16 август 2012 яңалыклары
-
Инвалидларны социаль яклау турында
Агымдагы елның 20 июлендә Федераль закон кабул ителде, аның нигезендә "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Законның 17 маддәсенә үзгәрешләр кертелде.
-
Олимпиада сездә нинди тәэсир калдырды?
Шушы көннәрдә генә Лондонда ХХХ нчы Олимпия уеннары тәмамланды. Спорт тормышындагы бу зур вакыйга безнең районда яшәүчеләрдә нинди тәэсир калдырган?
-
Югалтуларсыз җыеп алдылар
Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы комбайнчылары урып-җыю эшләрен кыска срокларда тәмамладылар һәм 3500 тоннадан артык ашлык суктырып алдылар. Игенчеләр быелгы һава шартларында сынатмас өчен зур көч куйдылар.
-
Мул уңыш алдылар
Аграмак урта мәктәбе коллективы быел үз участокларында яхшы уңыш үстерделәр һәм артып калганын халыкка саттылар. Биредә мәктәп яны участогы 1,5 гектар мәйданны алып тора. Монда төрле яшелчә культуралары, җиләк - җимеш агачлары бар. Мәшәкатьләр күп булса да, кышка мул итеп төрле әйберләр әзерлиләр. Быел, мәсәлән, алма киптергәннәр, ә карлыган, чия,...
-
Күп балалы гаиләләргә
Тиздән 176 күп балалы гаиләнең 170е җир участогы хуҗалары булачак. Һәр гаиләгә 10 сутый җир бирелә. Аларның 120се теркәлү процедурасын үткән, калганнары кирәкле барлык документларны тапшырганнар һәм шушы көннәрдә хосусый милек турындагы документлар алачаклар. Җир участокларын межалау эшен дәүләт тулысынча үз өстенә алды: 100 җир участогы - Приволжски авылы янында,...
-
Тиздән – август киңәшмәсе
1 сентябрь алдыннан район укытучылары кабат үзләренең традицион киңәшмәсенә җыелып, яңа уку елында хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр турында фикер алышачаклар. Укытучылар тикшерәчәк төп мәсьәлә - "Районда белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак, дәрестән соң - мәктәп" темасы булачак. Үткән еллардагы кебек, башта педагоглар фән секцияләрендә эшлиләр, ә 28 августта пленар...
-
Бәйрәмебез мөбәрәк булсын!
Район башлыгы Камил Нугаев Ураза бәйрәме алдыннан барлык район халкын мөселманнар өчен иң зур бәйрәм - Гает бәйрәме белән котлады. Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар һәм район халкы! Сезне ихлас күңелдән 12 айның солтаны - изге Рамазан ае - Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларына биргән мәрхәмәт вә шәфкатьле рәхмәт ае тәмамлану белән тәбрик итәм....
-
Киләчәкне төзү өчен үткәннәрне белергә кирәк
Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Болгарга чираттагы сәфәре шактый эшлекле булды. Ул археолог-лар белән очрашты, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында беренче сыйныфка укырга керергә әзерләнүче балалар өчен оештырылган бәйрәмдә катнашты, музей-тыюлыкта төзелүче объектларда эшлекле киңәшмә үткәрде.