7 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Юбилейга зур эшләр башкарылды...
Безнең шәһәрдә "Болгарнефтепродукт" җәмгыяте филиалының 20нче автозаправка станциясе ачылуына күптән түгел кырык ел тулды. Быел заправкага бик әйбәт заманча реконструкция үткәрелде һәм хәзер ул кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора.
-
Балалар китап укырга тиеш...
Агымдагы ел башында Россия Президенты Владимир Путин һәр укучы мәҗбүри рәвештә укып чыгарга тиешле 100 китаптан торган исемлек төзергә тәкъдим итте. Аңа нинди китаплар кертелгән һәм бу фикерне кем ничек кабул итә икән?
-
Күңелле вакыйга
Үткән шимбә көнне Өчкүл авылында күптән көткән күңелле вакыйга булды. Монда яңа модульле фельдшер- акушерлык пункты ачылды.
-
Беренче боз соңгысы булмасын
Суларда беренче боз каткач, күпләр әле ныгып бетмәгән боз өстенә чыгарга яраталар: кемдер шулай итеп юлны кыскарта, кемдер тимераякта шуа, хоккей уйный яки балык тотарга дип керә. Ләкин беренче юка боз тудырган куркыныч турында онытмаска кирәк.
-
Әйбәт чыгыш ясадылар
Чистай шәһәрендә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасында республика спартакиадасының зона турнирында безнең район командасы икенче урынны алды. Район хакимияте структурасы, Болгар, Ким, Кузнечиха, Бураково, Иж-Борискино һәм Никольск җирлекләре вәкилләреннән төзелгән һәм 22 кешедән торган команда спортның сигез төре буенча көч сынашты. Кече ракетка ярышында Александр Ермилин, Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм Анастасия...
-
Шәһәребез турында
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, балалар китапханәсе хезмәткәрләре шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары өчен "Бердәм туганлык - иң яхшы байлык" сәгате оештырды. Әлбәттә инде, сүз күбесенчә әлеге бәйрәм, шәһәрдә яшәп, үзләренең тырыш хезмәтләре белән туган ягыбыз данын үстерүче төрле милләт вәкилләре турында барды. Шәһәребездәге истәлекле урыннарның берсе булган Рабига...
-
Болгарны карадылар
Үткән җомгада Болгарда Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский булып китте. Ул Татарстан Республикасына ике көнлек эш визиты белән килгән һәм шул вакыт эчендә Болгарны да килеп күрде. ТР Дәүләт Киңәшчесе , "Яңарыш" фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарның истәлекле объектлары белән таныштырды. Югары кунакны шулай ук ТР Мәдәният...
-
Безгә “Кар десанты” килде
Узган атнада безнең районга Казандагы 139нчы гимназиянең Ирина Ионенкова җитәкчелек иткән "Кар десанты" эзләнү отряды килде.
-
“Без – бер гаилә”
Үткән атна ахырында борынгы Болгар җирендә яшәүче халыкларның традицион дуслык һәм иҗат фестивале булды.