16 октябрь 2012 яңалыклары
-
Патша эскадрасы
Элек-электән Болгарга һәм тарихи урыннарга дәүләт башлыклары шактый килгән. Бу яктан бер генә район үзәге дә мондый игътибарга лаек булмагандыр. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинның Болгарга визиты да күп гасырлык бу традицияне дәвам итү кебек булды. Элек бу якларда төрле сәбәпләр белән Борынгы Русь кенәзләре дә, Алтын Урда ханнары...
-
Машиналар үтә алмый, җәяүлеләргә дә юл юк…
Шәһәрдәге Вертынская урамының бер өлешендә автотранспорт белән идарә итүчеләр һәм җәяүлеләр үтә алмаслык бу урын халыкка зур кыенлыклар тудыра. Лихачев һәм Дзержинский урамнары кисешкән чатта урнашкан ул. "Газсантехсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять яңа суүткәргеч торбалар салу өчен җир казу эшләре башлагач, биредәге ара бөтенләй тарайды, хәтта узгынчы машиналар бер-берсенә юл бирә...
-
Без башка фикердә
Голущенко, Игонина, Байкина һәм башкалар (барлыгы 39 имза). Күптән түгел район газетасында "Сова" кибете янында яшәгән Лихачев урамы кешеләренең хаты басылып чыккан иде. Алар хатта төнлә эшләгән кибетнең шул тирәдә яшәүчеләр өчен зур уңайсызлыклар китереп чыгаруын, аерым алганда, төне буе кибеттән яшьләрнең өзелмәве, машиналарыннан ишетелгән көчле музыка тавышыннан төнлә ял...
-
Кибеткә ремонт кирәк
Полянка авылы халкы. Авыл җирендә кибет - гади сату ноктасы гына түгел ул. Монда көн саен авыл халкы килә, алар яңалыклар белән уртаклашалар, икенче төрле әйткәндә, ул чын аралашу үзәгенә әверелә. Ләкин безнең кибет бинасы искерде, бик ямьсезләнде. Ни кызганыч, Спас оптторгына караган 2нче номерлы кибетебез әнә шулай акрынлап җимерелү...
-
Үз эшен яратып башкара
Нина Портягина, Раиса Козлова һәм башкалар. Красная Слобода Мәдәният йорты директоры Татьяна Мөнип кызы Панчугина турында чын мәгънәдә үз эшенең остасы дип әйтергә мөмкин. Беренче чиратта, аның яхшы оештыручы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Татьяна Мөнип кызы теге яки бу чараны үткәрү өчен кешеләрне мавыктыра, оештыра белә, үзе дә бу эштә...
-
Каратэ осталары чыгыш ясады
Беренче урта мәктәптә Татарстанның иң яхшы каратэ осталарының күрсәтмә чыгышлары булды. Бу очрашуда республиканың сугышчан спорт төрләре ассоциациясе Президенты Виктор Кустовский катнашты. Каратэ алымнарын аның иң яхшы шәкертләре Рәшит Гулиев, Алмаз Нәбиев һәм Николай Киселёв күрсәтте. Яшь булуларына карамастан, Россия чемпионы, Казанда яшәүче Илнур Кәримовның балалары - биш яшьлек Амил...
-
Безнең көрәшчеләр – иң яхшылары!
Узган атнада үткәрелгән республика ярышларында Владимир Борюшкинның өч шәкерте җиңеп чыкты. Икенче һәм Ким урта мәктәбе укучылары Никита Борюшкин белән Анастасия Дербенёва самбо көрәшендә иң авыр үлчәүдә көндәшләрен артта калдырдылар. Алар кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Бу ярышларда җиңеп чыгу спортчыларга декабрь уртасында Түбән Новгородның Кстово шәһәрендә үтәчәк Идел...
-
Борынгы башкаланың яңарышы
Балалар китапханәсендә "Борынгы Болгар - зур эшләрнең башлангычы" дигән туган якны өйрәнү сәгате оештырылды. Очрашуга чакырылган тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин 2нче урта мәктәпнең сигезенче класс укучыларына Идел Болгарының борынгы башкаласы, шулай ук Свияжск утрау-шәһәрен яңарту проекты кысаларында башкарылган һәм башкарыласы эшләр турында сөйләде. Укучылар слайдлар күрсәтү белән чиратлашып барган...
-
Укучылар белән очрашу
Спас районы Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре коррекция мәктәп-интернаты укучылары белән очрашты. Чара гражданлык оборонасы өлкәсендә белемнәрне пропагандалау һәм беренчел практик күнекмәләрне өйрәтү максатында оештырылды. Укучыларга янгын сүндерү машинасын, янгын сүндерүченең киемнәрен карау мөмкинлеге бирелде. Очрашуда сүз шулай ук янгын сүндерү, яна торган объектларга тиз үтеп керү...
-
Депутат булып сайландылар
Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, ТР Сайлау кодексының 114нче маддәсендәге 3, 5, 7 өлешләре нигезендә, узган якшәмбе көнне үткәрелгән өстәмә сайлауларда авыл җирлеге Советы депутатлары булып сайландылар: Иванова Марина Владимировна - Бураково авыл җирлеге Советы, 4нче бер мандатлы сайлау округы буенча; Нугаев Фәрит Камил улы - Бураково авыл җирлеге Советы,...
-
Армия – чын ир-егетләр эше
Көзге чакырылыш барышында безнең районнан утызга якын егет хәрби частьләргә китә. Алар РФ гражданнарының мактаулы бурычын үтәүгә - Ватанны саклауга керешәчәк. Соңгы елларда хәрби хезмәтнең элеккеге данын кире кайтару, халык ышанычын яулау өчен күп нәрсәләр эшләнә. Безнең районда көзге чакырылыш ничек бара, аны үткәрүдә нинди яңалыклар кертелгән - бу хакта...
-
Елгада балык артсын!
Шушы көннәрдә "Средневолжрыбвод" федераль дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре табигый сулыкларда балык үрчетү буенча дәүләт программасы кысаларында безнең район территориясендәге Идел елгасына ике яшьлек сазан балыклары җибәрделәр. 11 мең балыкны безгә Самара питомнигыннан куб ярымлы дүрт савыт белән алып килгәннәр.