11 март 2012 яңалыклары
-
Сак булыгыз, алданмагыз
Соңгы вакытта телефон буенча алдау очраклары күбәеп китте. Мошенниклар кешеләргә чылтыратып, аларның туганнары юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе һәм күңелсезлекләрдән котылу өчен акча кирәклеге турында хәбәр итәләр.
-
Минем яраткан укытучым
Нуриәхмәтова Әлфия, 7 сыйныф укучысы. Мәктәбебездә инде берничә ел буе "Сәламәт яшәү рәвеше" түгәрәге эшли. Бу түгәрәккә сыйныф җитәкчебез Вәлиәхмәтова Дания апа җитәкчелек итә. Ул бик сабыр, игътибарлы укытучы. Без елның төрле фасылларында табигатькә экскурсиягә чыгабыз, төбәкнең "Кызыл китабына" кертелгән төрле үсемлек, бөҗәкләр, хайваннар һәм кошлар белән танышабыз. Дару үләннәренең...
-
Тугры, ышанычлы остаз
Шәһәрнең 1нче мәктәбе укытучысы Наталья Кузнецованы тырышлыгы, үз хезмәтен яратып башкаруы, чын укытучы була белүе өчен хөрмәт итәләр.
-
Чын укытучы шундый була
Полянка мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Страхованың үз гомерендә биргән дәресләрен, класстан тыш чараларын санап бетерерлек кенә түгел, ул белем биргән укучылар илнең төрле почмакларына таралган.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
"Ватаным Татарстан" газетасының бүлек җитәкчесе, Спас районы якташлык җәмгыяте рәисе Сәгъдәтшин Камил Шәмгун улы районның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның Спас районы социаль-экономик үсешенә керткән өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге шулай югары бәяләнде.
-
Тугыз очрак ачыкланды
Район прокуратурасы тикшерүе барышында "Россия Федерациясенең мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр) турында" Федераль закон бозуның тугыз очрагы ачыкланды. Алар күбесенчә объектларда РФ һәм ТР дәүләт телләрендә мәдәни мирас турында язылган мәгълүматның булмавына кагыла. Прокуратура район судына №73-ФЗ законының 27нче маддәсе нигезендә, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгыннан тиешле язуларны һәм билгеләрне...
-
Җитди сөйләшү булды
Красная Слобода мәктәбе базасында районның педагогия активы киңәшмәсе булды, анда ведомствоара структура вәкилләре дә катнашты. Кунаклар балалар һәм яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очракларына профилактика ясау тармагында эшне оештыру буенча фикер алыштылар. Үзенең чыгышында педагог-психолог Елена Балханова, табиб-педиатр Людмила Ермилова, мәгълүмат-методика үзәге методисты Маргарита Маркова, балигъ булмаганнар эше һәм аларның...
-
Хатын-кызларны котладылар
8 Март бәйрәме алдыннан безнең район делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың хатын-кызлары белән тантаналы очрашуында катнаштылар. Ул "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булды. Делегация составына Балалар иҗат йортының бүлек мөдире Зөлфия Тихонова, Иске Рәҗәп урта мәктәбе укытучысы Равилә Хәмидуллина, җирлекара китапханә директоры Марина Бедова, балалар социаль приюты директоры Галина...
-
Район Советы утырышы
Узган сишәмбедә үткәрелгән район Советы утырышында төрле мәсьәләләр каралды. Депутатлар игътибарына узган ел контроль-хисап палатасының эше турында отчёт тәгъдим ителде. Чыгышны палата рәисе Николай Соколов ясады ( бу чыгышның язмасы киләсе санда басылачак). Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина депутатларга 2011 елның 14 декабрендәге "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2012 елга...
-
Отчётларны – вакытында
Узган айда Пенсия фондына иминиятләштерүчеләр-дән - эш бирүчеләрдән 2011 елның соңгы кварталы өчен отчётлар кабул итү төгәлләнде.