14 декабрь 2011 яңалыклары
-
Олы тормыш юлы үтте
Нургаязов Сарим. Урта Йорткүл авылы. Еллар сизелми дә үтә. Әле кайчан гына җир җимертеп, көнне-төнгә ялгап эшләп йөргән әтиемә 11 ноябрьдә 80 яшь тулды. Ул ил тарихында тирән эз калдырган бик күп вакыйгаларны үз башыннан кичергән кеше.
-
Болгар мәчетендә зур тантана
Узган якшәмбе көнне Болгар мәчете манарасына реконструкция ясау эшен уңышлы башкарып чыгу хөрмәтенә күңелле бәйрәм тантанасы булды. Бу бәйрәмгә район авылларыннан, Казаннан, күрше районнардан шактый күп кунаклар килде.
-
Республика беренчелегенә
Тренер Сергей Власовның шәкерте, 2нче урта мәктәп укучысы Игорь Бондарев чаңгыда узышу буенча республика җыелма командасы исемлегенә кертелде. Бу яңалык безнең команданың Бөгелмәдә үткәрелгән чаңгы ярышлары буенча республика беренчелегендә катнашканнан соң билгеле булды. Классик алым белән 5 километрлы һәм ирекле стильдә 10 километрлы дистанцияләрдә Игорь алтынчы урынны алды. Сайлап алу...
-
Иң яхшы баскетболчылар
1998 елда һәм аннан соңрак туган укучылар арасында баскетбол буенча үткәрелгән район беренчелегендә беренче мәктәп командасы җиңү яулады. Биш команда катнашкан финал турнирында ул көндәшләрен артта калдырды. Икенче урынга - Ким спортчылары, өченче урынга икенче мәктәп командасы чыкты. Бу көннәрдә яшүсмерләр мәктәп командалары арасында да иң яхшы баскетболчылар билгеләнәчәк.
-
Авыл урамнары яктырды
Кайбер авылларда җирле хакимият урамнарны яктырту мәсьәләсен яхшырта башлады. Бу күбесенчә яктырткычлар һәм дроссельләрне алыштырудан гыйбарәт. Шактый чыгым таләп иткән эшләр җирлек бюджеты хисабына башкарыла. Шуңа карамастан, Ким һәм Тракторныйда 10ар яңа яктырткыч куелган, Урта Йорткүл һәм кайбер башка авылларның урамнары да бермә-бер яктырды. Бер авыл урамы да караңгылыкта калырга...
-
Якыннан белергә кирәк
Республика буенча игълан ителгән "Таныштырырга рөхсәт итегез" акциясе кысаларында, хәзерге вакытта полициянең участок уполномоченныйлары йортлар һәм фатирлар буенча йөри башладылар. Бу участковыйларның абруен күтәрү һәм аларга карата халыкның ышанычын арттыру, хокук бозуларны кисәтү буенча эшне активлаштыру максатында эшләнә. Халыкның республикада, районда, шәһәрдә, авылда бу мәсьәлә буенча хәбәрдар булуына аерым игътибар...
-
Өстәмә сайлаулар билгеләнде
2012 елның 4 мартына 8нче бер мандатлы сайлау округы буенча икенче чакырылыш Ким авыл җирлеге Советына өстәмә сайлаулар билгеләнгән. Бу карарны Спас районы территориаль сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы сайлаулар Кодексы 123нче маддәсенең 1 һәм 2 пунктлары һәм "Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау һәм референдумда катнашу хокуклары турында" РФ Федераль законының...
-
Проект өчен – диплом һәм грант
"Регата" балалар (яшүсмерләр) техник иҗаты станциясе техник юнәлештәге өстәмә белем бирү берләшмәләрен үстерү буенча үткәрелгән республика конкурсында җиңеп чыкты. Аларга ТР мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы тапшырылды. Моннан тыш, конкурска тәкъдим ителгән "Спас флоты булачак!" исеме астындагы проект өчен 500 мең сум күләмендә грант отканнар. Бу акчага робототехника классы өчен...
-
Яшәсен Спортландия!
Узган җомгада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Олимп" спорт комплексында район бәйрәме үткәрелде.
-
Иптәшләрем алдында ант итәм...
Кадет мәктәбенең иң яшь 28 укучысы Ватан Геройлары көнендә кадетлар анты бирделәр. Шулай итеп алар Россия кадетлар сафын тулыландырдылар.