14 август 2012 яңалыклары
-
Чыгымы да бар, табышы да җитәрлек
Бугровкада яшәүче Илһамия Хәбибуллина терлек асрауның файдалы булуына үз тәҗрибәсендә инанган. Дөрес, эше дә җитәрлек...
-
Мөмкинлектән файдаланып калыгыз
Безнең районда бүген 503 кеше пенсияне дәүләт финанславы программасында катнаша. Шуларның 258е взносларны мөстәкыйль түли, 245 кешенекен эш белән тәэмин итүчеләр түләп бара.
-
Без нигә шулкадәр битараф икән?
Үткән атна башында шәһәр халкының су коена торган урыннарын чистарту буенча чираттагы рейд үткәрелде. Бу акциядә катнашучылар йөзләгән килограмм чүп - чар җыйдылар. Ә берничә көннән ул тагын элеккеге хәленә кайтты...
-
Болгар кайсы ягы белән гаҗәпләндерде?
Андрей Ярин. Күптән түгел район газетасының бер санында "Болгар кунакларда нинди тәэсир калдырды?" дигән язма басылган иде. Бу язмада кешеләр Болгардан алган тәэсирләре белән уртаклашканнар. Нигездә, алар Болгардагы уңай үзгәрешләрне дә, кимчелекләрне дә билгеләп үтәләр. Минем дә үз фикерем белән уртаклашасым килә. Мин кызым белән ел саен монда туганнарыма кунакка...
-
Моңа кайчан чик куелыр?
Толстой, Нагаев, Вахитов урамында яшәүчеләр. Шәһәрдә тәүлек буе эшли торган "Сова" кибете ачылганнан бирле аның тирәсендә яшәүче кешеләрнең тынычлыгы бетте. Төнлә бу тирәдән машиналарның өзелгәне юк, һәрберсеннән бар көчкә музыка яңгырый. Нигездә, болар барысы да яшьләр. Җитмәсә, кибет тирәсенә асфальт җәеп, махсус мәйданчык эшләп куйганнар диярсең. Кайвакыт биеп һәм җырлап...
-
Бер гаилә тарихыннан
Күптән түгел дөнья күргән тарихи очерк авторлары арасында якташыбыз, Казан шәһәре прокуроры Илдус Нәфиков та бар. Китапта Әгерҗе районындагы Салагыш авылының барлыкка килү тарихы, аны төзүдә Арча кенәзләре уйнаган роль тирән чагылдырыла. Авторлар ассызыклавынча, Нәфиковлар нәселе Салагышка барып тоташа. Нәселнең генеалогик агачы "Касыймовлар-Нәфиковлар революциядән соң һәм бүгенге көндә" бүлегендә урнаштырылган....
-
Яңа уку елына барысы да әзерме?
Өченче көн мәктәпләр һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең яңа уку елына ничек әзерләнүен тикшерә башладылар. Дәүләт органнары, мәгариф бүлеге, Роспотребнадзор, янгын сүндерү часте, хәрби комиссариат вәкилләреннән торган ведомоствоара комиссия әгъзалары мәктәпләр һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, аерым алганда, Полянка, Танкеевка, Өчкүлдә, шәһәрдәге балалар бакчаларында булдылар. Тикшерүчеләр әлегә җитди кимчелекләр тапмаган.
-
Урак тәмамланып килә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм башка культуралар 33,6 мең гектарда суктырылган, бу барлык мәйданның 85 процентын тәшкил итә. Кичәге көнгә басулардан 63 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Гектардан уртача 18,7 центнер уңыш чыга. Кайбер хуҗалыклар, аерым алганда Александр Планин, Ольга Семушкина, Дамир Хәмидуллин,...
-
Эш визиты белән
Узган атна азагында Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгына чираттагы эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. Әлеге сәфәрнең максаты - "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре" проекты кысаларында башланган төзелеш, археология, торгызу һәм реставрация эшләренең барышы белән танышу. Минтимер Шәймиев күптән түгел табылган мунча урынын,...
-
Уртак тырышлык белән
Бу көннәрдә "Спас коммуналь челтәрләре" оешмасы эшчеләре Хирург Шеронов урамында яңа җылылык трассасы эшлиләр.
-
Тынычлык һәм иминлек хакына
Инде хәбәр ителгәнчә, үткән дүшәмбедә Спас муниципаль район Советының чираттан тыш икенче чакырылыш утырышы булды.