22 февраль 2013 яңалыклары
-
Олы йөрәкле укытучы, зирәк тәрбияче
Клара Сәлимова, педагогия хезмәте ветераны. Кышның соңгы ае - февраль, бик миһербанлы булды быел. Әнә бүген дә иртәдән талгын гына ябалак-ябалак кар ява. Кышның матурлыгына сокланып, Мөнирә Билалетдин кызы мәктәпкә таба атлый. Аның 35 еллык хезмәт юлы шушы мәктәп белән бәйләнгән. 1958 елның кышында, Ямбакты авылының мәртәбәле, уңган Билалетдин абый...
-
Кыю сугышчы булган
Иске Рәҗәп авылыннан Сафа һәм Гөлсем Сафиннарның Бөек Ватан сугышы елларында фронтка берьюлы өрлектәй алты улларын озатуны сирәк очрый торган хәл, дип әйтергә була. Ибраһим, Шәйдулла, Габбаз, Әхтәм төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алсалар да, туган якларына кайту бәхетенә ирешә. Ә менә Хәсән белән Габдуллаҗан хәбәрсез югалган.
-
Килешүне иминләштерү өчен
Сату-алу килешүен иминләштерү өчен, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек сатып алучы гражданнарга Хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРП) өземтә соратып алырга киңәш бирә. Беренче чиратта, ЕГРПдан өземтә сатыла торган милекнең - фатирның, дачаның, җир участогының залогта булу-булмавын, аңа арест салынмаганмы икәнен ачыкларга ярдәм итә. Моннан тыш, өземтәдә милеккә башка...
-
Дәүләт программасы буенча
Узган елда пенсияләрне дәүләт белән бергә финанслау программасына 150 кеше гариза бирде. Барлыгы бу программада районның 547 кешесе катнаша. Узган елда алар үзләренең пенсия счетларына 1610 мең сум акча керттеләр, бу 2011 елгы взнослардан 570 мең сумга артык. Узган елның 1 июленнән, Федераль закон нигезендә, пенсионерлар үзләре җыйган акчаны ала...
-
Тарихка кызыксыну уятып
Район методик берләшмәсендә үткән тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары семинарында Россия тарихы һәм Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирас елына нәтиҗәләр ясалды. Семинар Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы базасында үткәрелде. Белем бирү учреждениеләре тыюлык белән күп еллардан бирле хезмәттәшлек итә. Әлеге хезмәттәшлек нәтиҗәләре турында тыюлык директоры урынбасары Андрей Фәсхетдинов, мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита...
-
“Сафта матур –яуда көчле!”
Ватан сакчылары көне алдыннан район Мәдәният йортында әнә шундый исемле концерт булды.
-
Армия – чын тормыш мәктәбе
Армиядә хезмәт итү һәм ир-егетнең тормышында онытылмас эз калдырып, аның киләчәк тормышында да зур роль уйный. Ә армия хезмәтендә табылган дуслар мәңге онытылмый.
-
Бинаны яңарттылар
Янгынга каршы федераль хезмәтнең Спас бүлеге бинасы яңартылганнан соң, танымаслык булып үзгәрде. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акча хисабына бинаның түбәсе яңадан ябылган, ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылган. Фасадны керамогранит белән тышлаганнар. Ремонт эшләрен Казан төзелеш оешмаларының берсе башкарган.
-
Осталарның чыгышы югары бәяләнде
Узган сишәмбедә балалар сәнгать мәктәбендә икенче республика "Аккордеон феериясе" фестивалендә катнашучылар чыгыш ясады. Әлеге проектның җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Антон Попов үз төркеме белән безнең тамашачылар алдында беренче генә чыгыш ясамый. Төркемгә шулай ук аның аккордеон классы буенча студентлары Евгений Сакмаров, Максим Дыренков, Денис Полевщиков һәм баян классы...
-
Иң көчлеләр һәм җитезләр
Мәгариф хезмәткәрләре район спартакиадасы кысаларында "Чайка" балалар йорты коллективында сәламәтлек көне оештырылды. Күпчелеге саф һавада үткәрелгән конкурсларда барысы да теләп катнаштылар. Чаңгы узышында Наталья Избранова җиңеп чыкты, ә спорт эстафетасында Елена Мурзак, Ирина Сорокина, Татьяна Яхина, Людмила Гущина, Любовь Шишканова һәм Мария Кудосова үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Ярышта җиңүчеләргә кызыксындыру...
-
Сәламәтлек турында кайгыртып
Никольск авылы китапханәсе каршындагы "40 яшь һәм өлкәнрәк" клубының чираттагы дәресе "Сәламәт буласың килсә - бул" темасына багышланды. Бу дәрестә катнашучыларга иммунитетны ныгытуга кагылган күп файдалы киңәшләр бирелде. Аерым алганда, сүз төрле кайнатмаларның файдасы, балның, дару үләннәренең сихәте турында барды. Китапханәчеләр бу темага багышланган китаплар белән таныштырдылар. Фикер алышуда клубка...
-
Конкурслар, смотрлар, очрашулар...
Хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгы кысаларында район мәктәпләрендә төрле чаралар үткәрелде.
-
Күкләр – аяз, дөнья тыныч булсын!
Ватан сакчылары көне алдыннан якташларын район башлыгы Камил Нугаев котлады.
-
Сталинград сугышында катнашкан
Ямбакты авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград янындагы каты сугышларда катнашкан Рәүф Насыйбуллин янында күптән түгел район башлыгы Камил Нугаев булып китте. Ул ветеранны Сталинград бәрелешенең 70 еллыгы белән чын күңелдән котлап, бүләк тапшырды. Әңгәмә вакытында күп хатирәләр яңартылды...