Бердәм һәм дус эшлиләр
Гордеев урамында төзелә торган 20А йорттагы һәр фатирда күптән түгел газ казаннарын урнаштырып, аларны эшләтә башладылар.
Моны узган ел махсус укып кайткан һәм бу эшләргә махсус рөхсәт алган "СанТехмонтаж" җәмгыяте төзүчеләре башкарды. Хәзер, фатирлар җылытыла башлагач, эчке эшләрне башлап җибәрделәр.