8 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Көрәшчеләр сынатмый
Тренер Ринат Шәрипов спортчылары кул көрәше буенча бөтенроссия турнирында бер көмеш һәм ике бронза медаль алдылар.
-
Бер гаилә кебек яшибез
Галина Калинушкина, хезмәт ветераны. -Безнең шәһәрдә әллә ничә милләт кешесе яши. Элек-электән бездә кешеләрне милләткә карап аеручы булмады, барыбыз да бердәм гаилә кебек яшәдек. Тикшерә башласаң, хәзер бер милләттән торган гаиләләр сирәктер ул. Кешеләрнең нәсел шәҗәрәсен карасаң, кызыклы гына хәлләрне күрәсең. Безнең рус гаиләсенә дә кайчандыр татар килене килеп керде....
-
Сыйфатлы чәчүлек уңышның нигезе ул
Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны тиз арада җыеп алдылар. Хәзерге вакытта хуҗалыклар киләсе ел уңышы өчен чәчүлек орлыгын хәзерләү белән мәшгуль.
-
Бөтен көч – терлекчелекне үстерүгә
Узган сишәмбедә терлекчелек тармагының үсеше һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларының кышка хәзерлегенә багышланган район семинары булды.
-
Баскетболчылар ярышты
Республика баскетбол лигасының муниципаль этабында Ким кызлары һәм икенче мәктәп егетләре җиңеп чыкты. Кадетлар һәм Иске Рәҗәп укучылары белән Никольск һәм икенче шәһәр мәктәбенең яшь спортчылары призёр булдылар. Призлы урыннарны алган һәр командага - кубоклар, ә аның составындагы уенчыларга дипломнар тапшырылды. Турнирның иң яхшы уенчылары булып табылган Анастасия Шестакова (...
-
Салымнар нигә кирәк
Шәһәрдәге беренче һәм Полянка урта мәктәпләрендә салым белеме көннәре үткәрелде. Өлкән салым инспекторы Людмила Шалашова белән баш салым инспекторы Людмила Исаева мәктәп укучылары белән очрашып, үзләренең эшләре турында сөйләделәр. Укучыларда салым органнарының барлыкка килү тарихы, гамәлдәге салым системасы, аның ни өчен кирәк булуы шактый кызыксыну уятты. Салым инспекциясе хезмәткәрләре укучыларның...
-
Гала–концертта чыгыш ясый
Безнең район вәкиле Рамилә Сираҗетдинова "Ватан" халык иҗатының яшьләр республика конкурсында җиңеп чыкты. Милли- мәдәни клубка җитәкчелек иткән Рамилә "Вокал-соло" номинациясендә өлкән яшьтәгеләр төркемендә чыгыш ясады. Аңа диплом тапшырылды һәм бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә үткән гала-концертта катнашу хокукы бирелде. Ә Антоновка мәктәбенең унынчы класс укучысы Мария Чегодаева бу...
-
Айлык кысаларында
Хокук бозуларны профилактикалау айлыгы кысаларында Балалар иҗат йортында "Балачак штурманнары" исеме астында кызыклы кешеләр белән очрашу оештырылды. Чарага педагогия хезмәте ветераннары Юлия Мулинова, Сергей Пивоваров, спорт мәктәбенең чаңгы буенча тренеры Сергей Власов, техник иҗат станциясенең яхтачылар һәм кайтингчылар түгәрәге җитәкчесе Николай Фролов, музыка укытучысы Евгений Кременсков чакырылган иде. Шәһәр һәм...
-
Безнең көч – бердәмлектә
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Болгардагы 2нче мәктәпнең җиденче класс укучылары өчен "Держава көче - ил бердәмлегендә" дигән телдән журнал үткәрделәр. Балалар игътибарына тиешле әдәбият тәкъдим ителде, аларга халыклар бердәмлеге бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Халкыбыз бердәм булганга күрә, Ватаныбыз иң авыр сынауларда да сынмады, сынатмады. Балалар викторина сорауларына да җавап...
-
Фермерлар белән очрашты
Үткән чәршәмбедә безнең районда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе, " 2008-2012 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү" республика максатчан программасын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча комиссия рәисе Валерий Васильев булып китте.
-
Хөрмәтле милләттәшләр!
Сезне дини һәм мәдәни традицияләрне саклап калып, динебезнең әхлакый нигезләрен ныгытучы, рухи сафлыкка өндәүче бөек бәйрәм - Корбан бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Бу якты көннәрдә сезгә барлык эшләрегездә зур уңышлар, тынычлык телим. Бәйрәм һәрбер гаиләнең мәхәббәтен һәм тынычлыгын арттырып, бәхет һәм шатлык алып килсен. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы...
-
Дуслык һәм тынычлык хакына
4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан район башлыгы Камил Нугаев район халкын бәйрәмнәр белән котлый.