18 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Онытылмас тәэсир калды
Юлия Никитина, балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать тарихы укытучысы. Көзге каникуллар вакытында безнең мәктәпнең сәнгать бүлегенә йөрүче укучылар өчен Казанга сәяхәт оештырылды. Алар Республика дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм Казан Кремлендәге "Хәзинә" галереясында булдылар. Экскурсияләр онытылмас тәэсир калдырды. Музейда балалар алдында Россиянең сынлы сәнгать тарихы җанланган кебек булды. Ә галереяда алар...
-
Дзюдочылар уңышы
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Михаил Калашников призына Ижевск шәһәрендә үткәрелгән турнирда яшь дзюдочы Никита Борюшкин өченче урынны алды. Ул 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясады. Никитага медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Хәзерге вакытта Олимпия резервының Казан училищесында белем алучы спортчының уңышларында тренеры Владимир Борюшкинның да өлеше зур....
-
Мәктәп театрлары смотры
2нче мәктәп коллективы мәктәп сәламәтлек театрларының сигезенче республика конкурсының район этабында җиңеп чыкты. Ул быел "Без бергә ирешкән уеннар" девизы астында үтте һәм Олимпия хәрәкәтенә багышланды. Конкурсның максаты - мәгариф учреждениеләренең физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эше системасы аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бу конкурста берничә тапкыр җиңгән 2нче мәктәпнең театр коллективы...
-
Съезд эшендә катнаштылар
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының VI съезды эшендә безнең район делегациясе дә катнашты. Аның составына район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Тюнёв, шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары керде. Съезд муниципаль властьлар алдында торган проблемаларны тикшерде, үз чыгышларында бу мәсьәләләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика муниципаль берәмлекләр Советы...
-
Исемлекләр ачыклана
Федераль Җыенның алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны тәкъдим итү буенча сайлау алды кампаниясенең мөһим этабы - сайлаучылар исемлеген ачыклау башланды.
-
Поликлиникада ремонт бара
Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсе поликлиникасында ремонт эшләре тулы көч белән дәвам итә.
-
Түземсезләнеп көткән бәйрәм
Күптән түгел генә Чәчәкленең "Ак каен" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе яңа урынга күчте. Хәзер ул мәктәп бинасына урнашты.