Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Гомерлеккә сайлаган эше

27 майда китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәмнәренә әверелгән Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.

Бер караганда, телевидение, Интернет тормышыбызга торган саен ныграк үтеп кереп, китап укуга аз вакыт калдырган кебек тоелса да, китап белем чишмәсе, акыл бирүче, зирәклеккә, яхшылыкка өйрәтүче булып кала. Шуңа күрә китапханәче шушы байлык чыганагында торучы, аның кыйммәтен һәр кешегә җиткерүче.

Светлана Мынова үзен шушы һөнәргә багышлаган кеше. Ул кечкенәдән китап укырга ярата һәм китапханәгә еш йөри. Гомер буе китапханәдә эшләгән Анастасия Павловна Игнатьева кызның китап яратуын күреп, аңа китапханәче һөнәрен алырга киңәш бирә. Светлана Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга керә.

Аннан соң инде күп еллар үткән. Өч дистә ел дәвамында ул үзәк китапханәдә халыкка хезмәт күрсәтә. Үз эшен яратып, күңел биреп башкара. Шуңа күрә хезмәттәшләре арасында да, китап укучылар арасында да абруе зур. Ачык йөзле, сабыр һәм игътибарлы Светлана Ильинична килгән һәр кешегә үзенең киңәшләрен бирә, кемнең нинди әдәбият яратканын ул яхшы белә һәм шуңа күрә китап сайларга үзе дә булыша.

Әлбәттә, аның эше китаплар бирү белән генә чикләнми. Ул күп еллардан бирле өлкән класс укучылары белән элемтәләрне ныгыту буенча яшьләр өчен "Ориентир" клубы утырышларын оештыра һәм алып бара. Хәзерге вакытта ул кадет мәктәбе укучылары белән эшли. Аның инициативасы белән укучылар өчен төрле тармак белгечләре белән кызыклы очрашулар үткәрелә.

Ул шулай ук китапханәдә үткәрелә торган барлык чараларда, семинарларда актив катнаша, күргәзмәләр, төрле әдәби күзәтүләр оештыра. Бирегә килгән кешеләрне китап күргәзмәсе генә түгел, "Укучыларның алтын куллары" дигән күргәзмәләр дә нык кызыксындыра, чөнки монда төрле алымнар белән чигү, бәйләү үрнәкләре күрсәтелә. Чыннан да, кайбер кешеләрнең осталыкларына таң каласың. Әлбәттә, китапханәче даими укырга, яңа әдәбият белән танышып барырга тиеш. Хәзер Светлана Ильинична классик әдәбиятны кабат укый башлаган, чөнки мондый китаплар кешене рухи яктан тагын да баета.

Инде күп еллар бер урында эшләүгә карамастан, Светлана Ильинична гомергә сайлаган эшен әле дә теләп, яратып башкара. Ул моны үзе ничек аңлата икән?

- Мин көннәр буе китап дөньясында яшим, - ди ул, - китап укучылар белән аралашам, яшьме ул, картмы - мин аларның һәрберсе белән аралашудан ямь табам...

Ул үзенең хезмәттәше Гөлшат Нурислам кызы Байкузиева белән китап яратучыларга аеруча олы хөрмәт белән карый. Чыннан да, мондый кешеләр рухи яктан башкаларга караганда баерак булалар, алар белән аралашу үзе бер кызыклы дөнья булуын яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев