16 декабрь 2011 яңалыклары
-
Тимерче учагы жылысы…
Узган якшәмбедә Кузнечиха авылы Мәдәният йорты янына шактый кеше җыелды. Монда авыл һөнәрчеләре фестивале булды.
-
Өлкәннәр спортзалга йөри
"Олимп" спорт комплексында пенсионерлар өчен физкультура-сәламәтләндерү төркеме эшли башлады. Бу башлангычның инициаторы - Россия пенсионерлар Союзының җирле бүлеге. Гомуми физик хәзерлек буенча күнегүләрдән торган дәресләрне тренер Александр Корчагин алып бара. Аларга шулай ук тренажёрлар залында шөгыльләнергә мөмкинлек бирелгән. Болар барысы да түләүсез нигездә эшләнә. Бүгенге көнгә бу төркемгә дистәдән артык...
-
Сакларга, якларга, ярдәм итәргә
Экология культурасының җитеп бетмәве - бүгенге көндә җәмгыять алдында торган иң кискен проблемаларның берсе. Кешелек дөньясы глобаль экология кризисы алдында тора, табигатькә юкка чыгу куркынычы яный. Халыкка экологик белем бирү системасын булдыру - бу проблеманы хәл итү юлларының берсе. Аны балалар белән эшләүдән башларга кирәк.
-
Балалар иминлеге өчен
Яңа ел бәйрәмен үткәргәндә кешеләр күп җыелган урыннарны янгын чыгудан саклау чаралары белән тәэмин итәргә кирәк.
-
Чыршылар сатыла башлый
Декабрь урталары гына булса да, күңелдә бәйрәм рухы сизелә башлады. Бәйрәм якынлашып килгән бу көннәрдә урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең дә мәшәкатьләре арта: аларга урманнарда чыршы һәм нарат агачларын рөхсәтсез кисүдән сакларга кирәк.
-
Алар чынлап та булдыралар!
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең "Без булдырабыз!" район иҗади фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Аны район Мәдәният йорты агымдагы елның октябреннән декабрьгә кадәр үткәрде һәм бу чарада егермегә якын кеше катнашты. Алар арасында Өчкүлдән Владимир Петряев һәм Алексей Комягин кебек мондый конкурсларда инде күптән катнашучылар да, беренче тапкыр көчләрен сынаучылар да булды. Мәсәлән, Көектән...
-
Президент бүләге
Районның унҗиде авыл һәм шәһәр җирлеге башлыкларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләре - ноутбуклар тапшырылды. Бу күптән түгел үткән ТР муниципаль берәмлек Советларының VI съездында вәгъдә ителгән иде һәм килеп чыккан проблемаларны тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Германиядә эшләнгән заманча ноутбуклар урыннардагы хакимият вәкилләре өчен ышанычлы ярдәмчегә әверелергә тиеш.
-
Укучылар җиңү яулады
Никольск урта мәктәбе командасы "Космос-star, стартка!" беренче ачык республика интеллектуаль уенында җиңеп чыкты. Аның составына 8 - 11 класс укучылары Егор Абалымов, Дарья Егорова, Анна Колесова, Светлана Владимирова, Надежда Ляплина һәм Игорь Синицин керде. Читтән торып үткәрелгән турны уңышлы үтеп чыкканнан соң, аларны Зәй балалар иҗат йортында үткәрелгән турга чакырдылар....
-
Иң мөһиме – сыйфат
"Спас ХПП" җәмгыяте тегермәнендә тарттырылган онны икмәк җитештерүче предприятиеләр теләп алалар.
-
Район бюджеты кабул ителде
Узган чәршәмбедә үткән чираттагы утырышта Спас муниципаль район Советы 2012 ел бюджетын раслады.