкүлдә яшәүче берәүнең гаебе аркасында, "Востокзернопродукт" җәмгыятенә караган трактор суга баткан. Бу оешмада каравылчы булып эшләп, үз вазифасын җиренә җиткереп башкаручы ир-атның башына "Нью-Холланд" тракторында йөреп килү идеясы килгән. Батырлык өчен спиртлы эчемлек кабып куйганнан соң, ул трактор кабинасын ачып, "сәяхәткә" чыгып китә. Тик ерак китә алмый: юлны кыскартырга теләп,...
-
Җавап бирергә туры киләчәк
Танышлары белән бәхәскә кергәннән соң, шәһәрдә яшәүче ике кеше хастаханәгә эләккәннәр. Яшь ир-ат үзенең танышы белән әрләшеп киткәч, хатын-кыз танышы кул астында яткан пычакны эләктереп, ирнең күкрәгенә кадаган. Зыян күрүче аңардан вакытында качып өлгергән. РФ Җинаятьләр кодексының 119 маддәсе буенча, үлем белән янаган өчен хәзер җәнҗалчы хатын-кызга суд алдында җавап...
-
Яраткан әкият геройлары белән очраштылар
2нче мәктәпнең көндезге лагерена йөрүче балалар Пушкин әкиятләре буенча куелган сәхнә әсәрен карады. Чара балалар китапханәсендә үтте. Укучылар янына кунакка яраткан әкият геройлары килеп, чын бәйрәм оештырдылар. Махсус бу көнгә багышлап китапханәдә "Минем яраткан Пушкин" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар аның эчтәлеге белән дә бик кызыксынып таныштылар.
-
“Радуга”да – Пушкин көне
Ел саен илебездә 6 июньдә билгеләнеп үтә торган Пушкин көне (Рус теле көне) Полянка урта мәктәбенең көндезге лагерена йөрүче балалар өчен мавыктыргыч бәйрәмгә әверелде. Аны укытучы Ирина Страхова (әкиятче) бөек шагыйрьнең иҗаты турында шигырьләр һәм махсус бу көнгә багышлап оештырылган китап күргәзмәсе белән башлап җибәрде. Аннары укучылар "Батырлар" һәм "Алтын...
-
Үткәннәрдән сабак алыйк
Һәр шәһәр, һәр авылның бай тарихы бар. Төрле уйларга бирелеп тарих битләрен актарганда, моннан күп еллар, берничә гасырлар элек булган вакыйгалар күз алдына килеп баса. Болгарның тарихы да гыйбрәтле.
-
Балалар өчен бәйрәм
Балалар иҗат йорты каршындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Маячок" берләш-мәсеннән унбиш бала Казанда мавыктыргыч сәяхәттә булып кайттылар. Аларга Юдино бистәсендәге балалар тимер юлында йөрү мөмкинлеге бирелде, шулай ук "Әкият" курчак театрында да булдылар. Күңелле чаралар "Тумарис" кафесында оештырылган төшке аш белән тәмамланды. Анда балаларны бу сәяхәтне оештырган "Наз" региональ иҗтимагый...
-
Хезмәтне саклау мәсьәләләре – игътибар үзәгендә
Мәшгульлек үзәге оештырган дәресләрдә катнашучылар хезмәтне саклау мәсьәләләрен тикшерделәр. Укуларны икътисад, идарә һәм хокук институты укытучылары алып барды. Предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирлек башлыклары әлеге мөһим мәсьәләгә кагылышлы лекцияләр циклын тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Укуда 69 кеше катнашты, соңыннан тест нәтиҗәләре буенча барысына да таныклыклар тапшырылды.
-
Техниканың хәзерлеге тикшерелде
"Болгар Арыш" җәмгыятенең махсус отряды терлек азыгы хәзерләүгә барысыннан да яхшырак әзерләнгән. Моның шулай булуы республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм министрлыкның район идарәсе белгечләре тарафыннан хуҗалыклар арасында уздырылган конкурс нәтиҗәсендә ачыкланды. Булган барлык техника, шул исәптән чит илдә эшләнгән "МакДон" чапкычы һәм "Ягуар" комбайны яхшы итеп ремонтланган, бүген...
-
Без бердәмлек белән көчле
Иртәгә, 12 июньдә, Россия Көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан якташларын Спас муниципаль район җитәкчесе Камил Нугаев котлады. 1990 елда Россия суверенитеты турында Декларацияне кабул итү уңаеннан барлыкка килгән бу дәүләт бәйрәмен без инде 23нче тапкыр билгеләп үтәбез, диелгән котлауда. Бу көн барыбыз өчен дә илебездә яңа чор башланып китүен символлаштыра....
-
Сабантуй дусларны җыйды
Узган шимбәдә Болгарда традицион Сабан туе бәйрәме булды. Халык, табигатьнең матур бер почмагына җыелып, язгы басуда армый-талмый эшләүче авыл хезмәтчәннәрен зурлады.