5 март 2013 яңалыклары
-
Юлларда сак булыгыз
2012 елда район территориясендә ике кеше машина астында калды, берсенең гомере өзелде.
-
Сезнең ярдәмгә өметләнәбез...
Екатерина Локтева. Тормыш иптәшем Виктор Федорович инде икенче ел каты авырый. Хәтәр диагноздан соң, ул дүрт операция кичерде. Әлегә анализлары начар түгел, шуңа күрә табиблар безне аз булса да өметләндерәләр. Хәзер иремә бик кыйммәт торган химиотерапия курсын үтәргә кирәк. Ләкин безнең моның өчен мөмкинлекләр калмады. Шуңа күрә район халкына мөрәҗәгать...
-
Балыкларны саклыйк
Балык запасларын саклау һәм арттыру мәсьәләсен хәл итү күбесенчә безнең үзебездән тора.
-
Армиядә чыныгу алган егет
Кече сержант Тимур Вәлиәхмәтов хәрби янгын командасында хезмәт иткән чорда авыр сынауларны намус белән үтә алган. Аның әти-әнисенә Печора шәһәре янгын часте командирыннан җибәрелгән Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы моңа дәлил булып тора. Шәһәрдәге торак йортларның берсендә чыккан янгынны Тимур подразделениесе МЧС янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк сүндереп өлгерә.
-
Укуда да, спортта да үрнәк күрсәтә
Кадет мәктәбенең тугызынчы класс укучысы Олег Сәләхетдинов хәрби коралны сүтеп җыю буенча ярышларда беренче урын алып, дипломга лаек булды. Бу ярышлар Ватан сакчылары көне алдыннан Казанның милли тикшерү технология университетында үткәрелгән спорт бәйрәме кысаларында үткәрелгән. Мәктәпнең иң яхшы укучыларыннан саналган егетнең бу беренче генә җиңүе түгел.
-
Мөмкинлекләрдән тулы файдаланырга кирәк
Чәчәкле авылы Мәдәният йортының зур тамаша залы ягып җылытылмаса да, авыл җирлеге башлыгының узган ел башкарылган эшләр турындагы отчетын тыңларга һәм борчыган сорауларга тиешле җаваплар ишетергә өметләнеп, байтак халык җыелган иде.
-
Тапкырлыкта ярыштылар
"Аҗаган" уенында "Горячие сердца" командасы җиңү яулады. Чара ел саен Рабига күлендә дүртенче класс укучылары арасында үткәрелә. Бәйге программасына быел хәрби листоклар чыгару, хәрби-патриотик җыр башкару, "туннель" аша үтү, сапер көрәген ыргыту, текстка расшифровка ясау, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм "зыян күрүчене" алып чыгу буенча конкурслар кертелде. Икенче һәм өченче...
-
Призерлар арасында
Ямбакты мәктәбенең унынчы класс укучысы Рифат Галәветдинов татар мәктәпләрендә рус әдәбиятын укыту буенча үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призерлары исемлегенә керде. Укучының уңышында аңа хәзерләнергә ярдәм иткән укытучысы Наилә Карипованың өлеше зур. Ә барлыгы агымдагы уку елында бу олимпиадада безнең мәктәпләрдән дүрт укучы призер булган, узган ел исә мондый нәтиҗәләргә...
-
Коррупцияга каршы ничек көрәшергә
Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм муниципаль финанслау мәсьәләләре буенча координация советының бердәм утырышында мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Коррупциягә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе Евгений Купоросов комиссия эше буенча отчет бирде. Ул коррупциянең тискәре күренешләрен булдырмый калу өчен кабул ителгән чаралар белән таныштырып үтте. Коррупциягә каршы комплекслы программаны...
-
Совет сессиясе дә, алдынгылар слеты да
Бу атна район Советы утырышы белән тәмамланачак. Ул шимбә көнне, 2 мартта була. Депутатлар узган елга йомгак ясап, киләсе чорга бурычлар билгели. Сессия үзенең эшен сәгать 10да район Мәдәният йортында башлап җибәрә. Ә дүшәмбе көнне, 4 мартта, традицион алдынгылар слеты булачак. Анда район хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куйган алдынгы хезмәтчәннәр...
-
Сафта йөрү һәм җыр конкурсы
Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы традицион сафларда йөрү һәм җыр смотры белән төгәлләнде.
-
Эшмәкәрләр үткән елга йомгак ясады
Район эшмәкәрләре узган елга йомгак ясап, киләчәк үсеш перспективаларын билгеләделәр.
-
Осталыгы югары бәяләнде
Кичә "Ел укытучысы-2013" район конкурсының финалы булды. Конкурста Ким урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Александровна Лукашина (рәсемдә) җиңеп чыкты. Үз эшен яратып башкарган бу укытучыга профессиональ осталыгы, тирән белеме, туплаган тәҗрибәсе җиңү яуларга ярдәм итте.