21 октябрь 2011 яңалыклары
-
Закондагы үзгәрешләр һәм сыйфатсыз товарлар турында
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге алкоголь продукциясенең әйләнешен тәртипкә салучы законда үзгәрешләр барлыкка килүе турында хәбәр итеп, кулланучылар хокукларына караган кайбер башка сорауларга җавап бирә.
-
Белдерү кәгазьләре җибәрелә
Хәзерге вакытта элемтә бүлекләре Россия Пенсия фондының заказлы хатларын тарату белән мәшгуль. Аларда хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше булган гражданнарга 2010 елда махсус шәхси счётларда җыелган акчалар турында мәгълүматлар язылган.
-
Үрнәк күрсәтә
Быел Шамил Сабиров мең тоннадан артык ашлык ташыган.
-
Турнир үткәрелде
Базарлы Матакта күренекле спортчы Альберт Шаһиев истәлегенә үткәрелгән традицион турнирда безнең районның яшь футболчылары икенче урынны алдылар.
-
Тарих белгече
Кадет мәктәп-интернаты укучысы Наил Абдрахманов "Аҗаган" республика хәрби-спорт уены финалының тарихны белү буенча конкурсында өченче урынны алган.
-
“Условник” операциясе барышында
Рецидив һәм көнкүреш җинаятьләр буенча хәлне стабильләштерү максатында № 39 җинаятьләрне башкару инспекциясе һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "Условник" операциясен үткәрделәр.
-
Югары уңыш алынды
Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында көнбагышның һәр гектарыннан 15 центнер уңыш алалар.
-
Комиссия утырышы булды
Кичә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә районның наркотикларга каршы комиссиясе утырышы үткәрелде.
-
Көз сезне нәрсә белән шатландырды?
Андрей Синицын, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе: - Мөгаен, кукурузның югары уңышы беләндер. Без бу культураны быел беренче тапкыр гына чәчеп карасак та, ул бик уңды: 80 гектарның һәрберсеннән 250 центнерга якын уңыш алдык. Тик һаман яңгыр явып тору сәбәпле, без мәйданнарның яртысын гына җыеп өлгердек әле. Һава шартлары яхшырып, кукуруз...
-
Кешеләрнең сәламәтлеге өчен
Узган сишәмбедә безнең районда донор көне үтте.