22 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Без капчыкта ятмый...
Узган атнада районда ике урлашу очрагы теркәлгән. Өчкүл авылында билгесез кешеләр төн уртасында форточка аша Мәдәният йортына үтеп кергәннәр. Урлаган әйберләрен - микшер пультын, акустик системаны һәм музыка җиһазларына комплектлаштыру өлешләрен алар форточка аша чыгарганнар. Тик бу гына аларга аз тоелган, күрәсең. Саклык банкының Алексеевск бүлеге өстәмә офисы ишеген ватып,...
-
Карт агачлар комачауласа
Лилия Владимирова. «Безнең йорт алдында биек өч карт юкә агачы үсеп утыра. Аларның ябалдашлары, бигрәк тә җәй көне, кояшны тулысынча каплап торганлыктан, өйдә көндез дә караңгы. Өй алды бакчасына да берни утыртып булмый. Барыннан да бигрәк җил-давыл чыгып, карт агач ботаклары электр чыбыкларын өзәр, өй түбәсенә авып зыян китерер, дип...
-
Курчаклар дөньясында
Тормыш мәшәкатьләрен, көнкүреш проблемаларын хәл итү, дуслар, хезмәттәшләр белән аралашу белән бергә, җирлекара китапханә директоры Марина Бедова үзенең яраткан шөгыле - курчаклар ясау өчен дә вакыт таба.
-
Сыра сату – закон кысаларында
Агымдагы ел башыннан полиция һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре "Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве, алкоголь продукциясе куллануны (эчүне) чикләү турында" федераль закондагы үзгәрешләрне үтәүне тикшерү буенча кайбер оператив-профилактик чаралар үткәрде. Тикшерүләрдән ниләр ачыкланды?
-
Участок сайлау комиссияләре
Участок сайлау комиссиясе номеры һәм хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән участок сайлау комиссияләре саны 2543нче Болгар участок сайлау комиссиясе (УСК) 6 2544нче Болгар УСК 6 2545 нче Болгар УСК 6 2546нчы Болгар УСК 6 2547нче Болгар УСК 6 2548нче Болгар УСК 6 2549нчы Болгар УСК 6 2550нче Болгар УСК 6...
-
Хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән участок сайлау комиссияләре әгъзалыгына кандидатуралар (участок комиссияләре составы резервына) буенча тәкъдимнәр кабул итү турында хәбәр
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукларының төп гарантияләре турында" Федераль законның 27нче маддәсенең 4 һәм 5 пунктларына нигезләнеп, Спас районы территориаль сайлау комиссиясе биш еллык срокка 2543нче номердан 2584нче номерга кадәр хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән участок сайлау комиссияләре әгъзаларына кандидатураларны билгеләү (участок комиссияләре составлары резервына) буенча...
-
Сак булыгыз: ялган акчалар!
Автозаправка хезмәткәрләре көнлек керемне тапшырганда акчалар арасында 1000 сумлык ялган купюра килеп чыккан. Хәзерге вакытта бензин өчен ялган акча түләүченең шәхесе ачыклана. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, соңгы ай ярым эчендә бу инде икенче очрак: "Ак Барс" Банк" ААҖнең өстәмә офисында шәһәрдә яшәүче берәү 500 сумлык ялган акча түләгән....
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Владимирова Вера Юрьевна, Болгар санаторий мәктәп-интернат бухгалтеры - мәгариф системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен; Елизарова Надежда Ивановна, "Булгар" ВЗП" җәмгыяте баш бухгалтеры, Соколиков Андрей Владимирович, " КФХ башлыгы Мөхәммәтов Фәргат Вагыйзович" ИП баш бухалтеры - агросәнәгать комплексында озак еллык намуслы хезмәте өчен;...
-
Сәламәтлек һәм бәхет теләделәр
Шәһәрдә яшәүче Анна Васильева бу көннәрдә генә үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы Камил Нугаев, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре котлады, авыр тормыш сынауларына бирешмичә гомер буе намуслы хезмәт итүе өчен рәхмәт белдерделәр. Анна Ивановнага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән Рәхмәт хаты,...
-
Укытучылар нәтиҗә ясый
Узган пәнҗешәмбе көнне Иске Рәҗәп урта мәктәбе базасында район мәгариф учреждение җитәкчеләре киңәшмәсе булды. Ул мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август республика киңәшмәсенең "Мәктәп- дәресләрдән соң" рекомендацияләрен тормышка ашыруда ирешкән нәтиҗәләргә багышланды. Семинар программасына мини-ферма эше, күргәзмәләр эше белән танышу, Иске Рәҗәп, Кузнечиха, икенче шәһәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары, "Регата" балалар...
-
Туган як табигатенең байлыгы турында
Район мәктәп-ләрендә узган атнада "Чисталык дәресе" үткәрелде. Экология культурасы һәм табигатьне саклау елы уңаеннан игълан ителгән акциядә безнең укучылар актив катнашалар. Акция кысаларында безнең район территориясендә уникаль табигый ландшафтны, су-сазлыкларны, үзенчәлекле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау максатында, ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 2001 елда оештырылган, региональ әһәмияткә ия булган комплекслы...
-
Уртак тырышлык белән
"Спас ХПП" ярдәмче хуҗалыгында бүгенге көндә 60 баш савым сыер һәм 90 баштан артык мөгезле яшь терлек бар.