1 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы КАРАРЫ
22 октябрь 2012 ел №25-5 «Спас муниципаль район Советының 03.11.2005 елгы «Аерым эшчәнлекләр өчен мәҗбүри керемгә бердәм салым рәвешендә салым түләтү системасын гамәлгә кертү турында» №2-5 карарына (24.11.2006 елгы №13-6, 25.09.2007 елгы №20-5, 01.10.2008 елгы №33-1, 16.12.2008 елгы №36-4 өстәмәләр һәм үзгәрешләрне исәпкә алып) үзгәрешләр кертү турында» 25.06.2012 елгы РФ...
-
Югары савым алалар
Рузалия Минһаҗева крестьян (фермер) хуҗалыгында берничә елдан бирле сыерлар караучы Рәшит Гатин үзенең тырышлыгы белән хөрмәт казанган терлекче. Яздан алып көзгә кадәр ул терлекләр көтә, ә кыш көне ат җигеп терлек азыгы өләшә, тирес чыгара. Рәшит Самат улы терлекчелек биналарын кышкы чорга хәзерләүдә дә шактый эшләр башкара. Кыскасы, ул үзенә...
-
Тарихка экскурсия
Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 2нче мәктәпнең 9нчы класс укучылары өчен "Россияне азат иткән Ватан уллары" дип исемләнгән әдәби-тарихи әңгәмә оештырдылар. Чара Изге Авраам чиркәве вәкилләре белән бергә үткәрелде. Укучылар өчен Халыклар бердәмлеге көненең нигә 4 ноябрьдә үткәрелүе турында әңгәмә хәзерләнде. Фетнәләр чоры, Минин һәм Пожарский җитәкчелегендә халык гаскәрләре...
-
“Без – бер гаилә”
Иртәгә район Мәдәният йортында әнә шундый фестиваль була. Күркәм традициягә кергән бу чара Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан үткәрелә. Программага районда яшәүче халыкларның иҗаты белән танышырга мөмкинлек биргән концерт номерлары кертелгән.
-
Туксан яшен билгеләп үтте
Шушы көннәрдә шәһәребездә яшәүче Анна Синицина үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны истәлекле вакыйга белән котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, район ветеран оешмалары советы рәисе Юрий Зуйков, социаль хезмәт вәкилләре килде. Авыр тормыш юлы үткән юбиляр хөрмәтенә җылы котлаулар һәм алар буыны кешеләренә туры килгән сынауларны намус...
-
ЮНЕСКО экспертлары борынгы Болгарда
Бүген Болгар музей-заповеднигына рәсми визит белән мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара үзәк экспертлары (ИККРОМ) һәм Үзәк Македония делегациясе килде. Кунакларны ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев, социаль мәсьәләләр буенча Республика Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв озатып йөрделәр. Халыкара экспертлар, ИККРОМ гендиректоры Стефано...
-
Бердәмлектә көч
Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Алар арасында Россия Халыклары бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне аеруча истәлекле. Район халкы бу бәйрәмнәрне нинди хисләр белән каршылый? Безнең хәбәрчебез алардан шул хакта сорашты.
-
Без һәрвакыт бергә булдык
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә - Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнәр алдыннан район халкын Спас муниципаль район башлыгы Камил Нугаев котлады.