6 декабрь 2011 яңалыклары
-
Финалга чыктылар
Укучылар арасында баскетбол буенча район беренчелегенең куст ярышлары нәтиҗәсе буенча финал турында катнашачак командалар билгеләнде. Антоновкада бу хокукны Ким кызлары һәм малайлары, жирле мәктәп укучылары һәм Никольск егетләре яулады. Иске Рәҗәптә җирле команда җиңеп чыкты. Шәһәрдә ярыш финалына беренче һәм икенче урта мәктәп белән кадетлар мәктәбе командасы чыкты. Ярышларда районның...
-
Ветераннар сынатмады
Шахмат һәм шашка буенча зона ярышларында катнашып, район ветераннар командасы призлы ике урынны алды. Ярышлар Россия пенсионерлар союзы инициативасы буенча үткәрелде, анда сигез команда катнашты. Безнең шашка уйнаучылар - икенче, ә шахматчылар өченче урынга чыктылар. Команда составына пенсионерлар союзының җирле бүлеге рәисе Фиркат Галимов, Галина белән Виктор Владимировлар, Дмитрий Гончарук,...
-
«Колосок» балалар бакчасына – 35 ел
Наталья Маликова, балалар бакчасы мөдире. Вакыт сизелми дә үтә икән! Әле кайчан гына икмәк кабул итү предприятиесе директоры Геннадий Фадеевич Баринов үзендә эшләүчеләрнең балалары өчен ведомство балалар бакчасы ачарга йөргән иде. Яхшы итеп төзелгән бинада күңелле балалар тавышы яңгырый башлагач, шәһәр халкы чиксез шатланды... Үз заманы өчен яхшы шартлар тудырылганлыктан,...
-
Кайнар ноктада хезмәт итүчеләр игътибарына
2012 елның 1 гыйнварыннан «Ветераннар турында» РФ Законына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләр туксанынчы елларда Таҗикстан территориясендә хәрби бурычларын үтәгән чик сакчыларына һәм 201 нче дивизия сугышчыларына кагыла. Илһам МИДХӘТОВ, район хәрби комиссары. Туксанынчы елларда Таҗикстанда хезмәт итүчеләргә ветеран статусы бирү турында күптән сөйлиләр. Ләкин ул һаман да...
-
Бәйрәм мавыктыргыч үтте
Балалар иҗат йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләренә "Маячок" берләшмәсе бәйрәм оештырды.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игламов Рафик Якуб улы Спас районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең җирле органнарында озак еллык намуслы хезмәте шулай югары бәяләнде.
-
Юл чатындагы авария
Ульяновск шәһәреннән килүче "Приора" машинасы хуҗасының Әҗмәр юл чатында хәтәр борылыштан йөрү кагыйдәсен үтәмәү аркасында пассажирның үлеменә сәбәпче булды. Тагын берничә кеше тән җәрәхәте алды. "Опасный поворот" һәм "Место концентрации ДТП" дигән юл билгеләре куелуга карамастан, машина йөртүче тизлеген киметми. Нәтиҗәдә машинаның бер тәгәрмәче юл кырыена төшә, ә арты каршы...
-
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан
Өченче көн балалар китапханәсендә инвалидлар ункөнлегенә багышланган әңгәмә сәгате үтте. Китапханәчеләр коррекция мәктәбе укучылары белән игелеклелек турында сөйләштеләр. Алар игътибарына шушы тема буенча китап күргәзмәсе, шулай ук Толстой, Осеева әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Аларны "Китап театры" берләшмәсенә йөрүчеләр хәзерләде.
-
Депутат булып сайландылар
4 декабрьдә Антоновка һәм Өчкүл авыл җирлеге Советларына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар билгеләнгән иде. Бер мандатлы сайлау округлары буенча депутат булып сайландылар: Антоновка авыл җирлеге буенча - Чегодаев Александр Анатольевич, 1971нче елда туган, махсус урта белемле, урта мәктәп котельные газ операторы; Өчкүл авыл җирлеге буенча - Терпигорев Евгений Алексеевич,...
-
Авыл яшьләрен ниләр борчый?
Татарстан Республикасы авыл яшьләренең беренче форумы эшендә безнең район вәкилләре дә катнашты. ТР аграр-яшьләр берләшмәсенең район бүлеге рәисе Ренат Ваһапов белән 2нче урта мәктәп укытучысы Альбина Абдрахмановага РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары, төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре белән очрашу барышында бүгенге көндә авыл яшьләрен борчыган проблемалар турында фикер...
-
Әҗмәрдә – яңа клуб
Мәктәп бинасына күченгән Әҗмәр авыл клубы узган атнада өй туе үткәрде. Клуб өчен зур спорт залы бирделәр, зур реконструкция ясаганнан соң ул күркәм төс алды. Биредә авыл халкының ялын оештыру өчен бөтен шартлар тудырылган. Башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм авыл җирлеге администрациясе дә шушында ук урнашкан. Бюджет акчасына экономия ясау...
-
Депутат белән очрашулар
Күптән түгел чираттагы эш визиты барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев районның кайбер авылларында халык белән очрашты. Ул Иске Рәҗәп һәм Никольск авылларында булып, кайбер социаль-мәдәни учреждениеләрнең эше белән танышты. Мәктәпләр, мәктәп музейлары, китапханәләр аның игътибары үзәгендә булды. Халык белән очрашулар барышында ерак авыл...
-
Алда зур эшләр тора
Үткән якшәмбедә безнең район сайлаучылары Россия Федерациясе Федераль Җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда катнаштылар.