Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Осталыгын даими арттыра

Павел Козенко тимердән бик матур итеп төрле әйберләр ясый, әйтерсең кәгазьгә рәсем төшерәмени.

Марина Зайцева
"Спас коммуналь челтәрләре" җәмгыятендә эшләүче егет Спас тармак технологияләре техникумында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренә дә өйрәнә. Өч айлык курсларда укыганда Павел, һөнәри белем бирү мастеры Ильбрус Нигманов сүзләренә караганда, үзен сәләтле укучы итеп күрсәткән, теорияне дә, практиканы да камил үзләштергән. Укуның беренче көннәреннән үк ул, эретеп ябыштыручылар теле белән әйткәндә, "тимерне тоярга өйрәнгән", ягъни эретеп ябыштыра торган тимерләрнең бер-берсенә туры килү-килмәвен, эретеп ябыштыру температурасын өйрәнгән, "җөйләрне" оста һәм тигез ясаган.
Осталыгын көннән-көн камилләштерә барып, Павел экспериментлар ясарга тотына. Ул эретеп ябыштыру эше белән техникумда гына түгел, өйдә дә шөгыльләнә. Осталыгын тагын да шомарту өчен төрле-төрле әйберләр - лилия чәчәге, мәче баласы, эт, кеше сыннары, автомобиль, Олимпия эмблемасы һәм башкаларны ясый. Тагын да матур килеп чыксын өчен бу әйберләрнең өстен дә буяп җибәрергә була. Аларны май аенда Түбән Камада үтәчәк күргәзмәгә җибәрергә җыеналар. Бу күргәзмәдә Павел Козенко остазы Ильбрус Нигманов белән бергә безнең район һәм үзләренең уку йорты исеменнән чыгыш ясарга уйлыйлар. Башка җирдән килгән эретеп ябыштыручылар белән көч сынашырга исәплиләр.
Павелга бу конкурста да, тормышында да бары тик уңышлар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев