22 май 2013 яңалыклары
-
Укучылары – аның горурлыгы
Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң изге эшләрнең берсе, чөнки аңа балалар язмышы ышанып тапшырылган һәм үсеп килүче буынның киләчәк тормышы аның ничек эшләвенә дә бәйле. Татьяна Зуйкова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Минемчә, сабыр булган, балаларны чын күңелдән яраткан кеше генә чын укытучы була ала. Әлбәттә, моннан тыш, ул...
-
Роскомнадзор кисәтә!
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү...
-
Һәркемгә – сәләтенә карап
"Колосок" балалар бакчасының әзерлек группасы балалары дистанцион регионара интеллектуаль "РостОК" сәләт турниры призерлары булдылар. Рәсүл Сафиуллин - беренче дәрәҗә, Арина Алибекова, Роман Кузнецов, Эвелина Максимова, Арина Трошина, Игорь Шитов - икенче, Егор Елантьев, Никита Логинов, Вероника Тюрина, Роман Феоктистов һәм Софья Федорова өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Моннан тыш, Матвей...
-
Син мәктәбеңне яратасыңмы?
Дима Лисов (1 класс): - Мин барлык дусларыма да безнең мәктәп - иң әйбәте, дип әйтәм. Монда укытучылар да, тәрбиячеләр дә яхшы. Ачулансалар да, аз гына ачуланалар. Валера Друзин (2 класс): - Миңа озын тәнәфес бик ошый, без анда урамга чыгабыз. Ашханәдә бик тәмле күмәч һәм запеканка бирәләр. Пешекчеләребез менә...
-
Үткәннәрдән –киләчәккә
Галина КАМАЕВА, мәктәп музее җитәкчесе. Мәктәбебездә мин 17 ел китапханәче булып эшлим. Үз хезмәтемне теләп башкарам. Бездә тәҗрибәле, үз эшен яратып башкаручы, бердәм һәм дус коллектив эшли, барыбызны да бер максат - балаларга тирән белем һәм яхшы тәрбия бирү омтылышы берләштерә. Вакыт сизелми дә үтә. Мәктәпкә нигез салынуга 50 ел...
-
Тормышта үз юлларын табарга өйрәтәләр
Укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрү, аларга һәр яклап ярдәм итү - тәрбиячеләрнең методик берләшмә эшчәнлеге беренче чиратта шуңа юнәлдерелгән. Аның эше турында берләшмә җитәкчесе Галина Городчук сөйли.
-
Чәчүлекләрне карарга керештеләр
Сабан культураларын чәчү тәмамлангач, район игенчеләренең бар тырышлыгы чәчүлекләрне карау һәм пар участокларын хәзерләүгә юнәлдерелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 21 майга сабан культураларын чәчү төгәлләнгән. Агымдагы ел чәчүлекләре структурасында 25400 гектарны - бөртекле культуралар, 8560 - техник, 5840 гектарны азык культуралары били. Соңгы атна эчендә көнбагыш чәчкән...
-
Балык кыйммәткә төшкән
"Уылдык чәчү" операциясе барышында "Спас" заказнигы хезмәткәрләре табигатьне саклау законнарын бозуның алтмыш биш очрагын теркәгәннәр. Законсыз рәвештә балык тоткан дүрт кешегә карата җинаять эше ачылган. Аларны балыкны көймәдән машинага төягән вакытта тоталар. Кылган гамәлләре һәм табигатькә китергән зыян өчен аларга 58 мең сум штраф түләргә кирәк булачак. Административ хокук бозулар...
-
Без капчыкта ятмый
Узган атнада район буенча берничә урлашу очрагы теркәлде. Полиция хезмәткәрләре Красная Слобода авылындагы механика цехыннан өч йөз литр дизель ягулыгын урлаучыны кайнар эздән үк ача. Җинаятьне авылда яшәүче берәү кылганы ачыклана. Пушкин урамында су коеларының чуен капкачларын урлыйлар. Бу эш буенча әлегә тикшерү бара. Шәһәрдә яшәүче берәүнең өй янында калдырган...
-
Юлдагы фаҗига
Ял көннәрендә Гусиха авылы янында булган юл-транспорт фаҗигасендә ике яшь кешенең гомере өзелде. Кара-каршы килгән "унлы" белән "җиделе" машиналары маңгайга-маңгай бәрелешәләр. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләр шунда ук үлә, ә җитди тән җәрәхәтләре алган пассажирларны хастаханәгә китерәләр. Юл-транспорт фаҗигасе сәбәпләре буенча тикшерү бара.
-
Иң күп җиңүчеләр – безнең командада
Күп кенә егетләр һәм кызлар өчен безнең шәһәрдә Геннадий Борюшкин истәлегенә үткәрелгән дзюдо буенча VI Республика турниры менә дигән дебют булачак. Быел "Олимп" көрәш залына спортта зур уңышларга ирешү турында хыялланган шактый яшьләр чыкты.
-
Саваплы эшләре өчен рәхмәт
Болгарда туып-үскән, хәзерге вакытта "А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ белән җитәкчелек иткән Ренат Мистахов шәһәр мәчетенә ярдәм күрсәтте. Аның ярдәме белән мәчет яны территориясе ямьләнеп китте: ремонт бригадасы кыска вакыт эчендә тузган агач койманы профнастилдан яңа койма белән алыштырды. Бу хәйрия акциясен оештыруда җитәкченең әтисе, үз вакытында...
-
Сак булыгыз: юлда балалар!
Дәүләт автоинспекциясе һәм Изге Авраам чиркәвенең яшьләр бүлеге юлларда балалар катнашында фаҗигаләрне булдырмый калуга юнәлдерелгән акция үткәрделәр. Икенче урта мәктәп тирәсендә үткән машиналарны туктатып, инспекторлар машина йөртүчеләр белән әңгәмә үткәрделәр. Төрле хәлләргә тикшерү ясалды. Мәсәлән, юл уртасында уйнаган балаларны күргәч нишләргә, аларның юлда саксыз кылануын, ярамаган урында юл аша чыгуын...
-
Игътибардан читтә калмадылар
Балалар иҗат йорты түгәрәгенә йөрүчеләр "Маячок" берләшмәсенә кергән балалар тәрбияләнгән гаиләләрдә булдылар. Алар балаларга бүләкләр тапшырдылар. Шул ук көнне бер төркем балалар өстәмә белем бирү педагогы Юлия Хомутова үткәргән "Золушка остаханәсе" дигән күңел ачу бәйрәмендә катнаштылар. Чаралар Халыкара гаилә көне уңаеннан үткәрелде.
-
Һавада – очырткычлар
Һавага очырткычлар җибәрү конкурсында Иж-Борискино урта мәктәбе командасы җиңеп чыкты. Бәйге "Регата" балалар иҗат станциясе тарафыннан үткәрелде. Оештыручылар ярышларга Кузнечиха мәктәбе командасының да яхшы хәзерлек белән килүен билгеләп үтте һәм аларга икенче урынны бирделәр. Бу команда очырткычлары матур бизәлеше, яхшы очуы белән аерылып тордылар. Өчкүл укучылары алардан бераз гына калышып,...