1941 елның 9 ноябрендә махсус задание үтәгәндә Кузнечиха янында һәлак булган очучыларның туганнарын табу мөмкинме? Әйе, табып була икән. Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган каһарманнарның язмышына битараф булмаган кешеләр тотынгач, иң кыен эшне дә башкарып чыгып була.
Нинель Садриева,
БГИАМЗның өлкән фәнни хезмәткәре.
Сугышның беренче елында авылыбыздан ерак түгел булган фаҗига турында район газетасында берничә тапкыр язылды. Самарадан Казанга көчле буран вакытында очкан самолет һәлакәткә эләгә. Батыр очучылар җирләнгән каберне без һәрвакыт карап тордык. 1978 елда КАИның төзелеш отряды студентлары аңа кабер ташы куйдылар, ә узган ел, Россия Һава флотына 100 ел тулу уңаеннан, хәрби комиссар Илһам Мидхәтов тырышлыгы белән һәйкәл куелды. Һәйкәлдә"ПС-40 экипажына, очучылар Сергей Муравьевка һәм бортмеханик Константин Пряничниковка мәңгелек дан" дигән сүзләр чокып язылган. Миңа очучыларның туганнары, гаиләсе бардыр, дигән уй тынгы бирмәде һәм белешү өчен эзтабарларга мөрәҗәгать итәргә булдым.
Быел гыйнвар аенда миңа Санкт-Петербург шәһәреннән Илья Прокофьев чылтыратты һәм Сергей Муравьевның гаиләсе табылуы турында хәбәр итте. Аны Керчьтән Наталья Круглова эзләп тапкан. Эзтабарлык эшендә ирешкән уңышлары өчен аңа узган ел хәтта бүләк тә тапшырганнар. Муравьевларның гаиләсен эзләгәндә, Наталья Юрьевна һәм аның ярдәмчеләренә бик зур эш башкарып чыгарга туры килгән.
...Сергей Муравьевның фотоларын карыйм. Һәлак булганда аңа бары 33 яшь булган. Ә улы Генага 5 яшь кенә тулып өлгергән (хәзер аңа 77 яшь). Менә самолет һәлак булган урын һәм очучылар күмелгән кабер фоторәсемнәре. Гаиләдә аларны озак еллар иң кадерле ядкарь итеп саклаганнар! Димәк, Сергей Муравьев исемен алар кадерләп саклыйлар, дигән сүз. Геннадий Сергеевич та телефоннан сөйләшүнең беренче минутларында ук нык дулкынлану хисе белән әтисенең каберен карап торган, һәйкәл куйган, туганнарын эзләп тапкан бар кешегә дә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Соңрак аның тормыш иптәше Надежда Николаевна, кызлары Ирина белән аралаштык. Сугыш башлангач, Сергей Муравьевның махсус заданиеләр башкару өчен Казан авиация заводына җибәрелүе билгеле булды. Аның белән бергә тормыш иптәше Нина Сергеевна һәм улы Гена да бара. Казанда яшәгән чорның кайбер мизгелләре Геннадий Сергеевичның хәтерендә әле дә саклана. 1943 елда гаилә Мәскәүгә әйләнеп кайта. Әнисе әтисе истәлегенә тугры калып, бүтән кияүгә чыкмый.
Геннадий мәктәптә яхшы укый. Аны тәмамлагач, заводта эшли, армиядә хезмәт итә, радиотехника техникумында белем ала, аннары вакуум технологияләре фәнни-тикшерү институтында хезмәт куя, озак еллар буе учреждениеләрнең берсендә автоматика хезмәте җитәкчесе вазифасын башкара. 2003 елда лаеклы ялга чыга.
Гаиләдә Сергейның әйберләре, документлары, фотолары сакланган. Фатирларында әле дә фаҗигагә эләккән самолеттан табылган сәгать эшләп тора. Әтисе биргән акыллы киңәшләр, җылы сүзләрне Геннадий Сергеевич әле дә онытмый. Ул гомере буе һәлак булган әтисе истәлегенә тап төшермәскә тырышкан...
"ПС-40" экипажының һәлакәтен тикшерү эшендә шактый яңалыклар ачыкланса да, нокта куярга әле иртәрәк. Экипажның бортмеханигы - Константин Пряничниковның туганнары әле дә табылмаган.
Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерләрен корбан иткән каһарманнарга мәңгелек дан!
Рәсемдә: Сергей Муравьев (гаилә альбомыннан алынды).
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев