24 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Техник тикшерү – яңа кагыйдәләр буенча
2012 елның 1 гыйнварыннан транспорт чараларын техник тикшерү үткәрүгә кагылган Россия Федерациясе законындагы үзгәрешләр үз көченә керде.
-
Яңа төрдәге чит ил паспорты
Хәзерге вакытта миграция хезмәте яңа төрдәге чит ил паспортларын бирә башлады. Гади чит ил паспортыннан аның аермасы нидә?
-
Авыл өчен зур вакыйга
Любовь Аппалонова, хезмәт ветераны. Мин гомерем буе Фадеевка авылында яшәдем. Элек авылыбыз зур иде, хәзер 21 йорт кына калды. Авылда барлыгы 41 кеше яши, аларның 16сы - эшли, 17се - пенсионер, 6 бала бар. Ләкин авыл кечкенә булса да, бездә яшәүчеләр игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ, чөнки һәр гаиләнең үз проблемалары...
-
Халык сәламәтлеге сагында торучылар
Без, Әҗмәр авылы халкы, үзебезнең фельдшер-акушерлык пунктында егерме елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Гөлүсә Әнвәр кызы Сәлимовага чиксез рәхмәтебезне белдерергә телибез. Пунктка килгән һәр кешене ачык йөзе, тәмле сүзе белән каршылап, хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша ул. Көн яки төн дип тормыйча, чакырган авыруларның өенә барып укол ясый,...
-
Уңайлырак булыр иде
Галина Калинушкина, хезмәт ветераны. Буш вакытын төрле кеше төрлечә үткәрә. Күпләр, шул исәптән мин дә, ялларны кроссвордлар чишүгә багышлыйм. Бу шөгыль бик файдалы һәм мавыктыргыч. Ләкин бәла шунда, безнең шәһәрдә махсус әдәбият табуы шактый кыен.
-
Яңа дуслар таптым
Вероника Филиппова, Аграмак мәктәбенең 6 класс укучысы. Мин үзем Украинада туганмын, Аграмакта әле икенче елымны гына яшим. Тумышы белән бу авылдан булган әтиемне туган яклары гел үзенә тартып торганга күрә, без күчеп кайтырга булдык.
-
Янгын барысын да юк итә
Янгын нәтиҗәсендә элеккеге роно бинасында урнашкан кибетләргә зур зыян килде. Ут узган шимбә көнне иртән, иске агач бинаның ярты ягын җылыта торган кочегаркадан чыккан. Госпожнадзор хезмәткәрләре сүзенә караганда, янгынның сәбәбе - гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве. Мич берни белән дә бүлеп алынмаган, тиз кабынып китә торган агач конструкцияләр янында...
-
Олимпиадаларда җиңүчеләр
Район дәрәҗәсендә фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хәзерге вакытта Казанга, бу җаваплы бәйгенең республика һәм регион этапларында катнашу өчен чакыралар. Мәсәлән, рус телле мәктәпләр өчен рус әдәбияты буенча олимпиадага Танкеевка мәктәбенең 9 класс укучысы Регина Фәритова белән Кимнан 11 класс укучысы Мария Тихомирова барачак. Моңа кадәр алар 7 - 11 класс укучылары...
-
Газетага язылу – иске бәя буенча
1 февральдән "ТАТМЕДИА" җәмгыяте газета-журналларына елның икенче яртысына вакытыннан алда язылу башлана. Даими басмаларга беренче яртыеллык бәяләр буенча язылырга мөмкин булачак. "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасына элеккечә үк элемтә бүлекләрендә дә, редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.
-
Тиздән – хәйрия марафоны
Февральнең икенче яртысында район хәйрия марафоны үткәреләчәк. Бу традицион чара елдан-ел киң тарала, анда ел саен мохтаҗларга ярдәм итәргә теләге булган оешмалар, предприятие, учреждение, шәхси эшмәкәрләр һәм аерым гражданнар катнаша. Кагыйдә буларак, марафонның йомгаклау өлеше район Мәдәният йортында үтә, ә акча җыю моннан күпкә алдарак башлана. Марафонда катнашып, һәр кеше...
-
Район Советы утырышы
Өченче көн район Советының чираттан тыш утырышы үтте.
-
Укырга бервакытта да соң түгел
Студентлар бәйрәме РФ Президенты тарафыннан 2005 елда, Мәскәү университетының оешуына 250 ел тулуы уңаеннан булдырылды. Бәйрәм студентларның яклаучысы изге Татиана көнендә билгеләп үтелә.
-
Хезмәтләрен тану
"Булгария" теплоходы бату нәтиҗәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясенең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы тарафыннан бүләк-ләнделәр: "За содружество во имя спасения" медале белән Андриянова Мария Николаевна - "Спас оптторг" оешмасы идарәсе рәисе, Зиннәтуллин Раил Наил улы -"Спас...