20 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Көзге хәзинә
Ел саен көз безне үзенең хәзинәләре белән шатландыра һәм гаҗәпләндерә.
-
Балачак хыялы тормышка ашты
Вакыт сизелми дә үтә. Әле кичә генә туган мәктәбенә эшкә кайтып, укучылар алдында дулкынлануын яшерергә тырышып, беренче дәресен башлап җибәргән иде, аннан соң ун ел вакыт үтеп тә киткән. Өчкүл мәктәбе укытучысы Евгения Сидорова хәзер инде үзе тәҗрибәле укытучы.
-
Кешеләрне кабул итә
24 сентябрьдә урыннарга барып җыелышлар үткәрелә, аны Татарстан республикасы Госалкогольинспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Габделбәр улы Хамматов үткәрә.
-
Ышанычлы җиңү
Данила Вихлянский Ульяновск шәһәрендә дзюдо буенча Россия шәһәрләре арасында үткәрелгән "Волга-2012" турнирында 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә җиңеп чыкты. Ярышларда Идел буе көрәшчеләре, шулай ук Казахстаннан килүчеләр катнашты. Безнең спортчы көндәшләрен ышанычлы отып, төрле алымнар кулланып, өч тапкыр вакытыннан алда җиңүгә иреште. Данилага кубок, медаль, кыйммәтле бүләк тапшырылды. Спортчыны ярышка...
-
Көннәр аяз торганда
Район хуҗалыклары соң культураларны җыеп бетерү, азык запасларын тулыландыру һәм язга туфрак эшкәртеп калдыру өчен тырышалар. "Болгар" Востокзернопродукт" оешмасында, Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгында, быел рапс үстергән "Агрохим" берләшмәсендә урып-җыюны төгәлләделәр. Барлыгы районда бу культура 3000 гектарга якын мәйданны алып торды, тулай җыем 2300 тоннадан артып китте (уртача уңыш гектардан 7,8 центнер)....
-
Чикләр нормага туры киләчәк
Кичә район Советының чираттагы утырышы булды, анда берничә мөһим мәсьәлә каралды. Төп мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады. Ул Спас муниципаль район Советының закон чыгару инициативасына кагыла. "Спас муниципаль районының кайбер муниципаль берәмлекләрен үзгәртү һәм Татарстан Республикасының "Спас муниципаль районы" территориясе чикләрен һәм статусын билгеләү һәм аның...
-
Эшләгәч, нәтиҗәсе дә бар
Дала Йорткүлендәге Минһаҗевлар крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында урып-җыю һәм чәчү эшләре барышында хөкем сөргән киеренкелек сизелмәсә дә, механизаторлар хезмәт вахтасын әле дә дәвам итә.