31 май 2013 яңалыклары
-
Китап җыентыгына керәчәк
Район укучылары традицион конкурсларда актив катнаштылар, бу конкурсларны ел саен "Парклар маршы" Халыкара табигатьне саклау акцияләре кысаларында, "Спас" дәүләт табигать заказнигы үткәрә. Балалар үз рәсемнәрендә, фотографияләрендә, плакатларда, язган иншаларда һәм шигырьләрендә табигатькә үзләренчә бәя бирәләр, экология проблемаларына мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Укучыларның һәр эшендә туган як табигате белән горурлану һәм соклану сизелә,...
-
Нәрсәгә тотынса, барысын да булдыра
Кулы эш белгән, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра ала торган, уйлап табучылык белән кызыксынган кешеләрне бездә Кулибиннар дип йөртәләр. 2нче урта мәктәп укытучысы Дмитрий Никиташинны нәкъ шундый кешеләрнең берсе дип әйтергә була.
-
Күчермәне ничек алырга?
Мәҗбүри пенсия страхованиесе таныклыгы югалса нәрсә эшләргә? Еш бирелә торган бу сорауга Спас районы Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мәйсәрә Нугаева җавап бирә. - Страховой таныклык карточкасында күрсәтелгән шәхси лицевой счетның страховой саны һәр кешегә гомергә бер тапкыр бирелә. Кеше карточканы югалтырга мөмкин. Ләкин аны кабат алуы кыен түгел. Әгәр дә...
-
Дулкынланмый искә төшерә алмыйлар...
Көек һәм Әҗмәр авылларында яшәүче Наилә Муллина белән Мәхтүмә Хәйруллина күптән түгел үзләренең туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Традиция буенча, озын гомер юлын үткән бу апаларны район башлыгы Камил Нугаев, социаль хезмәт вәкилләре, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, авыл җирлеге башлыклары котлады.
-
Сугыш эзләре буйлап
"Хәтер вахтасы -2013" регионара акциядә катнашкан "Болгар" эзләнү отряды Смоленск өлкәсендә булып кайтты. Әлеге сәяхәттән алган тәэсирләр турында отряд әгъзалары үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар.
-
Китапханәдә кунакта
Шәһәрнең балалар китапханәсендә "Китап һәм гаилә" дигән чара үткәрелде. Аңа "Колосок" балалар бакчасының урта яшьтәге балалары әти-әниләре һәм тәрбиячеләр Вера Осинцева һәм Елена Гартина белән бергә килделәр. Кунаклар китапханә, китаплар һәм журналлар, китап укуның никадәр файдалы булуы турындагы чыгышларны тыңладылар. Бу көнне әкият геройлары аларга кунакка килде һәм бәйрәмгә тагын...
-
Осталыкның чиге юк
Район мәдәният хезмәткәрләре өчен җирлекара үзәк китапханә директоры Марина Бедова "Курчаклар ясау сере" дигән мастер-класс үткәрде. Ул берничә елдан бирле шушы эш белән мавыкканлыктан, аның серләре белән уртаклашты, килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Бу чарада катнашучы һәр кеше юкә кабыгыннан курчак ясап карады.
-
Файдалы эштә катнаштылар
Казанның "Яшел планета"региональ балалар экология хәрәкәтендә катнашкан бер группа укучы безнең районның "Болгарлес" питомнигында агач үсентеләре җирендә чүп утауда катнаштылар. Укучылар коррекция мәктәп-интернаты балалары, мәктәп урманчылыгы түгәрәгенә керүчеләр белән бергә кирәкле һәм файдалы эш башкардылар, аннары саф һавада бергәләп чәй эчтеләр. Бу сәяхәтне алар өчен Рус география җәмгыяте оештырды.
-
Телләрне саклау һәм үстерү максатында
Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре делегациясе ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия форумы эшендә катнашты, биредә туган телләрне үстерү һәм саклау мәсьәләләре тикшерелде. Форум Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында булды. Форумда катнашкан 500дән артык укытучы түгәрәк өстәл һәм мастер-классларда коллегалары алдында туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бер төркем укытучыларга бүләкләр...
-
Балалар иминлеге – игътибар үзәгендә
Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча инспекция хезмәткәрләре "Курорт" дигән оператив-профилактик чаралар үткәрәләр. Акция ел саен балаларның җәйге каникуллары вакытында лагерьларда ял иткәндә һәм алар күпләп җыелган урыннарда тәртип саклау һәм аларның иминлеген тәэмин итү өчен үткәрелә. Даими рейдларда шулай ук санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге хезмәткәрләре, ирекле халык дружиналары, "Форпост"...
-
Көтеп алган Сабантуй
8 июньдә Рабига күле буенда халкыбызның көтеп алган бәйрәме - Сабан туе була. Бәйрәм программасы: Сәгать 10да бәйрәмне тантаналы ачу, язгы кыр эшләре батырларын котлау (концерт мәйданчыгында); 10 сәгать 50 минутта - атлар чабышы (ипподромда). - үзешчән артистлар концерты; - балалар сабан туе (балалар мәйданчыгы); - спорт-күңел ачу чаралары (мәйдан);...
-
Болгарда беренче тапкыр
Алдагы ял көннәрендә Болгарда күптән түгел ачылган фестиваль - чаралар комплексының концерт мәйданында яшьләрнең беренче ачык Авраам фестивале булачак. Ул Изге Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге инициативасы буенча, православие диненә караган иҗат төрләрендә үз мөмкинлекләрен күрсәтү өчен оештырыла. Фестиваль программасына театр, поэтик жанр, формаль булмаган яшьләр иҗаты башкаручыларын керттеләр ( православие...
-
Җәй бәйрәмнән башлана!
Беренче июнь - балалар өчен зур бәйрәм көне.