6 май 2013 яңалыклары
-
Пешекчеләрнең осталыгы сокландырды...
2нче шәһәр урта мәктәбендә район мәгариф учреждениеләренең аш пешерүчеләре арасында һөнәри осталык конкурсы булды.
-
Амбулаториядә бөтен шартлар тудырылган
Апрель ахырында Куралово табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Бу бинага күптән ремонт кирәк иде. Хәзер амбулаториягә бөтенләй икенче төс керде һәм авыруларга хезмәт күрсәтү бермә-бер җиңеләйде. Ремонт вакытында җылыту системасы, канализация һәм су үткәрү системасы тулысынча яңадан эшләнде. Җылылык торбалары - полипропиленнан, радиаторлар биметаллга алыштырылды. Иске тәрәзә рамнары урынына...
-
Йолдызчыкларыбыз сынатмый
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең XIII ачык телевизион яшьләр фестивалендә катнашучылар район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Бу концерт районыбызның яшь талантларга бай булуын тагын бер тапкыр раслады. Тамашачыларга җырларын Дарья Зуйкова, Мария Чегодаева, Ксения Колчина, Дарья Чудакова, Камилла Вафина, Вероника Артюшина, Анна Романова, Гөлинә Хаҗибуллина, Дмитрий...
-
Битарафлык бәласе
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре өч тракторчыга срогы чыккан транзит номерлы транспорт чаралары белән идарә иткән өчен протоколлар төзеде. Хәзер мондый кагыйдә бозган өчен 5 мең сум күләмендә штраф санкцияләре кулланыла яки өч айга кадәр идарә итү хокукы алына. Моннан тыш, тракторның номерсыз трассага чыгуы өчен җитәкчегә җавап бирергә туры киләчәк. Әлеге...
-
Табигатькә җитди зыян килә
Үткән атнада янгын сүндерүчеләргә берничә тапкыр кипкән үләннәр янган урыннарга барып, байтак җирләрдә янган урыннарны сүндерергә туры килде. Бугровка авылы янында 20 гектарга якын мәйданда кипкән үлән янган. Ә өч көннән соң аларга кабат шунда барырга туры килде, бу юлы Ясачкадагы камышлар янып, ут урман полосасына якынлаша. Янгынны шәһәр һәм...
-
Кагыйдәләрне кечкенәдән белергә кирәк
Унбер мәктәп катнашындагы "Имин тәгәрмәч" район конкурсында шәһәрнең 2нче мәктәп командасы вәкилләре җиңеп чыкты.
-
Талантларга бай авыл
Район Мәдәният йорты сәхнәсендә иҗат отчеты белән чыгыш ясаган һәр авылның үзешчән коллективы бер-берсеннән шактый аерылып тора. Кайбер башкаручыларның осталыгына һәм әзерлек дәрәҗәсенә кайчак сокланып бетә алмыйсың. Узган җомгада Иске Рәҗәпнең үзешчән артистлары чыгышын да яратып карадылар.
-
“Язгы игелек атнасы”
Ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия акциясендә район укучылары актив катнашты. Алар мәктәп, һәйкәл яны территорияләрен тәртипкә китерделәр, ветераннар һәм ялгызларга ярдәм иттеләр. Акция шәһәрнең үзәк мәйданында барлык мәктәпләр катнашында зур бәйрәм концерты белән тәмамланды.
-
Призер булды
Тармак технологияләре техникумының бухгалтер учеты буенча аерым фәннәр укытучысы Валентина Захарова өченче дәрәҗә дипломга ия булды. Ул заманча дәрес үткәрү буенча методик эшләнмәләрнең регионара конкурсында катнашты. Барлыгы чарада 35 регионнан биш йөздән артык кеше көч сынашкан. Валентина Леонидовна эше "Һөнәри фәннәрне укыту практикасында компетентлыкны формалаштыру" номинациясендә җиңеп чыккан.
-
Бәйрәм концерты
Район Мәдәният йортында Халыкара бию көненә багышланган концерт булды. Ул бик матур һәм мавыктыргыч бию тамашасына әверелде. Тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгән егерме бию арасында бал биюләре, заманча, халык биюләре дә бар иде. Район Мәдәният йортының "Движение", Иж-Борискинодан "Родничок", Антоновкадан "Веснушки" һәм "Звенящие капели" хореография коллективларының чыгышы аеруча уңай тәэсир калдырды....
-
Урманнарны янгыннан саклыйк
Болгар урманчылыгы һәм Балалар иҗат йорты хезмәткәрләре бу көннәрдә генә урман янгыннарын булдырмый калуга багышланган "Антипал" акциясен үткәрделәр. Чарага шәһәр мәктәбе укучылары да җәлеп ителде. Үзәк мәйданда үткән линейкадан соң алар урамнарда йөреп, халыкка, учреждение хезмәткәрләренә, кибеткә килүчеләргә урманнарда ут белән сак эш итәргә өндәгән махсус листовкалар биреп чыктылар. Акция...
-
Чәчүне ашыктыралар
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре иртә бөртекле культуралар һәм көнбагыш чәчү белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 майга туңга сөрелгән 54,2 мең гектар җирләр тырмаланган, бу мәйданнарның 83 процентын тәшкил итә. Чәчүлек орлыгының 84 процентына инкрустация ясалган. Чәчү планлаштырылган 39,9 мең гектарның 10300 гектарында башкарылган, бу 26...
-
Ремонт эшләре бара
Ел саен шәһәр урамнарындагы һәм трассалардагы юлларда чокыр-чакырларны тигезләү эше тулы көчкә бара.