29 март 2013 яңалыклары
-
Күңел бер дә картаймый...
Иске Рәҗәп авылының иң өлкән яшьтәге кешесе Гомәр ага Гәрәев бу яшькә кадәр җитәрмен дип уена да китерми. Туксан яшьлек ветеранга тормышта күпне күрергә туры килә.
-
Якташыбызга рәхмәт
Бураково урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары күптән түгел Галиәсгар Камал исемендәге театрда спектакль карадылар. Алар өчен бу экскурсияне оештырган педагогия фәннәре докторы, Россиянең һәм Татарстаннең атказанган укытучысы Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов якташларын театрның фойесында үзе каршылады. Спектакль башланганы, укучылар һәм укытучылар белән аралашты. Спектакль үзе дә тамашачылар күңелендә яхшы тәэсир...
-
Файдалы очрашу
Җиденче класс укучыларының урман хуҗалыгы хезмәткәре Владимир Захаров белән очрашуы бик җанлы үтте. Ул укучылар белән урманнарның кеше тормышында уйнаган гаять зур роле турында әңгәмә үткәрде. Владимир Дмитриевич балаларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә тырышты. Ә аларны күп нәрсә кызыксындырды. Мәсәлән, биосферада табигый процесслар бозылу нәтиҗәсендә тирә-як мохитнең үзгәрүе аркасында...
-
Гражданлыкны яңарту турында
Узган ел ахырында "Россия Федерациясе гражданлыгы турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон үз көченә керде. Бу үзгәрешләр нидән гыйбарәт?
-
Хуҗа Насретдин мәзәкләре
Хуҗа, улына васыять итеп: -- Мин үлгәч, мине иске кәфенгә чорнап, иске кабергә күмегез, - дигән. Улы, аптырап: -- Ни өчен иске кабергә? - дигәч, Хуҗа: -- Иске кәфен белән иске кабергә күмгәч, фәрештәләр бу кеше күптән үлгән икән инде дип, төрле сорау белән мине борчымаслар, - дип җавап биргән....
-
Шигырьләр
Миндәй кешегә... Ленар Шәех. Матайдан да очкан бар, Кызларны да кочкан бар. Матай, кызлар - «чүп» икән ул, Өй базында тычкан бар. Төн йоклатмый хәшәрәт, Йокламагач, кача рәт. Матай, кызлар уйда да юк- Ярдәм итми тәһарәт. Битне дә юып карыйм, Күзне дә уып карыйм. Йокы туймагач, әйт әле, Мин соң...
-
Җимеш агачларына ничек ярдәм итәргә?
"Кышын кайбер алмагач кәүсәләре каралып китте, күмерләнгән кебек булды. Кабыгы ярылды, ниндидер ак гөмбәчекләр чыкты. Күршеләребезнең шундый ук сәбәп аркасында өч-дүрт ел эчендә бөтен алмагачлары корып бетте, аларны кисеп ташларга туры килде. Алмагачларны ничек коткарырга?"
-
Киләчәккә өметен өзми
Безнең шәһәрдә яшәүче Людмила Крутелёвага тормышның авыр сынаулары аша үтәргә туры килә. Ләкин бу сынаулар батыр хатынның рухын сындыра алмый, ул гаиләсенең, балаларының иминлеге өчен бөтен кыенлыкларны җиңәргә әзер.
-
Данила тагын беренче
Новочебоксарск шәһәрендә 1998-2000 елда туган егет-кызлар арасында Александр Трофимов истәлегенә үткәрелгән дзюдо ярышларында безнең Данила Вихлянскийга тиңнәр табылмады. 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, ул үзенең биш көндәшеннән өстен чыкты. Ярымфиналда Казанның Олимпия резервы училищесы спортчысы Владимир Артемьевны һәм финалда Ижевскидан килгән Сергей Русскихны ышанычлы җиңде. Бу уңышлары өчен...
-
Балаларыбызга юлда куркыныч янамасын
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре бу көннәрдә "Язгы каникуллар" дигән профилактик операция үткәрәләр. Бу чорда балалар һәм ата-аналар өчен юл йөрү иминлегенә багышланган әңгәмәләр, яшь юл инспекторларының чыгышларын үткәрү күздә тотыла. Моннан тыш, операция барышында яшүсмерләр арасында юл кагыйдәләрен бозучылар ачыклана. Алар, шулай ук балаларны махсус беркетү җайланмаларыннан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка...
-
“Яхшылык дәресләре” үткәрелде
Балалар иҗат йортында үткән семинар-киңәшмәдә "Яхшылык дәресләре" республика проектын тормышка ашыру һәм районда ирекле отрядлар хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. Чарада "Татарстан Республикасы ирекле отрядлар хәрәкәте үсеше үзәге" оешмасы, кайбер оешма һәм учреждение вәкилләре, район мәктәпләреннән оештыручы - педагоглар катнашты. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм...
-
Иң осталар җиңде
Антоновка мәдәният йорты һәм "Витязь" спорт клубы базасында "Форпост" һәм хокук бозуларны профилактикалау отрядлары конкурсы үтте. Анда шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү мәктәпләреннән 10 команда катнашты. Укучыларга тарихны, хокук белеме нигезләрен белү буенча тест үтәргә, визит карточкасын күрсәтергә, сафларда йөрергә, социаль проект якларга туры килде. Нәтиҗәдә "Форпост" отрядлары арасында...
-
Донор көннәре
Киләсе атнада районда донор көне үткәрелә. 2-3 апрельдә район хастаханәсе территориясендә 8дән 14 сәгатькә кадәр донор пункты эшли, теләге булган һәр кеше башкаларга ярдәм итү мөмкинлегеннән файдалана алачак. Мондый акцияләрнең кеше сәламәтлеген һәм гомерен саклап калуда әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Бу чарада ел саен шактый күп кеше катнаша. Донорлар өчен...
-
Район Советы утырышы чакырыла
Спас муниципаль район Советы утырышы беренче апрельгә билгеләнде. Депутатлар игътибарына 2012 ел бюджетының үтәлеше һәм җирле үзидарә органнары күрсәтә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең исемлеген раслау тәкъдим ителәчәк. Утырыш сәгать 10да район башкарма комитеты бинасында башлана.
-
Нәтиҗә ясалды
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Экзам Гобәйдуллин район территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу барышында сайлау участокларын һәм участок сайлау комиссияләрен оештыруга нәтиҗә ясалды. Аерым алганда, 42 сайлау комиссиясе составына "Бердәм Россия", "Гадел Россия", КПРФ һәм ЛДПР сәяси партияләренән, шулай ук "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте, муниципаль...