22 март 2013 яңалыклары
-
2013 елның 1 мартыннан күчемсез милек хокукларын теркәү кагыйдәләре үзгәрде
1 марттан, 2012 елның 30 декабрендә кабул ителгән №302-ФЗ "Россия Федерациясе беренче Гражданнар кодексының 1, 2, 3, һәм 4нче бүлекләренә үзгәрешләр кертү турында" федераль законның үз көченә керүе нәтиҗәсендә, дәүләт теркәвен үтү кагыйдәләре үзгәрде. Бу көннән башлап, күчемсез милекне читләштерү (отчуждение) буенча килешүләргә мәҗбүри дәүләт теркәве бетерелә.
-
Ни чәчсәң, шуны урырсың...
Хәзер базарларга һәм кибетләргә күп төрле яшелчә һәм чәчәк орлыклары сатуга чыкты. Аларны ничек дөрес сайларга?
-
Җавап бирергә туры киләчәк
Полиция участковые Кураловода яшәүче берәүгә каршы административ протокол төзегән. Ул даими рәвештә этен йөртү өчен урамга баусыз һәм борынчак кидермичә алып чыгып, авыл кешеләрен куркыткан. Нәтиҗәдә халык түзмәгән һәм эчке эшләр органына хәбәр иткән. Хәзер эт хуҗасына бу гамәлләре өчен судта җавап тотарга туры киләчәк.
-
Тагын кибет басканнар
Күптән түгел бер кеше Пушкин урамындагы ларекны баскан. Караңгы төндә кирпеч белән витрина пыяласын ватып, берничә мизгел эчендә кассада җыелган акчаларны урлап чыккан. Ул ларекта эшләгән сатучыдан да куркып тормаган. Нык курыкканлыктан, кибетче каршылык күрсәтә дә, ярдәм сорап кычкыра да алмаган. Талаучыны хәзер полиция эзли.
-
Тиешле чара күреләчәк
"Легаль булмаган мигрант" оператив-профилактик чара кысаларында үткәрелгән паспорт-виза режимын тикшерүләр барышында, полиция участковыйлары чит ил гражданнарының Россия Федерациясе территориясендә яшәү таләпләрен бозуның дүрт фактын ачыклады. Бу затларга карата тиешле протоколлар тутырылды һәм Россия Федераль миграция хезмәте идарәсенең ТР Спас районы территориаль пунктына җибәрелде. Закон бозучыларга административ чара күреләчәк.
-
Озак яшәүнең сере...
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да инде бик күп еллар үтте. Шушы авыр еллар турында көнне-төнгә ялгап эшләгән, тылда һәм фронтта Бөек Җиңүне якынайту өчен чын батырлык күрсәткән, кырыс заман сынауларын үткән кешеләр генә сөйли ала.
-
Чыгымнар – керемнәргә карап...
Агымдагы елның гыйнвар аеннан "Дәүләт урыннарында эшләүчеләр һәм башка кешеләрнең чыгымнары керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында" Федераль закон гамәлгә кертелде. Закон нигезендә, муниципаль урыннарда даими нигездә эшләгән һәм Россия Федерациясе, муниципаль берәмлекләрнең законнары һәм норматив актлары билгеләгән исемлекләргә кертелгән муниципаль хезмәтләрдә эшләгән затларның, шулай ук аларның тормыш иптәшләре һәм...
-
Спартакиада дәвам итә
Узган шимбәдә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге шәһәр оешмалары һәм предприятие коллективлары спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы, биатлон, шахмат, шашка һәм бильярд буенча ярышлар үткәрде. Чаңгы ярышында һәм биатлонда мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә тиңнәр булмады. Башта Валентина Вихлянская, Юрий Селиванов, Александр Ермилин, Андрей Иванов һәм Гөлназ Ходжиева чаңгы эстафетасында финишка беренче...
-
Сыерчык оялары ясадылар
Лариса Захарова, Бураково мәктәбе укытучысы. Түземсезлек белән көтеп алган яз да килеп җитте. Тиздән безнең канатлы дусларыбыз - кошлар җылы яклардан кайтачак. Бураково мәктәбе укучылары аларны каршыларга ныклап хәзерләнделәр. Укытучы Виктор Викторович Ермолаев җитәкчлегендәге "Темперамент" фәнни берләшмә укучылары сыерчык оялары ясадылар. Канатлы дусларыбыз өчен ясаган оялар бик матур килеп чыкты....
-
Остазыбызга рәхмәт
Ольга Железнова. Узган көз мин тармак технологияләре техникумы каршындагы машина йөртергә өйрәтү курсларында укыдым. Мине Геннадий Александрович Пеньков укытты. Ул безне өйрәтү өчен көчен дә, вакытын да кызганмады. Төркемебездә унбиш кеше булып, аларның яртысы эшләп укыды. Шуңа күрә Геннадий Александровичтан дәресләрнең вакытын үзгәртү турында да сорарга туры килде, ә остазыбыз...
-
Барысы да гаиләдән башлана
Люция Сәгыйрова. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 1нче мәктәптә үткәрелгән бәйрәм концертын барыбыз да рәхәтләнеп карадык. Әниләргә, дәү әниләргә багышланган җылы котлаулар, җырлар, биюләр тамашачыларга бик ошады. Сәхнәдә туган телебездә ясаган чыгышлар, милли биюләр бигрәк тә күңелле булды. Чыгыш ясаучылар арасында минем ике кызым да бар иде. Алар мондый чараларны калдырмаска...
-
Беренче урынны алды
Болгар коррекция мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Юлия Киселева Россиянең махсус олимпиадасы кысаларында ТР коррекция мәктәпләре арасында армрестлинг буенча үткәрелгән ярышларның зона этабынада беренче урынны алды. Үзенең 40 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул барлык көндәшләрен артта калдырды. Юлияга медаль һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Хәзер ул бәйгенең республика этабында катнашырга әзерләнә.
-
Тагын бер этап үтте
Укучылар арасында үткәрелгән "Президент бәйгесе" Бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этабы узды. Анда районның сигез мәгариф учреждениесеннән 8, 9 һәм 11 класслар арасында мәктәп этабында җиңеп чыккан командалар катнашты. Программага күпкөрәш (тестлар), иҗади һәм теоретик конкурслар, җиңел атлетика буенча бәйге, эстафета, ә өстәмә төрләрдән бадминтон һәм дартс кертелгән иде. Нәтиҗәдә шәһәр...
-
Иң яхшы дип табылды
Полянка мәктәбенең икенче класс укучысы Евгений Солганов бозда куркынычсызлык темасына багышланган республика балалар рәсеме конкурсында җиңеп чыкты. Аның рәсеме иң яхшы дип табылган һәм жюри тарафыннан югары бәяләнгән. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанда, Россия МЧСының Татарстан Республикасы буенча кече суднолар дәүләт инспекциясе бинасында булган. Укучыга диплом һәм истәлекле бүләк - электрон...
-
Архивка экскурсия
2нче мәктәпнең алтынчы класс укучылары өчен район архивына экскурсия оештырылды. Архив җитәкчесе Рузания Низамова нинди эшләр башкарулары, архивның әһәмияте турында сөйләде. Укучылар архив документларын саклый торган урыннарны карадылар, иске документлар, фоторәсемнәр белән таныштылар. Куйбышев педагогия училищесы тарихы, район газетасының элегрәк чыккан саннары аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Туган ягыбыз тарихы...