18 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Юл йөрү кагыйдәләре катгый үтәлергә тиеш
Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм кышкы каникуллар вакытында аларның иминлеген тәэмин итү максатында үткәрелгән "Игътибар - балалар!" Бөтенроссия акциясенең дүртенче этабы тәмамланды.
-
Эстафеталар, ярышлар...
Кышкы каникуллар вакытында балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән шактый спорт чаралары үткәрделәр.
-
Беренче уен уңышлы үтте
Узган шимбәдә шәһәрнең боз шугалагында республика беренчелегенә авыл хоккей командалары арасында зона турниры ачылды.
-
Раштуа кичәсе
Үткән атнада район Мәдәният йортында Изге Авраам чиркәве һәм мәдәният хезмәткәрләре күркәм традициягә кергән Раштуа очрашулары үткәрделәр.
-
Янгын барысын юк итә
Узган атнада, җомга көнне, эш көне беткәндә шәһәрнең ике фатирлы торак йортында янгын чыкты.
-
Алдан язылырга мөмкин
Татарстан Республикасында бала хокукларын яклаучы вәкил 24 гыйнварда бездә гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү башкарма комитет бинасында сәгать 9да башлана. Язылу өчен адрес: Болгар шәһәре, Пионер урамы, 19 (т. 3-03-05).
-
Күгәрчен сөючеләргә – кубоклар һәм дипломнар
Күгәрчен үрчетүчеләрнең республика күргәзмәсеннән Кураловодан- Евгений Никифоров, Болгардан- Анатолий Поливаев һәм Кимнан Александр Густов кубоклар һәм дипломнар алып кайттылар. Аларның күгәрчен үрчетүгә керткән өлешләре шулай югары бәяләнде. Алар барысы да - безнең районда җәен үткәрелгән ярыш призёрлары. Татарстаннан гына түгел, башка яклардан да күгәрчен сөючеләр җыелган Казан күргәзмәсендә безнең делегация...
-
Үз балалары турында оныталар...
Узган ел суд приставлары хезмәтенең район бүлеге балаларын карауга акча түләмәгән ата-аналарга каршы 16 җинаять эше ачты. Бүлек тикшерүчесе Сергей Перцев хәбәр итүенчә, бу мәсьәләдә тискәре күренеш күзәтелә: алимент түләүдән качып йөрүче ата-аналарның саны өченче ел белән чагыштырганда 2011 елда 25 процентка арткан. Балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау максатында...
-
“Чыршы белән саубуллашу”
Иске Яңа ел алдыннан Полянка авылы Мәдәният йортында күңелле бәйрәм оештырдылар. Спектакльдә Никита Майоров, Андрей Паулкин, Мария Баширова, Полина Власова, Егор Шевченко, Разил Сафиуллин, Данил Кузьмин катнашты. Алар барысы да әкият геройлары ролен башкардылар, ә тамашага Кыш бабай (авыл Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Холмирзоева) һәм Кар кызы (өлкән класс...
-
Һәрвакыт уяу булыгыз
РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас район бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта Татарстан Республикасы территориясендә социаль алдашу очраклары бермә-бер арткан.
-
Яшь булса да сынатмый
"Болгар Арыш" җәмгыятендә механизатор булып эшләүче Михаил Башкировның тәҗрибәсе зур булмаса да, үзен тырыш һәм оста эшче итеп күрсәткән. Аңа агрофирмада иң катлаулы эшләрне ышанып тапшыралар.
-
Законлы мәнфәгатьләр сагында
2012 елның 12 гыйнварында Россия Федерациясе прокуратурасы, шул исәптән Татарстан Республикасында да, бу хезмәтнең барлыкка килүенә 290 ел тулуны билгеләп үтте. Бәйрәм Россия Федерациясе Президенты карары белән 1995 елның 29 декабрендә булдырылды.