Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Спорт

Безгә иң көчле көрәшчеләр килә

Шимбә көнне, 28 февральдә, «Олимп» универсаль спорт залында самбо буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге үтәчәк. Үз авырлык категорияләрендә республиканың 400дән артык яшь спортчысы көч сынашачак. Турнир кысаларында Республика X укучылар спартакиадасы ярышлары да була. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәр-районнарыннан килгән 1999-2000 елда туган...

Шимбә көнне, 28 февральдә, «Олимп» универсаль спорт залында самбо буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге үтәчәк.
Үз авырлык категорияләрендә республиканың 400дән артык яшь спортчысы көч сынашачак. Турнир кысаларында Республика X укучылар спартакиадасы ярышлары да була.
Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәр-районнарыннан килгән 1999-2000 елда туган егет-кызлар арасында көрәш сәгать 10да башлана. Безнең команда тренеры Владимир Борюшкин сүзләренә караганда, спортның бу төрен яратучыларны мавыктыргыч тамаша көтә. Узган ел шулай ук бездә самбо буенча Республика беренчелеге үткәрелде һәм ул спорт сөючеләрдә онытылмас тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев