Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Илле биш ел иңне-иңгә куеп...

Болгарда яшәүче, биш бала тәрбияләп үстергән Нина Филипповна белән Анатолий Иванович Шероновлар күптән түгел генә үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Ирина Телицына
Алар туып-үскән Порфировка авылында хәзер әти-әниләренең каберләре генә сакланган. Бу авыл кайчандыр Ульяновск ягына барган олы юлдан биш кенә километрда була. Башка авыллардагы кебек, Порфировка халкы да уңдырышлы җирдә иген иккән, терлек-туар асраган. Анатолий Иванович белән Нина Филипповна Бөек Ватан сугышы алдыннан туганнар, шуңа күрә аларга урта мәктәпне бетерергә насыйп булмый: Анатолий - өч, Нина җиде классны тәмамлый. Анатолий Иванович ул вакытларны әле дә зур дулкынлану белән искә ала, сугыш елларында авыл җирендә ир-атлар булмаганлыктан, үгез җигеп, ашлык ташу өчен аларны дәресләрдән дә җибәрә торган булганнар. Аннары ул машина йөртергә өйрәнә һәм гомерен шушы эшкә багышлый. Ә Нина Филипповна җиденче классны тәмамлагач, сыер савучы булып эшли башлый. Укырга теләге зур булса да, әнисенең аны беркая да җибәрәсе килми. Әтисе сугышка китеп хәбәрсез югала, әнисе бөтенләй ялгыз калудан да курыккандыр, күрәсең...
Армиядән кайткач, тиздән Анатолий белән Нина гаилә корып җибәрәләр. Башта ике уллары - Николай һәм Сергей дөньяга килә. Балаларны карарга каенанасы нык ярдәм итә, алар чирек гасыр бик тату яшиләр. Аннары кызлары Валентина, өч елдан соң - Альбина, төпчек бала булып Наталья дөньяга килә.
Зур гаиләдә эш-мәшәкатьләр дә күп була, Шероновлар күп итеп терлек туар асрыйлар - сыер, дуңгызлар, кош-корт тоталар. Үзләре әйткәнчә, башкалардан ким яшәмиләр. Гаиләләре дус, тату була. Балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр, алар укуда да сынатмыйлар.
Порфировка авылында ул вакытта башлангыч мәктәп кенә була, аннары балалар Өчкүлгә йөреп укыйлар. Дүшәмбедән алып, шимбә көнгә кадәр интернатта яшиләр. Мәктәпне тәмамлагач, аларның һәрберсе үзләре теләгән һөнәрне сайлый. Альбина, мәсәлән, бухгалтер һөнәре алып, хәзер Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында эшли. Педагогия училищесын тәмамлаган Наталья Тәтештә укыта. Ә Валентина Дзержинскида яшәүче туганнары янына китеп, кранчы һөнәрен ала һәм шунда ук яшәп тә кала. Уллары исә Болгарда төпләнә. Бераздан Анатолий Иванович белән Нина Филипповна да монда күченәләр. Алар туган авылларыннан иң соңгы кеше булып китәләр. Билгеле, гомере буе яшәгән йорт-җирне, туган җирне калдыру бик авыр була. Ул елларда күп авыллар юкка чыга. Порфировка шундый авылларның берсе. Шероновлар да туган авылларын оныта алмыйлар. Авыл халкының күбесе Болгарга күчә. Шуңа күрә алар даими очрашып торалар.
Шероновлар гаиләсенең иң зур шатлыгы - балалары, оныклары һәм оныкчыклары. Алар инде хәзер егерме кешегә җитә. Әти-әни йортында бөтен гаилә җыелгач, өй шау-гөр итеп тора! Әби-бабай хәзер аларның уңышларына шатланып яшиләр, ә балалары әти-әнисе йөзенә кызыллык китермичә яшәргә тырышалар.
Хәрәкәттә бәрәкәт дигәндәй, Анатолий Иванович һәм Нина Филипповна хәзер дә кул кушырып утырмыйлар. Сатып алган кечкенә йортка янкорма ясаганнар, быел газ үткәргәннәр. Тавыклар асрыйлар, бакчада бәрәңгесен, кишерен, суганын үзләренә җитәрлек итеп үстерәләр.
Нина Филипповна аш-суларны, камыр ризыкларын бик тәмле пешерә. Бу кунакчыл йорттан кеше өзелеп тормый. Туган-тумачаларны, күршеләрне һәрвакыт якты йөз белән каршылыйлар. Урам бәйрәмнәрен бергәләшеп күңелле итеп билгеләп үтәләр.
Ә илле биш ел иңгә-иң куеп яшәгән Нина Филипповна белән Анатолий Иванович башкаларга тугрылык үрнәге булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев