22 май 2012 яңалыклары
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Солтанова Хәлимә Мөхәммәт кызы, педагогия хезмәте ветераны - озак еллык намуслы хезмәте өчен; Королёва Ирина Ивановна, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы корректоры - массакүләм-мәгълүмат чараларында озак еллык намуслы хезмәте өчен.
-
Конкурсларда катнашкан өчен
Тармак технологияләре техникумы укучылары республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Мәсәлән, булачак автомеханик Сергей Савинов Казан милли тикшерү технология университеты оештырган "КНИТОның Нобель өметләре" дигән конкурста катнашты. Укытучы Юлия Муллинова җитәкчелегендә ул "Спас районы һәйкәлләр табигате" дигән иҗади эш башкарып, призлы урын алды. Сергейга бу конкурста катнашучы сертификаты...
-
Пионер – беренче дигән сүз
Узган атна ахырында пионер хәрәкәтенең 90 еллыгына багышланган балалар җәмәгать оешмаларының район слёты үткәрелде. Слётта катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин җылы котлап, пионер хәрәкәте дәвамчыларына укуда, районның һәм мәктәпнең җәмәгать тормышында зур уңышлар теләделәр, киләчәктә дә актив, кыю булырлар дигән ышаныч белдерделәр, чөнки пионер -...
-
Район басуларында
Авыл хуҗалыклары сабан культуралары чәчүне төгәлләде дияргә була. Шулай ук иртә сабан культураларын тукландыру эше дә актив бара. Сабан культуралары быел 21 мең гектар били: аның 9800 гектарына - бодай, 7400 гектарга - арпа, 1700 гектарында солы һәм башка культуралар чәчелгән. Берьеллык үләннәр 9400 гектар мәйдан алып тора, кукуруз 1700...
-
“Бу җиргә иман нуры иңәр...”
Узган дүшәмбе көнне борынгы Болгар җирендә Идел Болгарында Ислам дине кабул итү хөрмәтенә Истәлек билгесе ачылды, анда дөньядагы иң зур Коръән басмасы куелды. Шулай ук "Икмәк музее" комплексын ачу тантанасы да булды.