15 май 2013 яңалыклары
-
Алар һәр яктан үрнәк
Вера Владимировна белән Владимир Алексеевич Андроновларның гаилә корып яши башлауларына тиздән кырык ел тула. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде әби-бабасын сөендереп, оныклары үсеп килә.
-
Кеше малына кызыкканнар
Үзенең техникасын Идел буенда калдырып, балыкка киткән кеше мотоциклсыз кала. Кайткач шакката: мотоциклын тулысынча сүткәннәр, ә запас частьләрне урлап киткәннәр. Икенче берәүнең урамда калган "сигезле" машинасыннан музыкаль динамикларын салдырып алганнар. Полиция хезмәткәрләре укучы кызның югалган телефонын кайнар эздән үк тапканнар. Телефонны паркта йөргәндә бер егет урлый.
-
Битарафлык кыйммәткә төшә
Бәйрәм көннәрендә районда берничә урында янгын чыкты. Өчкүл авылында берәүләрнең мунчасы янып бетә. Сәбәбе - төтен юлы дөрес эшләнмәгән. Йортын, каралты-курасын саклап калганнар. Шәһәрдәге бер йортның сарай түбәсендәге ялкынны вакытында күреп алып, сүндереп өлгерәләр. Ут электр үткәргечнең төзексезлеге аркасында килеп чыга. Ә менә Ким авылы кешесе үз сарае янындагы чүп-чарны...
-
Ашыккан ашка пешкән
Ржавец авылы янында авариягә эләккән машина пассажирын хастаханәгә озаталар. Мондагы юлның начарлыгын исәпкә алмаган машина йөртүче тизлекне арттыра. Нәтиҗәдә машина кюветка төшеп каплана. Алда утырган ир кеше имгәнә, калган пассажирлар һәм машина йөртүче үзе зыян күрми.
-
Тәрәзәләрне дөрес сайлагыз
Кулланучылар хокукын яклау бүлегенә хәзерге вакытта пластик тәрәзәләрнең сыйфаты белән кызыксынып, шактый кеше мөрәҗәгать итә. Аларны ничек итеп дөрес сайларга?
-
Уңышлы дебют
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре карате кекусинкай буенча "Ак билбау" ачык республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Беренче шәһәр мәктәбе һәм тармак технологияләре техникумы укучылары Александр Понасенко белән Артем Тегулев абсолют авырлык үлчәве һәм яшь төркемендә бронза призерлар булдылар. Сергей Якличев һәм Александр Яковлев (1нче мәктәп), Фәнил Хәмидуллин...
-
Беренче һәм өченче урынны алдылар
Чистайда үткәрелгән традицион республика турнирында безнең самбочылар ике - беренче һәм ике өченче урыннарны алдылар. 1999-2000 елда туган яшьтәшләре арасында үз авырлык үлчәвендә (55 килограммга кадәр) спорт биографиясендә беренче тапкыр Раил Сәгыйров җиңеп чыкты. Яшьрәк спортчылар арасында Кирилл Борюшкин беренче урынны алды (50 килограммга кадәр авырлык үлчәве). 57 килограммга кадәр...
-
Безнекеләр финалга чыкты
Балык Бистәсендә үткәрелгән уеннарда җиңүгә ирешеп, безнең районның яшь футболчылары Татарстан Республикасы укучыларының IX җәйге спартакиада ярышлары финалына чыктылар. Ясалма өсле бик яхшы футбол мәйданында безнең команда ышанычлы һәм оста уйнады. Яшь спортчыларыбыз Питрәч командасы капкасына җавапсыз җиде туп керттеләр. Теләче һәм Әтнә укучыларын да бер үк исәп - 3:0...
-
Чын бәйрәм оештырдылар
Санаторий мәктәп-интернат укучылары Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен чын бәйрәм оештырдылар. Укучылар аларга кызыклы концерт программасы әзерләделәр, аңа балалар һәм укытучылар башкаруында сугыш турында җырлар, шигырьләр, сәхнә әсәрләре керде. Концерт ахырында Сергей Журавлев башкарган "День Победы" җыры беркемне дә битараф калдырмады. Очрашуда катнашучылар яшь артисларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
-
Балык тоту кагыйдәләрен бозу тыела
25 апрельдән алып 10 июньгә кадәр "Уылдык чәчү-2013" ("Нерест-2013") операциясе үткәрелә.
-
Һәлак булган батырларга – якташларыннан
Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында Смоленск җирендә һәлак булган якташларыбызга һәйкәл ачылды.
-
Урманнар чүп-чар өчен түгел!
"Татарстанның чиста урманнары" акциясендә укучылар, төрле оешма, учреҗдение һәм предприятие хезмәткәрләре актив катнаша. Мәсәлән, көннәрнең берсендә каты көнкүреш калдыклары полигонына шәһәр янындагы урманнан ике кубометрдан артык чүп-чар түктеләр. Урманны коррекция мәктәп-интернаты укучылары һәм "Болгар урманчылыгы" учреждениесе хезмәткәрләре чистартты. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Рабига күленнән Иделгә төшә торган юл кырыйлары чистарып, ямьләнеп...
-
Укучыларыбыз – алдынгылар арасында
Болгар Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Надежда Беляева һәм Дарья Кобенячкина Казан шәһәрендә үткәрелгән дәрәҗәле "Тат-Ars-Тан" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында призер булдылар. Алар бәйгегә укытучы Людмила Микшина җитәкчелегендә хәзерләнеп, "Театр иҗаты. Нәфис сүз" номинациясендә билгеләп үтелделәр. Надеждага Роберт Рождественскийның "Байкальская баллада" һәм Эдуард Успенскийның "Вера и Анфиса открывают старинную дверь"...
-
Эшмәкәрләр белән очрашу
Кичә район башкарма комитетның утырышлар залында эшмәкәрләрнең республика Икътисад министрлыгы һәм Гарантия Фонды вәкилләре белән очрашуы булды. Икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, ТР Гарантия Фонды директоры Җәүдәт Әхмәнов катнашкан бу очрашу барышында эшмәкәрлек тармагында иң кискен мәсьәләләр күтәрелде. Алар арасында - дәүләт ярдәме, электрон сатуда катнашу, җиһазлар сатып алу һәм...
-
Үзебезнең спортчыларга көч бирик!
Узган җомга көнне "Октябрь" кинотеатры залында шәһәр мәктәпләре, кадет мәктәбенең өлкән класс укучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең Универсиада дирекциясе вәкиле Алина Ткаченко белән очрашуы булды. Ул дөньяның 170 иленнән Бөтендөнья студентлар уенына киләчәк кунакларны каршылауга Казанның ничек хәзерләнүе турында сөйләде. Спортчылардан тыш, монда туристлар, җанатарлар, тамашачылар да җыелачак....