6 декабрь 2012 яңалыклары
-
Кырык ел гомерен мәктәпкә багышлаган...
Шушы көннәрдә Кураловода яшәүче Екатерина Ивановна Поймаловага 80 яшь тула. Гомер бәйрәмен ул иң кадерле кешеләре - балалары, оныклары һәм билгеле инде, элеккеге хезмәттәшләре белән үткәрәчәк.
-
КВН дәвам итә...
Узган сишәмбедә шәһәребез тулы булмаган һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасында шаяннар һәм тапкырлар XIX республика конкурсының зона турында катнашучы яшьләрне кабул итте. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә өч команда: "Типтоп" (Чистай шәһәре колледжы), "88 квартал" (88нче лицей, Аксубай) һәм безнең тармак технологияләренең "Смайлы" командалары чыгыш ясады. Чыгышлар "Универсиада-2013"кә...
-
Алар белән горурлана алабыз
Ата-аналар исеменә хәрби частьләрдән килгән хатлар безнең егетләрнең йөзгә кызыллык китермичә хезмәт итүләрен күрсәтә.
-
Беренче уңышлар
Каратэ-кекусинкай буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәшит Зыятдинов шәкертләре Казанда үткән шактый авыр сынаулардан соң ак билбауга ия булдылар. Тармак технологияләре техникумыннан Артем Тегулев һәм Дмитрий Грачев, шулай ук беренче мәктәптән Антон Курников һәм Сергей Якличев көрәшнең бу төре белән әле күптән түгел генә шөгыльләнә башласалар да, шактый югары уңышларга...
-
Казанга сәяхәт
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре Казанда үткәрелгән самбо буенча Дөнья кубогы бәйгеләрен карадылар. Универсиада алдыннан төзелгән заманча Көрәш сараенда бөтен дөньяның иң яхшы көрәшчеләре җыелды. Тренерлары Владимир Борюшкин белән бергә бу ярышларны караган яшь спортчыларның сүзләре буенча, алар югары дәрәҗәдәге көрәшләрне карап зур тәэсир алганнар, шулай ук үзләре өчен тәҗрибә туплаганнар.
-
Чиркәү төзелә
Кураловода күптән түгел яңа чиркәү нигезен салдылар. Авыл җирлеге инициативасы буенча башланган төзелеш Болгарның Изге Авраам чиркәве тарафыннан хупланган. Оештыручыларга бу изге эштә Республика Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев зур ярдәм күрсәткән. Яз җиткәч, төзелеш эшләре дәвам итәчәк.
-
“Балаларга – автокресло!”
3 ноябрьдә башланып, 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк "Балаларга - автокресло!" ("Автокресло - детям!") Бөтенроссия социаль акциясе барышында безнең юлларда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 40ка якын машина йөртүче административ җәзага тартылды. Акциядә яшь хәрәкәт инспекторлары, мәктәп укучылары да актив катнаша. Алар машина йөртүчеләргә буклетлар тараталар, юл кагыйдәләрен үтәргә, балаларны беркетү...
-
Дума мөһим эшләргә тотына
Балалар думасының чираттагы утырышында укучылар хәзерләгән "Айболит" һәм "Яхшы эшләр елъязмасы" проектлары каралды. Алар медицина кадрларын хәзерләү буенча профориентация эшен активлаштыру һәм шәһәребезне төзекләндерүгә кагыла. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин һәм тиешле оешма, учреждение вәкилләре катнашты. Дума район һәм шәһәр җитәкечелеге ярдәменә...
-
“Новая жизнь” укучыларына –бүләкләр
Газетаны даими укучыбыз, педагогия хезмәте ветераны Галина Елифановага газетага ярты елга түләүсез язылу призы эләкте. Призлар газетага турыдан-туры редакциядә язылып, үзләре килеп алучылар арасында уйнатылды. Шәһәрдән тагын дүрт кеше бүләкләргә ия булды. Бу бүләкләр - укучыларыбызга "Новая жизнь" газетасы белән бергә булулары өчен рәхмәт билгесе. Рәсемдә: призга ия булучы Нина...
-
Уңай нәтиҗә бирде
Хезмәт базарындагы хәлләрне көйләү, эшсезлекне киметү, шулай ук "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге" РФ Законын гамәлгә ашыру максатында, район башлыгы эш бирүченең вакантлы вазифалар һәм буш эш урыннары буенча мәгълүмат бирү тәртибе турында карар кабул итте.
-
Яңа йортлар төзелә...
Шәһәребезнең Гордеев һәм Пионер урамнары кисешкән урында тугызар фатирлы ике йорт төзелә башлады.