11 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Тоз – шәп дару
Ипи, тоз - якты йөз, дигән борынгылар. Шулай дип алар ипи белән тозга зур хөрмәт күрсәткәннәр. Ипи кебек үк тоз да элек-электән кыйммәтле ашамлык саналган.
-
Танылган скульптор
2011 елның көзендә Чуашия республикасының милли китапханә галереясында Чуашиянең атказанган рәссамы Анатолий Брындинның юбилей күргәзмәсе булды. Танылган скульптор быел үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте. Китапханә залларында шушы рәссам эшләгән һәйкәлләрнең, бюстларның, мемориаль такталарның һәм истәлек билгеләренең скульптуралары һәм фоторәсемнәре куелды. Хәзер болардан башка чуашларның башкаласын күз алдына да китереп...
-
Яңа җитәкчеләр билгеләнде
Спас районы башкарма комитеты җитәкчесенең экономика мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Рушания Закирова билгеләнде. Моңа кадәр ул ТР Спас районы Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Аңа кадәр эшләгән Рафик Игламов эшеннән үз теләге белән киткән. Моңа кадәр балалар һәм яшүсмерләрнең "Чайка" социаль приюты директоры булып эшләгән Александр Федонин өлкән...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Спас муниципаль районы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Выжлов Александр Васильевич, "Спас ХПП" ҖЧҖ генераль директоры - авыл хуҗалыгы тармагында озак еллык намуслы хезмәте өчен; Купоросова Галина Александровна, Спас муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе - җирле үзидарә органнарында озак еллык фидакарь хезмәте өчен; Кукушкина Надежда Викторовна, Пенсия фонды идарәсенең ТР...
-
Приставлар – яңа урында
Спас районының суд приставлары башка урынга күчте. Хәзер бу оешма Спас РОСТО "ДОСААФ" бинасында урнашты. Яңа урында эшләргә уңайлы шартлар тудырылган. Монда әле генә ремонт ясалган, бүлмәләр җылы һәм якты, шулай ук канализация да бар.
-
Түзәргә туры килер...
Шәһәрдә узган җәй башланган югары һәм түбән вольтлы электр линияләренә реконструкция ясау эше бүгенге көндә тиз темпларда бара. Эшне "Энергостройсервис" жәмгыяте белгечләре башкара. Алар тиешле операцияләрне оста, сыйфатлы һәм барлык кагыйдә таләпләренә туры китереп эшлиләр. Ләкин реконструкция үткәрү сәбәпле, электр энергиясен вакытлыча өзеп торырга туры киләчәк, шуңа күрә шәһәр халкына...
-
Иң яхшылар арасында
Юл хәрәкәте яшь инспекторлары җитәкчеләренең республика конкурсында катнашып, шәһәр урта мәктәбе укытучылары Татьяна Козлова белән Галина Дербенёва үз коллегалары арасында аерым билгеләп үтелделәр. Кискен көрәш нәтиҗәсендә Татьяна Григорьевна яшь хәрәкәт инспекторлары отряды җитәкчеләре арасында - сигезенче урынны, ә үзенең шәкертләре белән бергә Галина Георгиевна агитация бригадалары конкурсында тугызынчы урынны алды.
-
Бүләккә – дипломнар
Узган ел нәтиҗәләре буенча районның мәшгульлек Үзәге республика смотр-конкурсының лауреат исемен алды. Ул авыл мәшгульлек Үзәкләре арасындагы номинациянең берсендә билгеләп үтелеп, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Ә кадет мәктәбе укучысы Валентина Яковлева ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы линиясе буенча үткәрелгән экология проектлары конкурсында...
-
Терлекчелекне үстерү – беренче урында
Екатериновка, Тукай крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм "Востокзернопродукт "Булгар" ААҖ терлекчелек комплексы базасында район семинары үтте. Анда катнашучылар терлекчелекнең үсешенә кагылган мәсьәләләрне тикшерделәр.