24 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Сайлау участоклары төзелде
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукы гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында» Федераль законның 19нчы маддәсе, "Сәяси партияләр турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" Федераль законның 7нче өлеше 4нче маддәсе һәм " Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокукы гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында" Федераль законга нигезләнеп, Татарстан Республикасы Спас районы...
-
Чаңгычылар уңышы
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре 30 меңгә кадәр халык яшәгән авыл районнарының республика спартакиадасында җиңеп чыктылар. Ярышлар Зәйдә үтте. Гомуми зачетта чаңгычылар барлык көндәшләрен артта калдырдылар, ә шәхси зачетта ирекле алым белән 15 километрлы дистанциядә безнең спортчылар арасында Игорь Бондарев иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, өченче урынны алды. Көмеш...
-
Терлек урлау очраклары артты
Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, район территориясендә кешеләрнең ишек алдыннан һәм авыл территориясендә йөргән терлекләрне урлау очраклары күбәйгән. Практика күрсәткәнчә, мондый җинаятьләрнең күпчелеге хуҗаларның ваемсызлыгы, терлекләрне көн буе караусыз калдыру, җәй көне көтүгә кумау аркасында килеп чыга. Сак булыгыз, абзарларны, терлек тоткан урыннарны төнгә бикләргә кирәк. Полиция хезмәткәрләре дежур частька,...
-
Борынгы Болгар турында
Казан шәһәренең Маковский нәшрият йорты "Легенды древнего Болгара" дигән брошюра чыгарды. Бу өстәлгән һәм яңадан эшләнгән икенче басма, ул төсле унике иллюстрация белән бизәлгән. Брошюраны төзүче һәм рәссамнар - Елена белән Наталья Максимовалар. Китапка Идел Болгарының егермедән артык риваяте кертелгән һәм ул барлык укучылар өчен файдалы булырга тиеш. Туган як...
-
Тәмәкегә каршы көрәш
Кадет мәктәп-интернатының барлык классларында тәмәке тартуны профилактикалау буенча чаралар үткәрелде. Рейдлар, тәрбияви әңгәмәләр, махсус картотека тутыру, тәмәкенең кеше организмына зарарлы йогынтысы турында видеофильм күрсәтү белән үрелеп барган лекция - боларның барысы да тәмәке тартуга каршы көрәш программасын тормышка ашыруның нигезе булды. Укучылар шулай ук "Синең тәмәке тартуга мөнәсәбәтең" дигән темага...
-
“Туристория” иң яхшы дип табылган
2нче мәктәп базасында инде алтынчы ел эшләп килүче "Туристория" бизнес-компаниясе Латвиядә бу елның март аенда үтәчәк мәктәп бизнес-компанияләре халыкара бәйгедә Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак. Укучылар Светлана Молодова, Анастасия Егорова, Артем Черкасов, Иван Ерамасов, Евдоким Савельев, Илья Мулинов, Владислав Обухов һәм аларның җитәкчесе Ольга Выжленкова декабрьдә үткән республика слетында җиңү яулаганнан...
-
Алтын медаль яулады
Тренер Владимир Борюшкинның шәкерте, икенче мәктәпнең унынчы класс укучысы Никита Борюшкин республика җыелма командасы составында Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә 18 яшькә кадәрле егетләр арасында Идел буе федераль округының дзюдо беренчелегенә үткәрелгән барлык ярышларында җиңеп чыкты һәм команда беренчелегендә алтын медаль алырга ярдәм итте.