15 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Иң яхшы командалар катнашты
Татарстанның "Сәламәтлек" IX авыл спартакиадасы республика турнирының призеры булу өчен безнең район кызлар командасына аз гына очко җитмәде. Алексеевскида үткән бу ярышларда республиканың иң яхшы ун авыл командасы катнашты. Безнең спортчылар "Б" башлангыч төркемгә эләктеләр, Яшел Үзән һәм Лаеш командаларын җиңеп, Алексеевск командасына оттырдылар һәм киләсе этапка чыктылар. Хәлиткеч уеннарда...
-
Егетләр сынатмады
Саратовта армия кул көрәше буенча үткәрелгән беренче халыкара турнирда тренер Ренат Шәрипов шәкертләре уңышлы чыгыш ясады. Безнең спортчылар арасында Игорь Емельяновский аерылып торды, нәтиҗәдә ул 16-17 яшьлек егетләр арасында 75 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә дүртенче урынны алды. Шул ук төркемдә 85 килограммнан артык иң авыр үлчәүдә Павел Сергеев бишенче урынны...
-
Китап әзер дияргә була
Белгәнегезчә, узган ел Спас районы энциклопедиясен чыгару буенча эш башланган иде. Рәсми рәвештә расланган һәм район халкы тарафыннан хупланган әлеге проект бүген ни хәлдә? Бу хакта сөйләвен үтенеп, хәбәрчебез проект җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат ГАЛИМОВКА мөрәҗәгать итте.
-
Судагы фаҗига
Бугровкада яшәүче берәү балык тотарга баргач, Идел култыгында батып үлгән. Икенче балыкчы могҗиза белән генә ярга йөзеп чыга алган. Алар ярдан биш метрда гына резина көймәдә балык тотканнар, боз көймәне ерткан һәм ул санаулы мизгелләр эчендә су астына китә. Югыйсә, ул урында суның тирәнлеге өч кенә метр, көймә шулкадәр тиз...
-
Казанда булып кайттылар
Балалар иҗат йорты каршындагы "Маячок" берләшмәсеннән 15 бала күптән түгел республикабыз башкаласы Казанда булып кайттылар. Бу мөминлек аларга "НАЗ" ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан бирелгән. Балалар яшь тамашачылар театрында "Сихри ярминкә" спектаклен караганнар, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Казанның башка истәлекле урыннарында булганнар. Бу сәяхәттә аларны өстәмә белем...
-
Профилактика максатында
Район ветеринария хезмәте хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләргә түләмәгә (сибирская язва) каршы вакцинация ясау эшен төгәлләп киләләр. Хәзерге вакытта вакцинация районның барлык хуҗалыкларында ясалып беткән, "Болгар Арыш" хуҗалыгында да төгәлләнү алдында тора. Бу эшне участок ветеринария табибы Гомәр Галимов аеруча оешкан төстә үткәргән. Шул ук вакытта ветеринария хезмәткәрләре терлекләрне бруцеллездан...
-
“Исеңә төшер, ветеран”
Хәзерге вакытта район мәктәпләрендә шундый исем астындагы акция бара. Аны Балалар иҗат йорты, район ветераннар советы оештырды, ә үткәрүен район балалар думасы башкара. Укучылар ветераннарга кунакка килеп, махсус анкеталар тутыралар һәм Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрен сөйләүләрен үтенәләр. Бу материаллар махсус китап чыгарганда файдаланылачак.
-
Район Советы утырышы чакырыла
Дүшәмбе, 19 ноябрь көнне, Спас муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Депутатларга район тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә, хокук бозуларны профилактикалау программасын кабул итәргә кирәк. Утырыш 14 сәгатьтә башкарма комитетның утырышлар залында була.
-
Кышка – тулы хәзерлек белән
"Сувар Б" коллективы кышка ныклап хәзерләнде.