26 декабрь 2012 яңалыклары
-
Балаларны шатландырдылар
Яңа ел бәйрәме алдыннан "Чайка" приютында тәрбияләнүче балалар шактый бүләк алдылар. Аларда күптән түгел генә ТР Конституция суды коллективы, район башлыгы Камил Нугаев кунак булды. Кунаклар игътибарына музыкаль әсәрдән өзек тәкъдим ителде, балалар шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар. Ә чара ахырында Конституция суды коллективы өстәл уеннары, китаплар, уенчыклар һәм...
-
Нәтиҗә ясалды
Ирекле дружина хәрәкәтендә катнашучыларның (добровольческое) елга йомгак ясавы зур бәйрәмгә әверелде. Бу хәрәкәт районда торган саен киң колач җәя, ә Балалар иҗат йорты аңа юнәлеш биреп тора. Бәйрәмдә 50дән артык кеше катнашты. Аларның эшчәнлеге социаль тармакка юнәлдерелгән: алар сугыш һәм хезмәт ветераннарына, тол хатыннарга, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм...
-
Иң яхшы театр – санаторий мәктәбендә
Мәктәп сәламәтлек театрларының "Безнең Олимпия сәламе" дигән IX республика конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Конкурс "Татарстан Республикасы укучыларына белем бирү һәм сәламәтлеген саклау" программасын тормышка ашыру кысаларында, укучыларны физкультура һәм спорт чаралары ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү һәм Олимпия хәрәкәте тарихын өйрәнү максатында үткәрелә. Конкурста ун мәктәп коллективы катнашты. Беренче...
-
Һәр тармакта сакчыллык булырга тиеш
Хәбәр ителгәнчә, район Советы утырышында 2013 ел һәм пландагы 2014-2015 елларга район бюджеты кабул ителде. Бу турыда депутатлар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады.
-
Спартакиадага хәзерләнәләр
Татарстан укучыларының тугызынчы спартакиада старты алдыннан районның яшь баскетболчылары тренерлары Юрий Кузнецов җитәкчелегендә Алексеевскида үткәрелгән "Дуслык кубогы" традицион республика турнирында икенче урынны алдылар. Баштагы этапта алар арчалыларга (42:21 исәбе) оттылар, ләкин хуҗаларга нибары ике очко (41:43) оттырдылар. Аннары ярымфиналда кукмаралыларны җиңделәр, әмма хәлиткеч уенда Алексеевски спортчыларына оттырдылар. Ринат Сәгыйров, Данила...
-
Халкыбыз йоласы
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Өчкүл мәктәбе укучылары өчен "Нардуган" дигән күңел ачу бәйрәме үткәрделәр. Чараны оештыручылар укучыларны татар халкының борынгы бәйрәме белән таныштыруны максат итеп куйдылар. Төрле йолалар һәм уеннар аша музей-тыюлык хезмәткәрләре Люция Абдрахманова һәм Ринат Ваһапов милли традицияләрнең байлыгын һәм матурлыгын ачып бирергә тырыштылар.
-
Берәү дә читтә калмас
Россия Эчке эшләр бүлегенең Спас район бүлеге белән социаль яклау бүлеге һәм Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хәзерге вакытта "Полиция Кыш бабае"дигән исем астында чара үткәрәләр. Ул балигъ булмаганнарның законлы хокукларын яклау, яшүсмерләр сукбайлыгын, көнкүреш җинаятьләрен профилактикалау, балаларга социаль куркыныч янаган имин булмаган гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, халыкта хокук...
-
Керемнәр һәм чыгымнар билгеләнде
Шәһәр Советы сессиясендә киләсе елга муниципаль берәмлек бюджеты кабул ителде. Бюджетның керем һәм чыгым өлеше 27208,76 мең сум күләмендә каралган. Керемнәрнең өчтән бер өлешеннән аз гына артыгы үзкеремнәр исәбенә каплана, калган акчаларны субвенцияләр һәм дотацияләр рәвешендә республика бюджеты бирә. Урамнар яктырту эшен яхшырту, су белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләренә...
-
Совет утырышы чакырыла
Агымдагы елның 28 декабрендә Спас муниципаль район Советының чираттан тыш икенче чакырылыш утырышы үткәрелә. Депутатлар 2012 елгы район бюджетына кертелгән үзгәрешләрне тикшерәчәк, агымдагы башка мәсьәләләр буенча да фикер алышачак. Утырыш район башкарма комитетының утырышлар залында сәгать 12дә башлана.
-
Уңышлар юлдаш булсын
Узган атна ахырында район Мәдәният йортында "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы чыга башлауга 95 ел тулу уңаеннан зур тантана булды.