22 март 2012 яңалыклары
-
Никольскилылар җиңде
Волейбол буенча район беренчелегендә Никольск урта мәктәбенең кызлар командасы җиңеп чыкты. Ярышлар "Олимп" универсаль спорт залы базасында, 1996 елда һәм аннан соңрак елларда туган кызлар арасында үткәрелде. Беренчелектә җиде команда катнашып, алар җирәбә салу нәтиҗәләре буенча ике төркемгә бүленделәр. Беренче төркемгә - 1нче мәктәп, Кузнечиха, Никольск һәм Иж-Борискино спортчылары, ә...
-
Җитезләр җиңде
Иптәшләрчә очрашуда Иске Рәҗәпнең яшь хоккейчылары шәһәр командасын 8:5 исәбе белән җиңде. Очрашу җанлы үтте. Авыл командасы сакчысы Ранил Гатин белән һөҗүмче Нәфис Каюмов үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, көндәшләрен активлыклары белән җиңделәр. Шәһәр командасында аеруча Руслан Вафин белән Евгений Забалуев оста уйнады. Иске Рәҗәп командасы тренерының сүзенә караганда, укучылар яраткан...
-
Чаңгы марафоны
Узган ял көннәрендә Чебаксада үткән кырык дүртенче Казан чаңгы марафонында Артём Главнов - унынчы, ә юниорлар арасында икенче урынны алды. Ирешелгән уңышта аның остазы - тренер Сергей Власовның өлеше зур. Ярышларда безнең республиканың гына түгел, Удмуртия, Марий Эл, Чувашиядән килгән спортчыларның да катнашуы әлеге кышкы спорт төренең зур популярлык казануын...
-
Тупланган акчаны түләү тәртибе турында
Кешеләрдә, элеккечә үк, пенсиянең тупланма өлешен түләүгә кагылышлы сораулар күп туа. Аларның кайберләренә Пенсия фонды идарәсе белгечләре җавап бирә.
-
Алар монда игътибар үзәгендә
Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар йорты быел үзенең унбиш еллыгын билгеләп үтә. Бу дәвердә җитәкчеләр дә алышынды, учреждение структурасы да үзгәрде... Ләкин язмыш кушуы белән шушы йортка килеп эләккән кешеләр турында кайгырту гына үзгәрешсез калды.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы ветераннар оешмасы ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасының республика советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Оешманың ветераннар хәрәкәтен үстерү буенча актив эшчәнлеге, яшь буынны патриотизм һәм гражданлык җаваплылыгы рухында тәрбияләүгә, республикада җәмәгать тынычлыгы һәм үзара аңлашуга керткән өлеше шулай югары бәяләнде.
-
Өч тел дә якын
Узган ел этнокультура компонентлы үсеш мәктәбе статусын алган Иж-Борискино урта мәктәбе базасында район укытучыларының семинары үтте. Семинарның темасы шушы мәсьәләгә багышланды, сүз тел дөньясын үстерү өчен шартлар тудыру турында барды. Аның барышында чуаш, рус, татар теле дәресләре күрсәтелде. Кунакларны шулай ук мәктәп музеена чакырып, укучылар үзләре экскурсия үткәрделәр. Класстан тыш...
-
Мәктәп театрына – беренче урын
2нче шәһәр мәктәбе коллективы мәктәп сәламәтлек театрларының республика конкурсында беренче урынны алды. Конкурс ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлеге системасы аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелде. Быел безнең конкурсантлар урта яшь төркемендә чыгыш ясадылар, ә чыгышлары "Синең белән бергә безнең уеннар" темасына багышланды. Узган елда...
-
РФ Президенты грантларына
Безнең районның ике укытучысы быел "Мәгариф" өстенлекле милли проектны тормышка ашыру кысаларында, Россия Федерациясе Президенты грантын алуга дәгъва итәләр. Бу татар теле укытучысы Рәмзия Хәбибуллина һәм технология укытучысы Ольга Выжлёнкова. Алар 1нче һәм 2нче мәктәп укытучылары. 26 март, дүшәмбе көнне район башкарма комитетының утырышлар залында аларны җәмәгать тыңлаулары була. Бу...
-
Ачык тыңлаулар булачак
28 мартта сәгать 10да район башкарма комитеты бинасында ачык тыңлаулар булачак. Ул 2011 елда Спас муниципаль районы бюджетын үтәү мәсьәләсенә багышлана (бюджет проекты район Советы сайтында урнаштырылган).
-
Мәгълүматлар тулысынча бирелмәгән
Спас районы энциклопедиясен бастырып чыгару буенча махсус фондның күптән түгел счёты ачылды.
-
Зур җаваплылык тоеп эшлиләр
Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан "Болгар Арыш" оешмасы эшчеләре үзләре эшләгән КамАЗ машиналарын ремонтлап, тәртипкә китереп куюга зур игътибар бирәләр. Бу очраклы гына түгел, чөнки кыр эшләре барышында бу авыр йөк машиналары зур эш башкара.