“Авылымның еракта калган тарихы”
(Дәвамы газетаның 2 сентябрь санында)
Ә "Капайса" кушаматының тарихы да кызыклы иде. Аларның сыерлары бар, шуңа күрә ишле гаилә сөт-катыктан өзелмичә җан асрый ала. Әниләре кырдан кайткач, кич белән кар базына төшеп, зур табак белән катык алып чыга. Баз авызы тирәли тезелеп утырган балалардан беренче булып бәләкәй Габдулла: "Әни, бераз...