20 март 2013 яңалыклары
-
Тырыш хезмәтләре белән макталдылар
Узган ял көннәрендә Куралово үзешчәннәре шәһәр халкы алдында иҗади концерт белән чыгыш ясады.
-
Ямбакты үзешчәннәре сәхнәдә
Роза Вәлиуллина, хезмәт ветераны. Ямбакты авылы Мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы халыкның культуралы ялын оештыруга зур тырышлык куя. Монда хезмәт ветераннары Флера Фәйзетдинова, Әкълимә Саргузина, Фәридә Марапова, Разыя Гатина, Рушания Мөхәммәтшина, Сәхлия Яруллина, Фәүзия Хәмәтшина, сәхнә ветераннары Айдар Сафин, Рамилә Яруллина, Равия Мортазина, Рәфия Галәветдинова, Илсөяр Садыйкова, Сәхлия Фәйзетдинова, шулай...
-
Участок сайлау комиссияләре
Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе сәяси партияләр, сайлау, җәмәгать берләшмәләре тәкъдиме белән һәм "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре" Федераль законның 22, 27 маддәсе нигезендә, тавыш бирү хокукы белән биш елга участок сайлау комиссияләре төзелде.
-
Балыкларны коткаралар
Өчкүл авылы күлләрендә балыкларны кислород җитмәүдән коткару буенча чаралар үткәрелде. "Спас" табигый заказнигы, "Средневолжрыбвод" хезмәткәрләре Өчкүл мәктәбе укучылары ярдәме белән Чиста, Исемсез һәм Атаман күлләрендә бензопычкы һәм бораулар ярдәмендә 70х70 зурлыктагы 15 майна (чокыр) ясаганнар. Алар катмасын өчен камыш һәм салам җәйгәннәр. Бу балыкларның үлүен булдырмаска тиеш. Чара барышында укучылар...
-
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр
"Россия юристлар ассоциациясе" җәмәгать оешмасы чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Ул җомга көнне, 22 мартта була. Безне районда югары квалификацияле белгечләр "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 10нан 16 сәгатькә кадәр кабул итәчәк (Пионер урамы, 44, "Октябрь" кинотеатры бинасы).
-
Газетага хәзер язылсагыз файдалырак
"Татмедиа" ААҖ газета-журналларына вакытыннан алда язылу ахырына якынлаша. Ул мартка кадәр бара һәм әлегә бу газета-журналларга иске бәяләр буенча язылырга була. Ә апрель аеннан бәяләр артырга мөмкин. Шуңа күрә исегезгә төшерәбез, "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына ярты елга язылу почта бүлеге аша әлегә 260 сумга якын тора, ә редакциягә килеп...
-
Уңышлары белән котлыйбыз
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгатенең унөченче ачык республика яшьләр телевизион фестиваленең зона этабында чыгыш ясап, безнең районның яшь артистлары ике- беренче һәм бер икенче урынга лаек булдылар. Таләпчән жюри "Хореография" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең "Булгарочка" бию коллективын (җитәкчеләре Владлена Бурова белән Гөлгенә Зарипова), кече яшьтәгеләр арасында "Вокал-соло" номинациясендә Ксения Колчинаны (җитәкчесе Татьяна...
-
Грантка дәгъва итүчеләр чыгышы
Иртәгә 2нче мәктәпнең актлар залында Россия Федерациясе Президенты грантына дәгъва итүче укытучыларны ачык тыңлаулар була. Быел бу грантка Ким, Бураково, шәһәрнең беренче һәм икенче мәктәпләре, Өчкүл мәктәпләреннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Лукашина, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Румия Заһирова белән Рәмзия Хәбибуллина, башлангыч класс укытучылары Валентина Грызунова, Евгения...
-
Кышны озатып, язны каршыладык
Якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданы гөр килеп торды, халык кышны озату һәм язны каршылау бәйрәменә җыелды.